16+

Энҗе Шәймурзина: “20 килограммга ябыктым. Кайчагында минем дә десертлар ашыйсы килә...”

08 июля 2025, 13:10
7983
0
7
Уку өчен 3 минут

Моңлы сандугачыбыз – Татарстанның атказанган артисткасы Энҗе Шәймурзинадагы үзгәрешләрне сизми калмагансыздыр. Соңгы елларда сылулана, яшәрә бара ул.

Энҗе Шәймурзина: “20 килограммга ябыктым. Кайчагында минем дә десертлар ашыйсы килә...”

Моңлы сандугачыбыз – Татарстанның атказанган артисткасы Энҗе Шәймурзинадагы үзгәрешләрне сизми калмагансыздыр. Соңгы елларда сылулана, яшәрә бара ул.

Серен белештек. Баксаң, Энҗе бер елдан артык дөрес итеп туклану рәвешенә күчкән. 
– Бер ел вакыт эчендә 20 килограммга ябыктым. Камыр ризыклары белән баллыдан баш тарттым, калган бөтен әйберне дә ашыйм. Моның өчен көчле рухлы булырга кирәк, әлбәттә. Бүген генә туйганчы гөбәдия ашыйм да, иртәгән дөрес туклана башлыйм дип үзеңне алдарга кирәкми, ниятең нык булмаса, гел иртәгәгә өметләнеп яшисең. Дөрес тукланырга керешкәч, кабаттан бер генә көнгә дә “бозылырга” ярамый. Кайчагында минем дә десертлар ашыйсы килә. Хәзер бит сәламәтлек өчен зыянлы булмаган оннар да күп, дөге, миндаль оны, дисеңме. Әнә шулардан үземә яраклы гына, ашарга авыр булмаган десертлар пешереп ашыйм. Әле ирем дә бик ярата аларны, бигрәк җиңел бу ашарга дип, мактап туймый, – ди Энҗе. 

Физкультура белән шөгыльләнмим, яратмыйм да, ди ул. Бары тик кичләрен хәләле белән Казан урамнарыннан йөреп кайтырга гадәтләнгәннәр. Ни өчен ябыгырга теләдең дигән сорауга Энҗе болай дип җавап бирде:
– Берәүгә дә, бернәрсә дә дәлилләргә теләмәдем. Бу үзем өчен, саулыгым өчен кирәк! Сау-сәламәт кеше, нинди генә яшьтә дә, матур була! Бүген кибетләрдәге күп ризык кеше организмы өчен бик зыянлы. Шул ук оннарны гына алыйк, алардагы кушылма... Без болай да итен, йомыркасын, яшелчәләрне авылдан алып килә идек, әле бит кибеткә чыгып ала торган азык-төлек тә бар. Бер ел элек күз ачылды, составын да укып алырга өйрәндек, үзеңне яратырга гына кирәк! – ди җырчы. 

Үзен бик җиңел хис итүе бәхәссез. Хәзер әнә 44нче үлчәмле киемнәрне рәхәтләнеп киюен дә яшерми. Берәр җиргә барасы булса, тегесе ярамый, бу күлмәккә сыймыйм дигән борчулары да үзеннән үзе юкка чыккан.
– Хәзер үземә булган ышанычым артты. Күпкә көчлерәк мин, тәвәкәлрәк! Һәм әлбәттә инде матуррак! – ди Эңҗе.

Тагын укырга: Энҗе Шәймурзина: "Моңлылар мактаулы исемнәр дә ала алмый..."

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading