16+
#Хикәя 06 июня 2025, 14:08 Уку өчен 5 минут
4561
0
3

«Фахишә» (хикәянең беренче өлеше)

06 июня 2025, 14:08
4561
0
3
Уку өчен 5 минут

Арзанлы отельнең сытылып беткән караватында шәрә яткан Розаның өстенә таушалган меңлекләр очты.

«Фахишә» (хикәянең беренче өлеше)

Арзанлы отельнең сытылып беткән караватында шәрә яткан Розаның өстенә таушалган меңлекләр очты.

-Бүген слабыерак кыландың, кызый.
Роза теләр-теләмәс кенә авыз чите белән елмаеп куйды. Без мизгелдә “Үзең дә әллә кем түгел идең...” дигән уй килгән иде теленә, кычкырып әйтмәскә булды, аңа акча бик кирәк иде. 

Бар да кыз авылдан Казанга укырга килгәч башланды. Әнисе Фирая белән үги әтисе Зөфәр икесе дә авыл хуҗалыгында эшли, Розадан тыш тагын ике кечкенә бала тәрбиялиләр. Йортта да мал-туар җитәрлек, кыскасы, әти-әнисе колхоз фермасыннан өйдәге икенче фермага кайта иде. Зөфәргә кияүгә килгәндә Роза әнисе Фирая белән район үзәгендә яшиләр иде, шуңа да 10 яшьлек кызга абзар тулы малга, тирес исенә һәм гомер буе почтада эшләгән әнисенең 3 сыер савып, сарыклар асты чистартып, арып-талып кереп ятуына ияләнү авыр булды. Булышмады түгел, әнисен жәлләп булышырга чыккалады кыз абзар-курага, ләкин аның учы белән авызын каплап, тын алырга куркып йөрүен күргәч, Зөфәр Розаны өйгә куып кертә торган булды. Теле белән әйтмәсә дә, аның йөзенә чыккан кәнагәть елмаюыннан, үги кызының булышырга теләвенә сөенүен аңларга була иде. 

Еллар үтте, Роза мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, Казанга югары уку йортына керде. Артыннан ике сеңлесе үсеп килә, авылда акчага кытлык вакыт, шуңа да кызга, әнисе әйтмешли, аягын юрганына карап сузарга туры килә иде. Баштарак Фираяның хәзер инде Казанда дәрәҗәле кешегә әйләнгән элеккеге иренә кызларының укырга керүен әйтеп хәбәр саласы килгән иде дә, Зөфәрнең каты итеп “Кызы тууга ташлап киткән кешедән син ни көтәсең?! Аның акчасы кирәкми миңа, үзебез ничек тә тартырбыз, ул хәзер минем кыз бит инде”,- диюеннән соң, фикереннән кире кайтты. Чыннан да, Роза үз атасын бөтенләй белми, аның дөньяга килүенә өлеш керткән кеше, газиз баласын килеп күрү түгел, 17 ел эчендә бер тапкыр шалтыратып хәлен дә белгәне булмады. Хәер, Роза үзе дә аны эзләргә талпынмады, Фираяга гына элекке уртак танышларыннан сирәк-мирәк яңалыклар ишетелеп тора иде: соңгысы, элекке ире Казанда зур кеше булган, үзенең төзелеш фирмасы бар, депутатлыкка җыена икән, диделәр. Шул чакта әзрәк кызына ярдәм итмәсме дип уйлаган иде дә Фирая, ире сүзеннән соң кире уйлады. Чыннан да, атасы Роза өчен ят кеше иде.

Студент тормышы Розаны тиз бөтереп алды. Тулай торакта бүлмәдәш кызлары белән уртак тел тиз табылды, Казан кызы Найлә-Неллиның үз өе була торып та, биредә яшәвенә башта бик аптыраса да, күнекте. Анысы аеруча Роза белән якынаерга тырышты, төннәр буе каядыр йөреп иртәнге якта гына кайтучы кызга дәресләрен калдырмый йөрүче, бөтен лекцияләрне язып баручы дус бик кирәк иде. Әнисе айга бер-ике тапкыр тулак торакка кызын тикшерергә килгәндә Неллидан да тырыш студент юк иде: кыска итәкләр, биек үкчәле түфлиләр шкафның түренә яшерелә, битендәге катлам кремнар сөртеп атыла, кыяфәт тыйнак кыз балага әйләнә иде. Беренче курста уку башланып ике атнадан соң бу хәлне тәүге тапкыр күзәткән Роза башта эче катып көлде. Аннан исә Найлә-Нелли ни өчен өендә яшәмичә, тулай торакта яшәвен сөйләп бирде – кыз төнге клубта эшли, ләкин әти-әнисе моны белми икән. Шуңа да аңа кызлар белән яшәргә туры килә, хыялы акча туплап чит илгә бару. Найлә барысын да сөйләп бетермәде, шулай да, авыл кызы Розаның шул чакта ук күңелендә бүлмәдәшенең туры юлда йөрүе шик тудырган иде. Кем уйлаган аның шушы кәсебе Розаны да харап итәр дип?!

Авылга Роза ике атнага бер кайта иде. Ике атнага бер укуы шимбә икенче сменага туры килә, ерак юл, шуңа да кыз ул атнада тулай торакта кала иде. Шундый атналарның берсендә, Найлә кызны кичен үзе белән төнге клубка чакырды. Төнге шәһәрнең шау-шулы тормышы, бүлмәдәшенең иркен акча тотуы Розаны күптән кызыктырса да, кызны нидер тота иде, ләкин Найләнең “бер тапкыр гына барып кара, мин бит сине әллә нәрсә эшләргә мәҗбүр итмим”, дип үгетләве үзенекен итте: кыз Найләгә ияреп төнге клубка китте. Күңелен бер үк вакытта кызыксыну белән курку хисе биләп алган авыл кызы өчен бу кичтә яңа дөнья ачылды: бармен булып эшләүче Нелли, ялтыр-йолтыр утлар, чит ил көенә селкенүче ярымшәрә кызлар, алар тирәсендә сырпаланучы ирләр. Ахыргылары Роза өчен бигрәк тә җирәнгеч тоелды: әлеге кызлар белән икенче катка менеп китеп, югалып-югалып алуларын да күргәч, кыз ни өчендер ике сеңлесен күз алдына китерде. 

Ә Нелли бу вакытта Розаны күзәтте. Ошый иде аңа бу саф авыл кызы. Үзенең инде беркайчан да аның кебек була алмавын аңлап ачуы да килә иде. Аны үзе белән алырга бәлки шул этәргеч булгандыр да, аннан беркем дә өстен булырга тиеш түгел! Укуга төкереп караучы Найлә, бүлмәдәше Розаның үзеннән күпкә яхшы укуын кичерсә дә (чөнки Найлә моннан һәрвакыт куллана иде),  аның һаман саф кыз булып йөрүен кабул итә алмады. Үги әтисе белән әнисенең аны тикшереп тормавы, ике атнага бер кайтып өеннән әллә никадәр тәмле ризык төяп килүе дә ачуын китерә иде. “Миннән кайсы җире артык соң бу колхоз кызының?!” Розаның үги атасын мактап сөйләве дә Казан кызының эчендә җеннәрен кузгалта иде, чөнки үз әтисе аңа карата һәрвакыт коры булды. 
Розаның Найлә яшәгән тормыш рәвешенә кереп китүе дә көтмәгәндә килеп чыкты: төнге клубка бер барып кайтканнан соң кыз уйга калды. Аның исәбенчә, Найләнең эше авыр түгел, ул риза булса, авылга кайтмый калган атналарда Роза да анда эшли алачак бит.

Ике атнага бер-ике көн төнлә эшләү аның укуына зыян китерергә тиеш түгел. Акчасы да иркенрәк булыр, авылдан әнисе җыеп җибәргәне кызга ашарга, кирәк-яракка җитә дә, бетә дә, ә Розаның группадаш кызлары кебек матур киенәсе, әллә нигә бер булса да кафеларга барасы килә иде. Найләне озаклап үгетләп торырга туры килмәде, хуҗасы белән шалтыратып сөйләште дә, атна уртасы булуга карамастан, шул ук кичне Розаны үзе белән ияртеп алып та китте. Роза өйрәнеп кенә кайтам дип үз-үзен тынычландырды, Найлә исә бүлмәдәшен үз даирәсенә тартуына сөенеп туя алмады. Атна уртасы булганлыктан, смена тыныч үтте, исерек кунаклар юк иде, Розага эш нечкәлекләренә төшенергә җайлы булды. Яңа хезмәткәр белән танышырга килгән хуҗа төскә-биткә матур, төз гәүдәле Розаны күргәч, Неллиның арт санына шапылдатып сугып куйды: “Шәп бу, Нелли, шәп! Молодец!”. Моны күреп калган Роза әллә нишләп китте, Найлә исә, кире уйламасын тагын дип, кисәтергә ашыкты, имеш, хуҗа шундый инде безнең, Найләне якын итә, акча күбрәк алсын дип сменаларны да күбрәк бирә. 

Айгөл Имамиева

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading