16+

Яшь лидерларга торак «өләшәләр»

Бүген республикада 35 яше тулмаган егет-кызларга тораклы булу мөмкинлеген 4 программа бирә

Бүген республикада 35 яше тулмаган егет-кызларга тораклы булу мөмкинлеген 4 программа бирә

2024 елда Татарстанның 49 яшь активисты торак шартларын яхшырту мөмкинлегенә ия булган.  Алар арасында Татарстанның 17 районы һәм шәһәре вәкилләре, шул исәптән 7 яшь гаилә бар.  Социаль ипотека буенча ташламалы шартларда фатир алу мөмкинлегенә алар “Яшьләр торак конкурсы” проекты кысаларында ия булган. 2012 елдан башлап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән гамәлгә ашырылган  бу бәйгедә катнашып,  инде 489 яшь кеше тораклы булган.

Бүген “Яшьләр торак конкурсы”на гаризалар кабул итүнең яңа этабы башлангыч алды. 8 сентябрьгә кадәр 18-35 яшьләрдәге егет-кызларны – республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы яшь лидерлар, активистлар үз портфолиосын һәм документларның зур булмаган җыелмасын тапшырып, конкурста үз көчләрен сынарга чакыралар. Торак алуга дәгъва белдерүчеләрнең фатирга мохтаҗлыгы тикшерелә (бер гаилә әгъзасына туры килгән торак 18 квадрат метрдан артмаска тиеш), ул торак бәясенең 10 процентын каплый һәм алга таба ипотека кертемнәрен түли алыр хәлдә булуы шарт.

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, яшьләр арасында торакка ихтыяҗ беренчел урында тора. Бүген республикада 35 яше тулмаган егет-кызларга тораклы булу мөмкинлеген 4 программа бирә: 

Шуларның беренчесе һәм иң күләмлесе – “Яшь гаилә” федераль программасы. Аның кысаларында торак бәясенең 30-35 проценты күләмендә субсидия алу мөмкин. Бу акчаны гаилә яңа тарак алуга да, икенчел базардагы фатир алуга да тота ала, шулай ук социаль яки коммерцияле ипотека буенча түләүнең бер өлешен каплый ала. 2006 елдан башлап бу программадан 8 меңнән артык гаилә файдаланган.

Шулай ук республикада Татарстан торак фонды белән берлектә шул ук исемдәге (“Яшь гаилә”) тагын бер программа гамәлдә. “Социаль ипотека” программасыннан аермалы буларак, ул яшь кешенең бюджет оешмасында эшләвен шарт итеп куймый. 

“Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту” республика кануны да яшь гаиләләргә торак алуга субсидия бирүне күздә тота. Ул республикада 2008 елдан бирле эшли, 5 меңнән артык гаиләгә шул рәвешле тораклы булган. Бюджеттан фатир бәясенең 60 процентка кадәрге күләмендә акча бүленә, әмма бу субсидияне алдагы 15 ел эчендә өлешләп кайтарырга кирәк. Моның гади ипотекадан аермасы шунда ки, бүлеп бирелгән суммага процентлар өстәлми.

Дүртенче программа алда әйтеп кителгән яшьләр хәрәкәтләре активистларына кагыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading