16+

«Ике суыткычка 160 баш ит чебиен суеп куйган идек. Казылыклар, колбасалар - бар да янды...»

17 июня 2025, 17:14
15708
1
3
Уку өчен 4 минут

Көрәшче Равил Гайнетдиновның атлар фермасы янган, айгырын яшен сугып үтергән.

«Ике суыткычка 160 баш ит чебиен суеп куйган идек. Казылыклар, колбасалар - бар да янды...»

Көрәшче Равил Гайнетдиновның атлар фермасы янган, айгырын яшен сугып үтергән.

13 июнь төнендә Арча районының Түбән Мәтәскә авылында мулдан ишкән яңгыр болыты кара яшен ташы белән уйнар дип кем дә уйлап карамый, әлбәттә. Әмма көтелмәгән хәл җирләрне тетрәтә: күкләрдә чыбыркысы белән бар җиһанга кизәнә дә, яшен ташы ургылып җиргә юнәлә. Равил Гайнетдиновның атлар һәм үгезләр асралган ферма торагына килеп тә бәрелә. 
– Ул көнне кызыбызны егете Казанга илтергә киткән иде. Мин хәбәр көткәнгә йокламадым. Яңгыр ява, хәвефсез генә яусын дип тә теләгән идем кебек... Яңгыры да гади генә яңгыр булмады, давыллап котырды, шундый каты итеп китереп сукты. Сәгатькә карадым, төнге беренче ярты. Ул да түгел, капка төбенә машина килеп туктады. Мин әле кызымның берәр нәрсәсе онытылган да, кире кайтканнар дип уйлыйм. Юллар ясыйлар, бөкедә утырабыз дигәннәр иде. Верандага чыксам, ишегалдында берәү йөри. “Равил абый, ферманы яшен сукты, янасыз!” – ди. Кызымның егете! Равилне кереп уяттым, ул инде ашыга-кабалана шунда йөгерде. Яшеннең утлы зәхмәте тиз аның, суктымы дөрләп янарга ук керешә, – ди Рәмзия апа Гайнетдинова. 

Гаилә башлыгы барып җиткәндә ферманы инде ут элгән була. Түбәсенә кара төтен ургылганын күргәч, өмете сүнә төшә. Шулай да ишекләрне ачып җибәргәч, 12 үгез бозавы, сыеры күзләренә ак-кара күренми тышка йөгерә. Ә менә айгыры ятып кала...
– Ферманың бер башында кирәк-яраклар тора иде. Чапкычлар, агач пычкылары, суыткычлар... Ике суыткычка 160 баш ит чебиен суеп, эшкәртеп, тутырып кына куйган идек. Анда күпме казылыклар, колбасалар бар иде әле. Һәммәсе дә янды. Яшен шул баштан килеп кергән, йомры шар түбәне кырт итеп кисеп алган. Бер якта – өч, икенче якта бер тишек. Ферманы да кызганмыйм, 4 яшьлек нәселле айгырым кызганыч. Рәмзия белән шуны кызганып елыйбыз, матур иде... Яшен ташы китереп суккач шулай егылгандыр инде, айгырның башы тагарак астында калган. Малыш дип йөртә идем үзен. Ансыз ферманың да яме китте, – ди Равил абый Гайнетдинов.

Яшьтән атлар яратканга да, гомере буе хуҗалыгында ат асраган ир, 10 ел элек әнә шундый зур эшкә – атлар үрчетергә керешкән. Пай җиренә зур гына атлар фермасы корган, болынлыгы, кем әйтмешли, кардасы бар. Равил абый көрәшче дә икән әле. 22 ел көрәштем, 60 тәкә оттым, ди. Көрәшче дусларының авыр чагында ярдәм итүләренә дә сөенә.
– Авыл халкы да бик бердәм, ул көнне кара болыт кебек иде ферма тирәсе. Авылдашларның берсе дә килми калмаган. Бөтен курыкканым – кешеләрне генә яшен бәрмәсә ярар иде дидем. Әле бит яңгыр коя, күктә яшен уйный, ферма яна – чын мәхшәр инде менә. Янгын сүндерү машиналары машинасы килеп җиткәч, ферма түбәсен икегә өзделәр, яңгыр сикермәсен өчен, – ди Рәмзия апа. – Рәхмәт авыл халкына, капкадан өзелмиләр, гел ярдәм китерәләр, изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Маллар, ут эченнән чыгарылгач, бер урында гына туктап кала белмиләр, чакрымнар иңләп, күз күргән тарафка йөгерәләр. 
– Берсен машина белән көчкә куып тоттык, әллә 25 чакрым тирәсе элдерергә өлгергән инде. Ике көн ашамады, эчмәде малкайлар. Стресс та, аннары сөрем газы да сулаганнар. Икесенең борыныннан кан китеп торгач, суйдык, булырлык булмас дидек. Бүген менә әзрәк печән чемченәләр әле, рәтләнеп кенә китә күрсеннәр. Атларым күп иде. Узган ел җәе буе авырттым, хатын да киметергә кирәк дигәч, инде авыр күтәрергә ярамый дип, шактыен сатып җибәргән идем, менә җидедән алтысы гына калды... – ди Равил абый.

Бәла-каза дигәне көтмәгәндә килә. Шулай да күңелне шикләндереп, әүвәл уйга килә икән ул.
– Фермада сыерыбыз тора. Шуны савып утырганда түшәмгә карадым да, пожар чыгарлык түгел безнең фермада, янарлык әйбер юк: түшәме шифер, стеналары таш дип уйладым. Баксаң, Равил дә, безнең янарлык бер әйбер юк монда дип уйлап йөргән икән. Кирәк бит, уйларыбызның бер булуы. Ә менә янып та күрсәтте, түшәм белән шифер арасында җылыткыч җәелгән, дөрли-дөрли янган, аннары шифер атарга керешкән, – ди Рәмзия апа.

Яшен суккан айгырны исә махсус оешма алып киткән, хәзер андыйларны үзеңә урнаштырырга ярамый, ди Равил абый. Тик тормыйлар, ферманың түбәсен икенче көнне үк ябарга да керешкәннәр. 
– Әле кичә кабат яшен сукты. Фермада сыер сава идем, ут сүнде. Фермага ут чыбыклары килә торган подстанцияне тагын яшен бәргән. Алай каты да сукмады кебек, ә менә зыянын салды. Ияләште бер яшен диярсең, – ди Рәмзия апа.

Гайнетдиновлар гаиләсе авылда бик хөрмәтле. 5 кыз тәрбияләп үстергәннәр, үз көчләре белән тырышып яшиләр. Авылда кемгә генә ярдәм кирәк булса да алардан да күбрәк ярдәм күрсәтүче юк диләр. Шуңа да мәтәскәлеләр Гайнетдиновлар борчуын үзләренеке күреп, иртәдән кичкә кадәр ферма тирәсендә кайнашалар. Бердәмлектә көч дигәннәр, бу сынауны бергәләп кичүләре хәерле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

18

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    3

    0

    Әй Аллам, тырышып -тырмашып тормыш тартканны да аямый бу яшен. Үзләре авыр китмәсен инде, Аллаһ ярдәменнән ташламасын

    Мөһим

    loading