Урамга атылды. Уңга карады, сулга карады – күз җитәрлек ераклыкта беркем дә күренмәде, тегеләрне җир йотты диярсең.
Дәвамы. Башы: Язмышны үзгәрткән көн (беренче өлеш)
Калтыранган куллары белән почта ишегенә йозак салды да Харрасның өенә чапты, ул якынрак яши иде. Капкага аркылы такта куелган. Нургалинең, бикле капкадан керү гадәте юк иде, бу юлы аны-моны уйлап торыр чама юк – таякны алып атып ишегалдына керде. Йорт ишеге дә бикле булып чыкты. Бу йорттан чыкты да Салихларга йөгерде: монда да кеше юк. Бала-чагалары мәктәптә, хатыннары колхоз эшендә, үзләре кайда соң? Үч иткәндәй, коеп яңгыр ява башлады. Нургалинең өстендә бер коры җеп калмады. Суслонгерлардан исән калган, ничә ел ут эчендә йөреп исән чыккан ир яңгыр белән бергә елады. Инде нишләргә? Хөкүмәт акчасын югалткан өчен төрмә икәнлеге аермачык. Алты бала белән Зәкия нишләр?!
Көне ике йорт арасында, төне капка төбе саклап үтте. Ике йортта да ут алмадылар, ике йортта да ишек ачмадылар. Таң алдыннан теше-тешкә тиярлек булып калтырана башлагач, киемне булса да алмаштырыйм дип, өйләренә кайтты. Аны тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп төн үткәргән Зәкия каршы алды. Шунда гына ир, бу көтмәгәндә ишелеп төшкән бәла аркасында, үзенекеләр турында онытып ук җибәрүен аңлады. Үзе турында да оныткан иде ул: иртәдән капкалап киткәннән бирле тамагына валчык ризык та капмаган икән. Табигате белән ут булган, йөргәндә дә тыныч кына йөри белмәгән хатыны ул арада ни-нәрсә уйлап бетермәгәндер.
-Бераз эшләр бар, карчык, шаулама, яме, балалар уянмасын, - диде Нургали хатыны телгә килгәнче. – Коры кием бир әле, кайткач аңлатырмын. Иренең яман юлда йөрмәячәген белгән Зәкия, кабалана-кабалана киемнәр табып китерде. Сүз башласа – күпкә китә, ире борчулы күренә – дәшмәде. Харраслар капка төбенә көтүләр кугач та кузгалды. Аны Харрасларга каршы йортта торган таякка таянган Мингата карт каршы алды. -Энем, син ешладың түгелме соң? Кичтән дә күргән идем үзеңне бу тирәдә. -Харрас кирәк иде, Мингата абзый. -Хмм... Күрешә алмадыгызмыни таки? Киттеләр бит алар. Әле баярак кына киттеләр. Колхоз санаторийга путевка бирде, диделәр. Нургали коелып төште.
Күрше карты: “Алдынгы колхозчыларга путевка бирә бит колхоз, безнең заманда юк иде андый нәрсә”, - дип сөйләнеп калды, ул дул-дул атлап колхоз председателе янына ашыкты. Сөйләшү кыска булды. -Беркемгә берни әйтмә, акчасын колхоздан биреп торырмын, көтүдән кайтуга, фермага сыерыңны китерерсең. Шулай түләргә кала инде, Нургали. Башкача чара юк. Милиция чакырып тикшертә калсак, аларның ике сүзенә каршы синең бер сүзең булыр. Елан авызыннан да тере чыгачак ул Харрас, аның белән бәйләнсәң, ник туганыңа үкенерлек итәр.
Нургали килеште. Растрата дип тә, урлаткан дип тә, кем белгән, урлаган дип тә ясап куярлар, Алла сакласын – ничек тә төрмәгә эләгәсе килми иде аның. Баш исән булса, ничек тә түләп бетерерләр. -Тапканыңа куанма, җуйганыңа елама, - дип өздереп әйтте аңа Зәкиясе. – Кемнәр кергән иде? Зәкия тотынса, төбенә төшми туктамаячак иде. Юк, дип фикер йөртте Нургали, тавыш-гауга куптарырга ярамый, балалары безнекеләр белән укый, бер авылда яшисе, бер юлларны таптыйсы – Алла сакласын, үч-кинә әллә никадәр кеше арасын бозар. Юк-юк, ничек тә зурга җибәрмәскә бу эшне. -Почта ишегенә йозак салмый гына йомышымны йомышларга чыккан идем, канәт. Озак та тормадым инде, кемдер миннән дә җитезрәк булган. Зәкия озак тузынды. Сыер илтеп бирәсен белгәч, лып итеп урындыкка утырды да үксеп-үксеп еларга тотынды: -Кара тирене агызып тапкан мал бит ул, Нургали. Карап торган мал бит ул. Балаларның тамагыннан өзеп илтеп бирәбезме сыеркаемны?
Авыр көн булды бу. Ир өчен дә, хатын өчен дә. -Кеше хакына кергән ул бәндәне ничек җир күтәрәдер? – дип елады Зәкия. Юкка-барга яшь түгеп гадәтләнмәгән булдыклы хатынны да егып салды бу хәбәр. Ике мең бит ул, биш-алты сыер бәясе! Аннары тынычландылар. Баш исән булсын, диделәр. Иренең Суслонгердан ничек кайтканын бик яхшы хәтерли хатын. Тире дә сөяк кенә. Тернәкләнде бит, аякка бастырды ул аны. Сугышын да кичтеләр, ачлыгын да үттеләр. Хәзер тормыш алга таба инде, элеккечә үк авыр булмас. Билне ныграк буарга туры килер. Исән генә булыйк, ирем исән булып, өтермәннәреннән сакла, Раббым, дип теләде хатын. *** Утыз елдан соң, инде бакыйлыкка күчәр вакыт җитеп, урын өстенә калгач кына чишә Нургали серне. -Үзем белән алып китә алмыйм, кызым. Озак йөрттем эчемдә, адәм арасы бозылмасын дидем. Ямьсезләнеп бетәрсез, кеше белән телгә килеп бетәрсез дип, беркемгә дә белгертмәдем, - ди кызына. Хәлне ничек бар, шулай сөйләп бирә. Кызы да беркемгә дә белгертми: янәшәдә генә теге авылдашларның балалары, оныклары яши, аларга кыенлык китерәсе килми.
- Беркемне дә фаш итәсебез килми, ялгышканнар, хаталанганнар, Аллаһ үзе кичерсен, рәнҗеш-каргыш белән ятмасыннар, бер гаепсез балалары хәсрәт күрмәсен, бу яманлык тарихына шуның белән нокта куелсын иде, - дип сөйләделәр миңа бу хәлне. Мин дә гыйбрәт булсын дип язам. Бөтенесен әйтеп сөйләргә ярамый торган бик күп тарихлар бар миндә. Шунысын гына белеп торсын иде адәм баласы: без капчыкта ятмый, кырык елдан соң да тишеп чыга ул; башкаларга карата кылган яхшылыклар да, яманлыклар да йөзе белән, меңе белән әйләнеп кайта. Син ул син генә түгел – синең артыңда да, синнән соң да нәселең бар: аның йөзен агартасыңмы, йөзенә кара ягасыңмы – синең гамәлләреңнән тора.
Ә Нургали агай (кызганыч, үз исемен әйтә алмыйм) дөрес эшләгән, миңа калса. Бик күпләр алай эшли алмас иде: нәсел тамырын корытам, дип юк өчен дә тавышланып бетүчеләр азмы? Начарлыкны арттырмау өчен бик олы йөрәкле булу кирәктер ул. Ничәмә-ничә мәртәбәләр йөзгә-йөз очрашкан бит ул гаиләсенең, балаларының өлешенә кергән ул бәндәләр белән. Кеше өлешенә кул сузган ул бәндәләр үзләре исән чакта үкенү хисләре кичердеме икән – беләсе иде...
Лилия Фәттахова.
Комментарийлар
0
0
Бие аңлашылмады
0
0