Максатым – татарның матурлык яратучы һәм аны тудырырга сәләтле икәнен бар дөньяга күрсәтү
Мине белүчеләр алдарга ирек бирмәс: милли киемнәрдән йөрергә яратам мин. Моны очрашуларда балалар да белә инде хәзер “Калфаклы Йолдыз апа” дип шигырьләр язалар. Чигүле калфакларның шактыен бүләк итеп тә бирделәр. Милли бизәкле күлмәк-казакиларны үзем алдым, читегем дә бар. Узган ел республика бәйрәме көнендә туфлиен да алдым.
“Матур итеп киенеп йөрегез, күңелегез сөенерлек булсын!” – дия иде әбием, әнигә дә, миңа да акыл биреп. Милли киемнәр кигәндә үзең генә сөенеп калмыйсың, тирә-юньдәгеләрне дә сокландырып сөендерәсең бит ул. Хәер, максатым да шул инде – милләтебезнең – татарның матурлык яратучы һәм аны тудырырга да сәләтле икәнен бар дөньяга күрсәтү. Һәм еш кына мин моңа ирешәм дә.
Бер елны Түбән Новгородка Россия халыклары әдәбияты фестиваленә бардым. Бик күп төбәкләрдән, күп телле каләмдәшләребезне җыйган зур чара булган иде ул. Андый бәйрәмнәргә, билгеле инде, читегемне дә киеп бардым. Күрәм, алдыма оператор сузылып яткан. Ни эшли дисәм, читегемне төшерә икән! Ә икенче юлы калфагыма Калининградтан килгән ханымның күзе төште. Фотога төшәргә рөхсәт тә сорады әле.
Яшь вактытта гына ул әйберне тузмасын, искермәсен дип саклап киясең. Ә инде олыгая барганда:”Үзем рәхәтен күрим!” – дисең. Чигүле читекне көн дә киеп булмый, ә менә туфлиема рәхәтләндем: аякка җайлы да, матур да. Ә безнең яшьтә нәкъ шундый кирәк бит инде.
Шул чигүле туфлиларымны киеп метро баскычыннан төшеп эшкә бара идем, артымнан берәү сөйләнеп килә. Аннары түзмәде, миңа эндәште.
– Туфлиларыгыз бигрәк матур, кайдан алган идегез? Аякка ничек, җайлымы? – дип сорауларын бирде.
Берәү булса, болай юлда танышкан кешегә бер сүз дәшмичә, адымын кызулатыр иде. Ә минем холкым да, һөнәрем дә андый түгел, аралашырга бик яратам. Сөйләшеп киттек. Аннары юлыбыз да бер якка булып чыкты. Метро вагонында янәшә утырып, Җиңү Проспектыннан Кәҗә бистәсенә кадәр килдек. Танышырга да, тәмләп сөйләшергә дә вакыт җитәрлек булды. Алла исемле бу мөслимә ханым Үзбәкстанда туган булган. Татар кызы булса да, исемен әтисе шул заманчалатып урысчалатып куйган. Анда шактый торган Алла, кияүгә чыгып, балалар тапкан. Ире үлеп, ялгыз калгач, Казанга кайту турында уйлый башлаган. Төгәлрәге, башта улы укырга киткән Казанга. Әйе, данлыклы башкала, анда балаларга югары уку йортлары да күп, һөнәреңнең яратканын сайларга була. Шулай итеп, озак уйлап тормыйча, кызын алып тәвәкәлли Алла ханым. Билгеле монда кочак җәеп каршы алучы булмый аларны. Ләкин һәр иртәсен намазда башлаган бәндәсен Аллаһы Тәгалә үзе ташламый, юлларын гел ачып тора. Ул арада олы уллары мәхәббәтен табып, өйләнеп, гаиләле дә булып куя. Бер-бер артлы ике кыз алып кайтып, Алланы бәхетле дәү әни итәләр яшьләр. Бүген алар бер гаилә булып, бергәләп бер түбә астында дус-тату яшәп яталар.
Бусагадан атлагач та иң беренче чисталык күзгә ташлана. Дүрт хатын-кыз яшәгәч, башкача була да алмыйдыр шул. Ә өч оныгы (анысы кызыныкы) Америкада. Менә аларны да, кызы белән киявен дә бик сагынган икән Алла ханым, тиздән барырга җыена икән.
– Анда татарлар бик дус һәм күңелле яшиләр. Бергәләп сабан туйлары уздыралар. Хәтта Канададан да киләләр, – дип сөйләп китте. Аралаша торгач, уртак танышларыбыз да табылды. Балтач кызы Алимә гаиләсе турында “Шәһри Казан”да язма да әзерләгән идем. “Сәләт” лагеренда очрашкан идек үзләре белән. Менә шул гаилә оештырып үткәрә икән мондый милли бәйрәмнәрне һәм “Сәләт” не дә. Анда Алла ханымның кызы да, оныклары да актив катнаша икән. Алар анда милли киемнәр киеп, бик матур йөриләр, милли ризыкларыбыз белән сыйланалар, ди.
Менә шуңа минем чигүле туфлиема күзе төшкән инде Алла ханымның. Кызына да Казан күчтәнәчен кадерле бүләк итеп алып барырга уйлаган. Хәер, калфак-күлмәкләрен алып барган инде, бик яратып кия ди.
Америка хакында мин тыныч кына тыңлый алмыйм. Анда башта Нью- Йоркта, соңрак Вашингтон калаларында минем Алла биргән тәрҗемәчем, дөньяның бер игелекле һәм талантлы кешесе Сурайя апа Гайнуллина яшәде бит. Тик, ни кызганыч, үткән заманда язарга туры килә бүген аның хакында. Чит ил туфрагында калды Актаныш кызы. Ярый инде, бер юаныч – каберләре ире белән янәшә. Тормышта да бер-берләренә ярдәм итешеп яшәгән бу ике галим, ахирәттә дә бергәдер дип өметләник. Әй, кызык иде ул исән чакта. Елга ике тапкыр кайта иде, рәхәтләнеп чәйләр эчә-эчә , вакытны онытып сөйләшә идек. Ә инде киткәч, телефоннан аралаша идек. Арада океан булуы, ара ераклыгы да, сигез сәгать вакыт аерымлыгы да комачауламады безнең иҗади дуслыкка. Дүрт китабымны рус теленә тәрҗемә итте ул. Мин аны бүген дә сагынам, бүген дә ул миңа җитми. Бигрәк рәхәт кеше иде шул мәрхүмә. Заманчалап әйткәндә, энергетикасы әйбәт иде. Урыны җәннәттә булсын!
Алла ханым сөйләгәндә Сурайя апаның бар дөньяны яктырта, җылыта торган самими елмаюын күргәндәй булдым. Яңа танышымның Америкага оныклары янына җыенганын белгәч, андагы нәни милләттәшләремә сабан туе бүләге итеп китапларымны җибәрәсем килде. Шулай эшләсәм, Сурайя апаның рухын сөендерермен шикелле тоелды.
Алла белән телефон номерларын һәм өй адресларын алмаштык. Һәм бер көнне ул мине кунакка чакырды. Ара ерак түгел, күршедә генә торабыз икән бит. Кем әйтмешли, бер авылда.
Кадерле зур кунаклары күк каршылады Алла ханым безне. Үзбәкстан татарларының бик кунакчыл икәнен Сочида бер белеп кайткан идек инде без. Хәер, алар белән дә шулай башкалабыз урамында очраклы танышып китеп, дуслашкан идек. Алла да безне милли ризыкларыбы, кайнар пәрәмәчләр белән сыйлады. Күптәнге дуслардай сөйләшә-көлешә үзбәкчәләп касәдән чәй эчтек. Уртак темаларыбыз да табылды. Алла ханым быел кышы Өмрә хаҗына барган булган икән, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе остазлары җитәкләгән төркемдә. Ә без ирем белән узган ел булган идек бу изге җирләрдә. Истәлекләр, хисләр уртак булгач, алар кабат яңарды. Тик озаклап утыра алмадык, балалар, оныклар кунакка киләбез, дип, тизрәк өйгә чакырып кайтардылар.
Ә берничә көннән Алла ханым озын сәфәргә кузгалды. Шөкер, ике тәүлектән соң, исән-сау барып та җитте кадерлеләре янына. Ватсаб яшәсен – хәбәре килде. Шундый аралашучан, якты-җылы кеше, мөслимә милләттәшем белән таныштырганга туфлиларыма зур рәхмәт әйттем. Тик тиз генә очраша алмавыбыз гына кызганыч. Көзләр җиткәч кенә кайтам диде шул Алла ханым. Чикагода сабан туе булган. Алла ханым да балалары да анда катнашкан. Фотоларыннан күренгәнчә, океан артында милләттәшләребез татар булулары белән горурланыпң сөенеп яшиләр.
Комментарийлар