16+

Миңнеханов Казан үзәгендәге төзекләндерү эшләре белән танышты

03 июня 2025, 18:13
451
0
0
Уку өчен 5 минут

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектны карады.

Миңнеханов Казан үзәгендәге төзекләндерү эшләре белән танышты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектны карады.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина һәм башкалар озата йөрде.

Беренче объект Бауман урамындагы җир асты галереясы булды. Җир асты галереясының «Кремль» метро станциясеннән алып Чернышевский урамы белән киселешенә кадәрге участогы шәхси инвесторларныкы. Рөстәм Миңнеханов өчен тәкъдир итү оештырылды, анда җир асты галереясын куллануның, Казанда аналоглары булмаган туристлар һәм шәһәр кешеләре өчен кызыклы продукт буларак, ике варианты күрсәтелде. Әйтик, инфраструктура һәм коммуникацияләрне исәпкә алып, җир асты киңлеге биредә Идел елгасына багышланган экспозиция-белем бирү комплексын булдыру өчен («Волгонариум» проекты) яки Казан җир асты урыннарына, аларның тарихына һәм легендаларына багышланган иммерсив киңлек булдыру өчен («Җир асты легендалары» проекты) файдаланылырга мөмкин. Концепцияләрне «Группа 3 План» компаниясе эшләгән.

Ике проект та транспорт белән барып җитү мөмкинлегенә, янәшә урнашкан күңел ачу объектларына исәпләнгән, шулай ук Татарстан башкаласына елына 4 миллионга якын кеше килүе дә исәпкә алына.

Рөстәм Миңнехановка куллануның ике вариантын чагылдырган фильмны күрсәттеләр, объектта булган коммуникацияләр турында сөйләделәр.

Татарстан Рәисе объектның тавышны изоляцияләү буенча, вентиляция белән ничек җиһазландырылачагы, шулай ук кешеләр күпләп йөри торган урын оештырылса, иминлекне тәэмин итү чараларының үтәлеше белән кызыксынды. Тулаем алганда ул проектларны уңай бәяләде. «Бу Казанның үзәге, биредә туристлар һәм ял итүчеләр күп, бу урынга ихтыяҗ булачак", - диде ул. Шул ук вакытта иң элек барлык җаваплы хезмәтләрнең килешенүен һәм хуплавын алырга кирәклеген ачыклады.

Җир асты галереясенең төп өстенлеге - уникальлеге һәм шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашуы. Җитешсезлекләр арасында - төзелеш вакытында объект инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин ителмәгән.

Аннан соң төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты - Бауман урамындагы 32-34 нче йортта урнашкан «Щетинкин йорты»н карадылар. Объектта аварияләргә каршы эшләр алып барыла. Рөстәм Миңнехановка комплексны реставрацияләү проекты, ишегалдында яңа күләм, төзекләндерү концепциясе, сквер булдыру турында сөйләделәр. ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова проектның шәһәр төзелеше советында һәм тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиядә килештерү процедурасын узарга тиешлеген искәртте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Казан Башкарма комитеты милкендә булган Бауман урамы астындагы җир асты галереясының икенче өлешен карады. Бу киңлекне оештыру яңа идеяләр һәм проектлар таләп итә, диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу мәсьәлә буенча тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында фикер алышырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов Бауман урамы буйлап ңәяләп йөрде һәм урамның тышкы күренешен һәм йортларның фасадларын бәяләде. Ул, аерым алганда, төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булган «Матбугат йорты» бинасы фасадының тышкы кыяфәтен ничек яңартырга икәнен уйларга кушты (1930 нчы елларда конструктивизм стилендә төзелгән). Хәзер бинада кунакханә урнашкан. Бауман урамына караган фасады бина өчен традицион булган соры төскә буялган.

Аннан соң Островский урамындагы Казан дәүләт яшь тамашачы театры бинасына бардылар. Хәзер театрда реставрация һәм ремонт эшләре бара. Бу шәһәрдәге иң борынгы театрларның берсе. Казан ЯТТы биналары комплексын норматив хәлгә китерү проекты кысаларында эшләрне этаплап башкару каралган. Рөстәм Миңнеханов төп бина эчендәге эшләрнең барышын бәяләде, тамаша залын һәм башка бүлмәләрне, шул исәптән баскычларны карады. ЯТТ директоры Айгөл Горнышева аңлатмалар бирде. Реконструкция 2024 елда башланырга тиеш иде, әмма эшләр 2025 елның язында гына башланган.

ЯТТ биналары комплексына төрле чордагы корылмалар комплексы керә. ЯТТның төп бинасыннан тыш, эчке ишегалдында корылмалар бар. Алар шулай ук ремонтланачак.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, бу объектта эшләр күп. Рөстәм Миңнеханов темпларны киметмәскә һәм объектны билгеләнгән вакытта төгәлләргә кушты.

Аннары Татарстан Республикасы Рәисе кортежы Кабан күле яр буена юнәлде, анда Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы янындагы (Һади Такташ ур.) яңа җәмәгать мәйданы – балалар өчен уен мәйданчыгы төзекләндерелгән.

Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасын төзү янәшәдәге киңлекләрне үзгәртүдә катализатор ролен уйный. Театр тирәсендәге территория белән параллель рәвештә тирә-юньне тәртипкә китергәннәр. Һади Такташ һәм Туфан Миңнуллин урамнарыннан күл ягына таба яңа тротуарлар ясалган, «Безнең ишегалды» программасы буенча тирә-яктагы 24 йортның ишегалды яңартылган.

Балалар уен мәйданчыгына килгәндә исә, эшләр 2023 елның көзендә башланган, мәйданчык рәсми рәвештә 2025 елның 1 июнендә, җәйнең беренче көнендә һәм Халыкара балаларны яклау көнендә ачылган.

4200 кв м мәйданлы мәйдан зоналаштырылган һәм төрле яшьтәге балалар өчен 8 уен зонасыннан тора (3 яшькә кадәрге балалар өчен зона, фонтанлы су зонасы, төрле биеклектәге калкулыкларда һәм күперләрдә актив уеннар өчен зона һ. б.).

Рөстәм Миңнеханов киңлекне карап чыкты һәм китми калган агачларны утырту мәсьәләсе турында уйларга кушты («Театр бакчасы» территориясе).

Татарстан Рәисе бүген ахырда "Казан зооботаника бакчасы"нда (Һади Такташ урамындагы иске зооботаника бакчасы) булды. Бу территория төзекләндерүне таләп итә, аның эчендә авария хәлендә булган төбәк әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары урнашкан. Моннан тыш, зоопаркка килүчеләр Казан зооботаника бакчасының иске өлеше һәм «Замбези елгасы» проекты (зоопаркның 2019 елда ачылган яңа өлеше) арасында йөрү мөмкинлеге булдыруны сорыйлар.

2017 елда реконструкция концепциясе эшләнгән. 2023 елда төбәк әһәмиятендәге авария хәлендәге ике мәдәни мирас объекты - оранжерея (1806 ел) һәм Фукс йорты (1917 елга кадәр) буенча проект карары әзерләнгән. Объектлар авария хәлендә дип табылган.

Рөстәм Миңнеханов иске зоопаркның бөтен территориясен, шул исәптән бүгенге көндә файдаланылмый торган мәйданчыкларны карап чыкты. Ул "ТР шәһәрләрен үстерү институты" фондына, "Татинвестгражданпроект" ДУП белән берлектә, мондый объектларны файдалану һәм реставрацияләүнең дөньякүләм һәм Россиядә алдынгы тәҗрибәсен өйрәнергә һәм зооботаника бакчасы ихтыяҗларын һәм, инде булган концепцияне исәпкә алып, тарихи территория концепциясен эшләргә, ә аннары территорияне этаплап үстерә башларга кушты.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading