16+

Аз-маз “кесә” акча эшләргә теләүчеләргә дә сменалар да булачак

Җәйге ял

04 июня 2025, 14:35
433
0
0
Уку өчен 3 минут

Быел лагерьларда ял итү бәхете 220 мең балага тәтеячәк.

Аз-маз “кесә” акча эшләргә теләүчеләргә дә сменалар да булачак

Быел лагерьларда ял итү бәхете 220 мең балага тәтеячәк.

Республикада инде күптән яшь буынның ялын оештыруда җылы сезон белән генә чикләнмиләр – ял үзәкләре ел әйләнәсендә эшли. Шуңа күрә кыш-язын инде бер төркеме профильле сменаларда булып кайткан. Җәйге айлар исә, ял өчен иң популяры һәм киң колачлысы.

Елдагыча укучы балаларның саллы өлешен көндезге мәктәп яны лагерьлары кабул итәчәк, республиканың стационар һәм палаткалы ял үзәкләре челтәре шулай ук шактый киң, ә бер төркем бәхетлеләр хәтта Кара диңгез һавасын сулау мөмкинлегенә ия булачак. Хезмәт белән ялны берләштерү, аз-маз “кесә” акча эшләргә теләүчеләргә дә “яшел ут” – мондый сменалар да булачак. Ә лагерьларда урын җитмәгәннәрне торак комплексларда оештырылачак “Безнең ишегалды уеннары” программасына кушылырга, әби-бабайлары янына кайтып, “Ура, авылга” дигән татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү чараларында катнашырга чакыралар.

Татарстан яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков хәбәр иткәнчә, 2025 елда сәламәтләндерү кампаниясен финанслау 2 млрд. 506 млн сум тәшкил итә, шул исәптән федераль акчалар күләме 22,5 млн.

- Агымдагы елда 50 279 юлламаны бушлай бирү планлаштырылган (2023 елда – 43 191, 2024 елда – 43 415), алар тулы күләмдә республика бюджеты хисабына тәэмин ителәчәк. Бер тиеш дә түләмичә ял итү мөмкинлегенә авыр тормыш хәлендә калганнар, тернәкләнүгә мохтаҗлар, сәләтле балалар, махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең балалары ия булачак, – дип сөйләде министр.

Сменалар дәвамлылыгы да, аларның тематикасы да, бәяләре дә төрле. Әйтик, кайберәүләр лагерьга 7 көнгә бара, ә кайберәүләренә 21 көнлек ял эләгәчәк. Әти-әниләр янчыгы да төрлечә бушый: республика лагерьларына юллама бәяләре 9 меңнән алып 34 меңгә кадәр тәшкил итә, ә балаларын диңгез буена җибәрергә теләгәннәргә 45 мең тирәсе чыгымланырга туры киләчәк. Балаларына муниципаль лагерьларда урыннар җитмәгәннәр исә коммерцияле ял үзәкләрен сайлый ала. Алардагы бәяләр генә “тешли” шул – 32-59 меңеңне чыгар да сал.

Балаларның җәйге ялына үз өлешен “Алдынгылар хәрәкәте” дә кертә. Республикада оештырылганнары арасында 100е нәкъ шушы оешма карамагында эшлиячәк. 13 мең бала мәктәп яны һәм стационар лагерьларда тематик сменаларда катнаша алачак. Хәрәкәт вәкилләре башка лагерьларга да кунакка барып, үз эш юнәлешләре белән таныштырачак, кызыклы чаралар үткәрәчәк.

Татарстанда “Алдынгылар хәрәкәте”нең җитәкчесе Тимур Сөләйманов сүзләренчә, республикада лагерьларның киң челтәре саклап калынса да, аларда барлык балаларны да кабул итү мөмкин түгел. Шуңа күрә ял итүнең альтернатив ысулларын оештыруга да игътибар зур. Әйтик, республиканың 8 районыннан 7-13 яшьлек балалар өчен “лагерьлар» ишегалларына ук киләчәк. Теләгән һәр бала урамга чыгып, төрле уеннарда, күңел ачу чараларында катнашырга мөмкин.

“Ура, авылга” проекты да менә инде икенче ел балаларның ялын оештыруның кызыклы бер юнәлеше. Былтыр телне һәм мәдәниятне өйрәнүгә юнәлдерелгән 7 көнлек көндезге лагерьлар 5 районның өчәр авылында оештырылган булса, быел челтәр киңәйгән – 10 районның 30 авылында 2 мең бала өчен шундый чаралар оештырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading