16+

Исем алыштырып язмышны үзгәртеп буламы?

15 июля 2025, 14:05
4344
0
0
Уку өчен 6 минут

Балага исем кушу йоласы мөһим вакыйгаларның берсе! Әби-бабаларыбыз әле туган нарасыйга исемне мөмкин кадәр тизрәк кушарга тырышкан.

Исем алыштырып язмышны үзгәртеп буламы?

Балага исем кушу йоласы мөһим вакыйгаларның берсе! Әби-бабаларыбыз әле туган нарасыйга исемне мөмкин кадәр тизрәк кушарга тырышкан.

Тоткарлансалар, бу эшне шайтан башкарыр дип курыккан алар. Бу исә сабыйның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә бала тууга, кендек әбисе мулла исем кушканчыга кадәр, аңа вакытлача исем, ягъни “кендек аты” бирә торган була. Сүз уңаеннан, исем сайлаганда аның нинди телдән кергәненә, мәгънәсенә игътибар бирелергә тиеш. Без – татарлар моңа аеруча җаваплы карыйбыз, шулаймы?!

Америка ата-аналарына, мөгаен, балаларның исемнәрен сайлауда иң зур ирек бирелгәндер. Аларда теләсә нинди сүз исем була ала. Шулай ук кушма штатларда бүген балаларга унисекс-исемнәр бирү трендта. Германиядә исә, киресенчә, закон нигезендә сайлаган исем баланың җенесен чагылдырырга тиеш. Моннан тыш, исем сыйфатында фамилия, шулай ук продуктларның яки нинди дә булса объектларның исемнәрен куллану катгый тыела.

Япониядәге ата-аналар балага исем сайлауга бик җаваплы карый. Бу алар өчен җитди һәм катлаулы процесс, чөнки әлеге халыкта һәр исем күп факторларны чагылдыра. Бала дөньяга килгән ел фасылы, исемнең мәгънәсе, аның яңгырашы, язылышы (иероглифлар ничек языла, бер-берсе белән һәм фамилия иероглифлары белән ничек яраша), хәтта йолдызнамә исәпкә алына.

Дөрестән дә исем кеше тормышына зур йогынты ясыймы? Исемне алыштырып, язмышны үзгәртеп буламы? Без төрле сәбәпләр аркасында исемнәрен алыштырган кешеләр, психолог һәм хәзрәт белән әңгәмә кордык. Беренче эш итеп, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиевның фикерен җиткерик.

– Рәдиф хәзрәт, нинди исемнәр кушудан сакланырга киңәш итәсез?

– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәгънәсез, аңлаешсыз исемнәрдән ерак торырга чакырды. Балага исем кушканда игътибарлырак булырга, сайлаган исемнең нәрсә аңлатканын алдан карап куярга киңәш итәм. Әтисенең беренче ике хәрефен яки әнисенең соңгы өч хәрефен берләштереп, исем итеп кушучылар яки төрле тарихи вакыйгалардан чыгып исем бирүчеләр дә очрый. Болай эшләргә ярамый, чөнки исем баланың холкына, яшәешенә тәэсир итә. Кешеләрнең бер-берсенә исемнәре белән дәшүе – ул дога, дип искәртә Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә. Шуңа күрә тагын бер кат әйтәм, нарасыйга исемнең мәгънәлесен сайларга кирәк!

– Бер танышым муллага барып яңадан исем куштыруын әйтте, чөнки ниндидер сәбәпләр аркасында кечкенә вакытында исемне абыстай биргән була. Димәк, исемне бары тик ир-ат кына кушарга тиеш?

– Муллага барып исем куштыру фарыз гамәл булып санала. Ата-ана мәҗбүри рәвештә балаларына аһәңле, мәгънәле исем бирергә тиеш, бу аларның төп бурычларының берсе! Әгәр кайчан да булса бу эш башкарылмаган икән, әлбәттә, вакыт узганнан соң кеше исемне мәчеткә барып куштыра ала. Искәртеп узарга кирәк, исемне исә бары тик ир-ат кына бирә ала.

– Исем үзгәртүгә сез нинди карашта?

– Әти-әни кайчандыр үзләре дә белмичә мәгънәсез исем кушкан икән, бу вакытта исемне үзгәртү мөмкин, монда бернинди куркыныч та юк. Исемне төрле кеше төрле сәбәпләр аркасында алыштыра. Хәтта үзен һәм тормыш рәвешен үзгәртүгә караганда, исем үзгәртүне кулайрак санаганнар да бар. Әгәр ата-ана биргән исем мәгънәле, аңлаешлы икән, монда бернинди проблема юк, фәкать проблема кешенең тормыш рәвешендә. Ул Аллаһ кушканнарны үтәмичә яшәп, шул сәбәпле төрле мәшәкатьләргә очрап, җиңел генә исем алыштыру ягын карый. Исем чынлап та алышына икән, бу кануннар тарафыннан да рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Шулай ук туганнары-дуслары да аңа шушы яңа исем белән эндәшергә мәҗбүр!

Хәзер исә бу темага психологик яктан карыйк, җәмәгать, һәм сорауларыбызга җавапны беренче татар коучы, танылган психолог Илүзә Әминова белән табарга тырышыйк!

– Исем кешегә ничек тәэсир итә? Тормышыбыздагы вакыйгалар исем белән бәйле була аламы?

– Исемгә без шулкадәр кыйммәт бирәбез ки, гарчә бу алай артык мөһим булмаса да. Кеше табигате белән шулай яратылган, ул һәрнәрсәгә аңлатма бирергә ярата, шул рәвешле үз-үзен тынычландыра. Без исемнәргә дә зур мәгънә бирә башладык. Мәсәлән, Нияз – бүләк, Зәлия матур кыз дигәнне аңлата дибез. Шушы мәгълүматны исемнәребезгә бәйләп, гел кабатлап торганга күрә, берникадәр рәвештә кешенең холкын формалаштырабыз! Әгәр исемгә бәйсез рәвештә “Син минем батыр улым. Син барысын да булдырасың”, – дип кабатлап торсак, бала үзеннән-үзе шундый сыйфатларга ия була башлый.

Йөз ел буе галимнәр бер төрле исем йөрткән кешеләрне күзәткән һәм төрле нәтиҗәләр чыгарган. Әйтик, яңгырашы ягыннан исем кешегә чынлап та тәэсире ясый. Мисал өчен, йомшак (Илүзә, Зәлия һ.б) һәм каты яңгырашлы исемнәр бар (Алсу, Тимур һ.б). Нәкъ менә шушы исемнәрнең яңгырашы чыннан да характерны формалаштырырга сәләтле. Кеше үзенә йомшак эндәшүне сизгән саен аның холкы йомшак булып, ә каты авазлы исемнәрен ишетеп үскән балаларның характерлары катырак булып формалаша.

– Исем алыштыруга ничек карыйсыз? Шәхси сыйфатлар, үзенчәлекләр исем белән бергә үзгәрә аламы?

– Гомер буе үз исемен яратмаган бала йомык, үз-үзенә бикләнгән, басынкы булып үсә. Исемен алыштыра икән, әлбәттә, ул эчке халәте белән үсеп китәчәк, үзбәясе шулай ук күтәреләчәк. Биредә кеше исемгә бәйле рәвештә түгел, ә исемгә мөнәсәбәте аркасында үзгәрә!

Әлеге тема якын булган, исемнәрен алыштырган кешеләр белән шулай ук аерым әңгәмә кордык, дуслар! Ни өчен бу адымга баруларын һәм исем алыштырганнан соң тормышлары үзгәргәнме-юкмы икәнен ачыкладык.

Шәкүр, рэпер:

- Тормыш яхшы гына китереп кыскач, 2013 елда исемемне алыштырырга булдым. Аны мулла кушты. Бу бөтен дөньяга киң таралган практика, мин бу хакта ишетеп белә идем. Якыннарыма килгәндә, берсе дә каршылык күрсәтмәде. Тумыштан мин – Алмаз, икенче исемем Әмирхан. Паспортта бер ни дә үзгәртмәдем. Минемчә, кеше тормышында исем бик мөһим нәрсә. Тик язмышны исем алыштырып кына үзгәртеп булмыйдыр, мөгәен, кешенең үзеннән дә шактый нәрсә тора. Минем очракта нидер чыннан да үзгәрде, бу факт.  

Иркә, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты:

– 13 еллар элек әти-әнием Казанга килгәч, бергәләп мәчеткә барып Иркә исемен куштырып кайттык. Аңа кадәр җидел ел дәвамында бу минем тәхәллүсем иде. Дингә якын булган кешеләр “Исемеңне мулладан куштырырга кирәк”, – дигәч, бу адымга шатланып бардым, чөнки мин тугач та әтием Иркә дип куштырасы килгән, тик әбиләрнең әйтеп калдыруы буенча Айгөл дип исем биргәннәр. Беләсезме, миндә ике кеше яши: өйдә мин бизәнмәгән, ясанмаган, уңайлы киемнәр кигән, көндәлек эшләр белән мәшгуль, балаларның чәчләрен үреп утыручы әни кеше – Айгөл, ә Иркә ул – сәхнә кешесе. Өйгә кергәндә Иркәне калдырып керәм, гаиләдә тыныч холыклы Айгөл кирәк (көлә). Кеше исем алыштыргач кына түгел, ниндидер вакыйгалар, сынаулар аша узгач үзгәрә дип саныйм.

Аноним, исеме редакция өчен генә:

– “Исем алыштырырга кирәк” дигән фикер болай гына тумады. Барысына да озак вакыт авырулар, аңлаешсыз хәлсезлек, озак елларга сузылган киста, аннан операция, эштәге күңелсез вакыйгалар, акча юклык этәрде... Бу проблемаларны исемнең килешмәвеннән күрдем. Алыштырдым, мулла яңа исем кушты, әмма ахырдан гаеп исемдә түгел, бозымда булганлыгы ачыкланды. Атна буена сузылган бертуктаусыз кан югалтулардан соң бозымны чыгаруга керештек. Татарстанда нинди өшкерүче әби-бабайлар бар барысына да йөреп чыктык. “Эш исемнән тормый, бозым ясарга курыкмаган ятсыз, динсез кешеләрдән тора”, – дип аңлатты бер мулла. Исем килешмәү дигән әйбер бәлки дөрестер дә, төгәл әйтә алмыйм, әмма минем танышларым арасында исемен үзгәртеп исән калучылар бар.

Аноним, исеме редакция өчен генә:

– Аерылганнан соң ирем 20 яшькә олырак хатынга өйләнде. Мин алиментка да бирмәдем, милек бүлешеп тә йөрмәдем, тизрәк бу кешедән читтә булу иде теләгем. Берзаман моның хатыны “Мин сине сихерлим. Битеңә кислота сибәм, үтермичә туктамыйм” ише сүзләр белән безгә янарга тотынды, хәтта балага да яза иде. Бу вакыйгаларны таныш хәзрәтемә елый-елый сөйләгәч, гарәпләрдә мондый хәлләрдән качу өчен балаларга туганнан соң берничә яшерен исем бирүләре турында сөйләде һәм яңа исем кушарга тәкъдим итте. Исемемне үзгәртәсем килмәсә дә, яңаны сайладым. Исем язмышка нинди дә булса йогынты ясый дип саныйм, исемдәге һәрбер хәреф аерым көчкә дә ия бит әле ул... Яңа исем миңа бер дә килешмәде, тормышымда моңарчы җиңел бирелә торган нәрсәләр катлауланды, үзем исә басылдым. Ике ел бу исем белән йөрдем, моны бары тик якын кешеләрем генә белде. Күңелем түзмәде, берничә хәзрәттән кире үз исемемә кайтуны сорадым, тик алар берсе дә бу җаваплылыкны үз өсләрендә алмады, мәгънәлесен бозып, интернациональ исемне кушмаячакларын белдерделәр. Чарасызлыктан, бөтен йолаларны барлап, тиешле догаларын өйрәнеп улым миңа үз исемемне кире кушты. Менә шул мизгелдә минем йөземә янә ямь керде!


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading