Гаилә нигезендә, һичшиксез, мәхәббәт ята, әмма хокукый механизмнар аны сакларга, ныгытырга мөмкинлек бирә, ди белгечләр
Ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә тиң ярын табу – үзе бер бәхет. Ике кеше йөрәгендә кабынган сөю хисе тормыш юлыннан бергә атлау, гаилә кору, бергә-бергә балалар үстерү теләге уята. Әмма мәхәббәт-мәхәббәт дигән булабыз да, еш кына ныклы гаилә нигезендә хисләрдән бигрәк, җаваплылык хисе ятуын онытып җибәрәбез.
Хисләргә бирелеп, башыңны югалтма
Татарстанның Иҗтимагый палатасында җыелган гаилә мәсьәләләрендәге белгечләр, юристлар тормышларын бергә бәйләргә ниятләүчеләрне реалистлар булырга, йөрәк белән эш итеп, башны югалтмаска өнди. “Гаилә нигезендә, һичшиксез, мәхәббәт ята, әмма хокукый механизмнар аны сакларга, ныгытырга мөмкинлек бирә”, - диләр алар. Шуңа күрә гаилә кору турындагы карарга килгән парларга, күктән җиргә төшеп, үз хокукларыннан хәбәрдарлыкны арттырырга киңәш ителә.
ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова ассызыклап киткәнчә, бүген 90нчы елларда туган балалар гаилә кора. Ә бу – Советлар Союзы таркалып, күп кенә рухи-әхлакый кыйммәтләр җуелган чор. Шуңа күрә булачак әти-әниләр, гаилә белән тулаем эш алып бару мөһим, ди ул.
- Еш кына без аерым-аерым, бала, ана, ата хокукларын яклау турында сөйлибез. Әмма гаиләнең бердәм организм икәнен еш кына онытып җибәрәбез. Безгә тулаем гаиләне яклау турында уйланырга кирәк. Шул ук вакытта гамәлгә ашырылган программалар хокукый аспектларны гына исәпкә алып калмыйча, әхлакый мәсьәләләрне дә колачларга тиеш, - ди Светлана Захарова.

Чайлдфри – бәла, гаилә кыйммәтләрен какшата
Дәүләт тарафыннан гамәлгә ашырылган сәясәт тә гаиләгә ярдәм итүгә, аны ныгытуга һәм яклауга, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән. Илебездә бу юнәлештәге бербөтен система булдырылган, ди Россия прокуратура университетының Казан юридик институты директоры Елизавета Демидова-Петрова. Әмма бүген, аның сүзләренчә, үсеп килүче буынны деструктив контенттан саклау мөһимлеге арта. Хәзерге вакытта гаилә абруен төшерүче, аның эчендәге социаль рольләрнең бозылуына китерүче, бала тапмаска өндәүче чайлдфри идеологиясен пропагандалаучы мәгълүмат күп. Болар барысы да гаилә институты ныклыгын какшата. Шуңа күрә балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә тискәре йогынты ясаучы мәгълүматтан саклауны көчәйтергә кирәк, ди Елизавета Демидова-Петрова.
Сүзгә түгел, күзгә ышан
Гаилә кору кебек мөһим карар кабул иткән олыларны исә, әйкәнемчә, белгечләр үз хокукларын яклау турында ЗАГСта имза куйганчы ук уйларга чакыра. Әйтик, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты өлкән укытучысы Светлана Кормильцева гаилә кору алдыннан булачак тормыш иптәшеңнең алиментлар түләмәүчеләр исәбендә юкмы икәнен тикшерергә киңәш итә. Бәхеткә, быелның 25 маеннан федераль суд приставлары хезмәте сайтында алимент буенча бурычлылар реестры эшли башлаган. Партнерыңның ышанычлымы-юкмы икәнен, аның үз балаларына карата мөнәсәбәтен бу механизм ярдәмендә тикшерү бик җиңел, ди ул. Моның өчен кеше турында күп мәгълүмат белү дә кирәкми – исем-фамилиясе, яшәгән төбәге билгеле булса, шул җитә.
