16+

Фатир бәяләре арзанаермы?

08 июня 2025, 10:13
361
0
0
Уку өчен 3 минут

Ташламалы ипотека программасын киңәйтү торак базарына уңай йогынты ясаячак.

Фатир бәяләре арзанаермы?

Ташламалы ипотека программасын киңәйтү торак базарына уңай йогынты ясаячак.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен киңәйтү идеясен хуплады. Россия Хөкүмәте һәм Дәүләт Советының Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Тормыш өчен инфраструктура» комиссиясе бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәрен 15 июньгә җиткерергә тиеш.

“Гаделрәк булыр иде”
Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, ташламалы ипотека программасын киңәйтү застройщиклар өчен дә, балалы гаиләләр өчен дә отышлы булачак. 
– Әмма төзелешләр барган шәһәрләрдә генә, чөнки ташламалы ипотека яңа төзелә торган йортлар өчен генә. Зур булмаган шәһәрдә яшәүче һәм 14 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә ташламалы ипотеканы икенчел торак өчен дә бирсәләр, бу социаль яктан гаделлек булыр иде, – ди ул. 

“Торак базарына сизелерлек йогынты ясамаячак”
Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев шундый фикердә.
– Әлбәттә, ташламалы ипотека программасын киңәйтү балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту мөмкинлеген арттырачак. Торак базарына да уңай йогынты ясаячак, сату-алу килешүләре саны күбәячәк. Тик күп түгел, бер 10-15 процентка. Ни өчен дигәндә, беренче торакка бәяләр бездә югары. Ипотека ставкасы түбән булса да, квадрат метр бәяләре шактый кыйммәт. Шуңа өстәп, беренчел торакка сатып алуга кереп урнашып булмый. Аны яшәрлек иткәнче, тагын акча кирәк. Программаның йогынтысы зур булсын өчен, икенчел торак базарына да ярдәм чаралары да күрелергә тиеш, – ди ул.  

Бәяләренә килгәндә, белгеч әйтүенчә, фатир хаклары бер урында тора. Икенчел торакның квадрат метры беренчел торак белән чагыштырганда 30-40 мең сумга арзанрак. Беренчел торакта квадрат метр бәясе: 220-250 мең сум, икенчел торакта 180-200 мең сум. 

6 миллион аз
"Яшәү өчен инфраструктура үсеше турында" президиум утырышында Татарстан Рәисе федерация субъектларында гаилә ипотекасы лимитын квадрат метрның уртача бәясеннән һәм гаилә әгъзалары саныннан чыгып дифференциацияләргә дә чакырган иде. Хәзер ул 6 миллион сум күләмендә чикләнгән, ә башкала төбәкләрендә – 12 миллион сум. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, гаилә ипотекасының чик күләме 6 миллион сум тәшкил итә, бу ике бүлмәле фатирдагы торак бәясенең яртысын гына каплый. Торакның калган өлешен түләү өчен, гаиләнең кереме аена 320 мең сумнан да ким булмаска тиеш, бу Татарстан буенча уртача хезмәт хакыннан биш тапкырга күбрәк, дип белдерде ул.

Андрей Савельев та безнең Казан өчен 6 миллион сум аз дип саный. “Дүрт кешедән торган гаилә өч бүлмәле фатир ала дип уйласак, аның бәясе 15-20 миллион сум тора. Алар өчен лимит кимендә 10 миллион булырга тиеш дип саныйм мин. Ә менә Алабуга кебек кечкенә шәһәрләр өчен 6 миллион сум да җитә” ди белгеч. 

Гамәлдәге хәрбиләр һәм ветераннар өчен еллык 2 процентлы ташламалы ипотека әзерлиләр. Шул ук вакытта беренче кертемнең минималь күләме 20 процент булачак. Мондый мөһим программа Россия Президенты йөкләмәсе буенча эшләнгән. 

Әлеге ташламалы ипотека махсус операциядә катнашучылар һәм аларның ирләре куллана ала. Ә менә хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта ипотека алу хокукы әти-әниләргә яки балигъ булган балаларга тапшырылачак, тик бу хатыны булмаган очракта гына. Шулай ук заемщикның торак сатып алачак төбәктә рәсми рәвештә теркәлгән булу шарт.

Программа илне яклаучыларның гаиләләренә ярдәм итәр һәм ел саен төзелеш өлкәсенә 1 триллион сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәр дип планлаштырыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading