16+

Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?

04 июля 2025, 15:51
3000
1
0
Уку өчен 4 минут

Моңа кадәр түзеп йөрдем-йөрдем дә, соңгы көннәрдәге күзәтүләр тәмам “кайнатып” чыгаргач, бар дөньясына шар ярып кычкырасым килде.

Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?

Моңа кадәр түзеп йөрдем-йөрдем дә, соңгы көннәрдәге күзәтүләр тәмам “кайнатып” чыгаргач, бар дөньясына шар ярып кычкырасым килде.

Ярсуым басылмас та, бәлки хәлләр дә уңай якка үзгәрмәс, ләкин йоклаган үзаң уянырга тиеш бит инде. Сүзем Арча районының Яңа Кырлай авылындагы Тукай музее ишегалдына урнаштырылган бөек шагыйребезнең һәйкәле турында. Подиумга урнаштырылган мөлаем гына сын ул – Тукай эскәмиягә утырган. Бер метрдан артык биеклектәге Тукай янына менеп, тапырдап йөрмәсеннәр өчен алдына чүлмәктә үсеп утыручы чәчәкләр дә куялар. 

Тапырдамаслар ди! Көтеп тор. Кереп барам шулай берсендә музейга, күзем төшсә, һәйкәл алдына 60 яшен үткән ак сакаллы намаз карты менеп баскан. Имеш, фотога төшә. Болай текәрәк күренәм дип уйладымы икән? Кисәтү ясап, оялтырга тырыштым. Төште бу кагына-кагына. Үттеме диегез, 10 минут  вакыт, тагын шушы хәл: 5 яшьлек улын җитәкләп, бер хатын, Тукай итәгенә утырып маташа. Төшегез, ярамый дим. Тыңлама, ди бу әтисенә, төшер әйдә, төшер, ди. Йа, Аллаһым, әстәгъфирулла! Ипле кисәтүне кабул итмичә, әнисе тыңлама дип торган хатынның баласы нинди тәрбия үрнәгендә үсә? Бик тыңлатасы килер бер вакыт, әмма егет булган улы инде тыңламас, үзе шулай кыланды бит, бала – әти-әнисенең көзгесе, диләрме әле?! Музейда эшләүчеләр белән дә гәп корып алдым. Бер генә рус кешесенең дә Тукай һәйкәленә менеп басканы юк, каршысына басып, ихтирам белән карап торалар да, җирдә килеш, ипләп кенә фотога төшәләр, диләр. Ә татарлар... 

Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать? Берсе, безнең үзара сөйләшкәнне тыңлап торды да, түзмәде: “Аяк киемемне салып кына меним әле. Тукай бит ул!” – ди. Стенага борчак аткан сыман икән бу кисәтүләр. Тукай рухына багышлап берәрсе дога кылса изгерәк гамәл булыр иде дә... Моннан тыш бит әле аны музей хезмәткәрләре көн саен иртән эшкә килүгә чыгып, кеше күренгәләгәнче дип, тузаннарын сөртәләр, ялтыраталар, подиум өстен юалар. Кеше хезмәтен таптап йөрү дигән уй башларына да килми бугай. Һәйкәлләр –  тарихи-мәдәни мирас, әхлакый тәрбия дигәнен дә, хокукый яктан сакчыл карашны да югалтмау хәерле. Җаваплылык, ватанпәрвәрлек хисләребез үлеп киләме әллә? Хәер, боларның һәммәсенә дә гаиләдә нигез салына. Без үзебезнең гамәлләребез белән киртәсенә сыймаслык эшләр эшлибез икән, оныкларыбыздан ни көтәргә? 

Бер әби оныгын алып килгән, тегесе планшетын һәйкәл каршысына җиргә куйды да, көй җибәреп, үзе җәһәт кенә Тукай сыны янына менеп басты. Биергә моның исәбе! 8-9 яшьлек кыз бала метрдан артык биеклекне тиен кебек кенә сикерде. Читтән карап торган әбисенең канәгать йөзен күрсәгез икән! Менә бәхетлеләр! Пушкин балына билет отканнармыни. Кисәтү ясагач, кара болыт басты боларны. Әби кеше әрепләшеп кенә калмады, хәтта каргарга ук тотынды. Абау... Зиратка баргач, беребез дә кабер ташына атланмый бит, җәмәгать. Мәрхүмнәр рухын хөрмәт итәргә өйрәник. Бакый ага Урманчы тарафыннан 1970 нче елларда ук коелган һәйкәл ул, иманым камил, күпләр үткәндер аның җилкәсеннән, ләкин бу мирасны киләчәк буынга илтер өчен генә түгел, үзебезне итәгатьле, тәрбияле тоту турында да уйланыйк әле, зинһар. 

Шәһәрдән туристлар группасы да күп килә икән. Берсендә татар теле укытучыларын кабул иткәннәр. Ышанасызмы юкмы, шуларның яртысы Тукай һәйкәленә менеп атланган. Берсе җилкәсенә кулын салган, икенчесе кочагына ук кереп утырган, өченчесе кулын, дүртенчесе пиджак читен тоткан, ди. Иң әҗерлесе соңгысыдыр мөгаен, бигрәк тә кесә тирәсе... Бер еларсың, бер көләрсең бу хәлгә. Кем ничектер, әмма мин үзем һәйкәлне мәсхәрәләү дип тә аңлыйм әле моны. Легендар шәхесләр куелган мәдәни истәлек өстендә алдыңны, артыңны күрсәтеп, төрле позаларда фотога төшүне Тукай әгәр үзе исән булса ничек атар иде икән? Милләте өчен җан аткан ул, нәкъ менә 1905 елны революция дулкынына килеп кушылганда да гади халыкның караңгылык газап чигүе өчен уфтанган. Караңгылыктан күптән чыктык анысы, Тукай абзый, белем дә алдык, мәдрәсә белән генә дә чикләнмәдек, һәммәбездә ким дигәндә икешәр югары белем! Ләкин тәрбиябез юк, аңыбыз караңгылыкта, милли асылыбыздан без еракта... Кызганыч, бик еракта.  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай, дөрес язган! Рәхмәт авторга!

    Мөһим

    loading