Светлана Кормильцева, гомумән, илебездә алиментлар мәсьәләсе кискен торуын билгеләп узды. 2024 елда балалары алдындагы бурычларын үтәмәүчеләр, 2023 ел белән чагыштырганда, берникадәр арткан. Әмма бурычларны түләттерүгә ирешүдә дә уңышлар бар – былтыр, әйтик, алиментчылардан 92 млрд. сум бурычларын түләтә алганнар (2023 елда – 66 млрд.сум). Балаларын тәэмин итүдән баш тартучыларны административ, хәтта җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкинннәр. Эшләре судка барып җиткәч, бурычлылар еш кына суд залында ук акчаларын өстәлгә чыгарып салып, бөтен бурычларын каплый. Әмма шул ук вакытта бурычларын үтәмәс өчен ир-ат да, хатын-кызлар да (алиментчылар бер ирләр генә түгел) нинди генә хәйләләргә бармый икән. Ясалма рәвештә керем дәрәҗәсен киметү, рәсми рәвештә эшләмәү һ.б.
Бар милек – уртак, яшермичә бүлү – шарт
“Легал-линк” юридик фирмасы директоры Яна Осипова исә гаиләдә милек бүлү мәсьәләләренә тукталды. Аның сүзләренчә, элек-электән канунда гаиләдә бергә тупланган барлык мал-мөлкәт урталай бүленә дип билгеләнгән. Әмма бүген аерылышу чигенә килеп җиткән ир һәм хатыннар керемнәрен һәм уртак милекне яшерүдә остарганнар. Уртак милекне туганына яки дустына яздыру, машина-фатирны бүләккә кабул ителгән буларак рәсмиләштерү, уртак милекне сату кебек мисаллар күп. Ир һәм хатынга шундый хокукый мәсьәләләрне белергә һәм мондый адымнарга юл куймаска тиеш, ди белгеч.
Шулай ук Яна Осипова гаиләне теркәмичә бергә яшәп, уртак милек туплаган кешеләрнең хокукларын яклау авырдан баруын билгеләде. Бу очракта да суд практикасын булдырып, уртак милекне тигез бүлү хокукын яклау мөһимлеген әйтте ул. Әмма бу чакта, гаиләне рәсмиләштерүне, гомумән, кирәксенми башлаулары мөмкин, дип каршы килде башкалар. Бүген гражданлык хәлен теркәү милек мөнәсәбәтләрендә хокукларны беркетү ысулы буларак та карала бит. Әгәр дә язылышмыйча яшәүчеләргә дә мондый хокуклар бирелсә, парлар, гомумән, гаилә корудан баш тартачак, диелде.
Никах шартнамәсе төзе дә, тыныч бул
Аерыла калган очракта, милек бүлүдә, алиментлар түләтүдә кыенлыклар тумасын дисәң, бар хокукларны алдан ук никах шартнамәсендә беркетергә кирәк, дип саный “Смарт Консалтинг хокукый департаменты җитәкчесе Эльвира Сабирова. Бу килешү һич кенә дә булачак иреңә яки хатыныңа ышанмау билгесе түгел, ди ул, ә киресенчә, гаиләне ныклы һәм бәхетле итәргә мөмкинлек биргән корал.
Никах шартнамәсе ул – аек акыл белән төрле вариантларны карап, ирнең һәм хатынның мәнфәгатьләрен яклауның иң яхшы ысулы, дип саный белгеч. Мондый килешүне гаилә корыр алдыннан да, гаилә коргач берникадәр вакыттан да төзергә мөмкин. Моны алдан ук аерылышуга әзерлек дип кабул итүчеләр күп. Әмма аны ике як өчен дә юридик мәсьәләләрдә тынычлык һәм үтәкүренмәлелек билгесе буларак карау дөресрәктер. Ә сез ничек саныйсыз?
Комментарийлар