Аның белән шактый кызыклы әйберләр ясарга мөмкин.
Кеше тормышында кайвакыт үзе күзалдына да китермәгән борылышлар була. Язмышмы бу, язмыштан узмышмы? Гомере буе мәктәптә балаларга математика укыткан Гүзәл Хәбибуллина да көннең берендә чүлмәкче булганын сизми дә кала. Элеккеге укытучының хәзер Казан шәһәре үзәгендәге “Туган авылым” комплексында үз остаханәсе бар. Туристларга, балчык эшләнмәләре белән кызыксынучыларга мастер-класслар да уздыра.
– Гүзәл апа, сез ясаган чүлмәкләр шундый матур. Аларны теләсә кем ясый аламы, авырмы бу эш?
– Әлбәттә, балчыкны кулда әвәләп берәр нәрсә ясарга мөмкин. Ләкин, чын дөресен генә әйткәндә, чүлмәкне менә утырдым да ясадым түгел. Ул катлаулы, аның үз тәртибе бар. Чүлмәк тигез булып күтәрелсен, формасы барлыкка килсен өчен аны махсус станокта озак кына әйләндерергә, аерым бер күнекмәләр алырга кирәк.
– Ә сез бу эшкә ничек кереп киттегез?
– Үзем дә сизми калдым. Әйтәләр бит, очраклы булды дип. Минем дә шулайрак килеп чыкты кебек. Дөрес, электән үк керамика әйберләрен ярата идем. Кибеткә керсәм дә шундый эшләнмәләр яныннан китә алмый сокланып тора идем. Лаеклы ялга чыккач тотындым мин бу эшкә. Кызымның дус кызының үз керамика студиясе бар иде. Кызым: “Әни, Эльвирага булышчы кирәк. Аңа барып булыш әле, сиңа ул остаханәдә ошар,” – диде. Мин инде мәктәптә эшләүдән туктаган идем. Бардым. Эльвира миңа беренче серләрне ачты. Балчык белән эшләү буенча тәүге күнекмәләрне аңардан алдым. Чүлмәк ясый торган станок артына утырдым. Чүлмәк һич кенә дә килеп чыкмый. Ян-яклары тигез күтәрелми. Ә үҗәтлек бар, әйбәт итеп эшлисе килә. Бервакыт безнең студиягә бер бик оста чүлмәкче керде. Аңардан: “Ничек сезнең бик матур килеп чыга соң? Минем дә шулай өйрәнәсем килә,” – дип сорыйм. “Ике ел буена көн саен яртышар сәгать станокны әйләндереп эшләсәгез, сезнең дә матур килеп чыгачак,” –диде ул. Менә шуннан үзегез аңлагыз инде. Мин тырышып эшли башладым. Балчык бит ул тере. Ул синең кул җылыңны, йөрәк тибешеңне, кәефеңне тоя. Кәефең әйбәт булса, эшли торган әйберең дә бик җайлы гына бара, төзәтеп торасы да булмый. Ә инде кәефсез чагың булса, һич кенә дә барып чыкмый. Мин менә шулвакыт балчыкның тере икәнен аңладым. Балчык ул кешене үзенә тарта.
– Балчыктан эшләнмәләр ясау белән инде ничә еллап шөгыльләнәсез?
– 10 елдан артык.
– Ә балчыкны кайдан аласыз?
– Түбән Новгород өлкәсеннән кайтартабыз. Биредә балчык казылмалары урыннары бар. Аларда бик тыңлаучан балчык чыга.
– Мондый эшләнмәләргә ихтыяҗ бармы соң?
– Бар. Халык бит хәзер табигатькә якынлаша. Кул эшләнмәләре дә популяр. Өй интерьерында ул үзенең бик лаеклы урынын алып тора. Минем дә күп эшләнмәләрем өйне бизәү өчен. Үзем сувенирлар, декоратив тәлинкәләр ясыйм. Ә көндәлек тормышта кулланыла торган балчык савыт-саба ясау катлаулырак та, җаваплырак та.
– Декоратив эшләнмәләрне ясауның да үз таләпләре бардыр. Монда бит әле рәсем ясау сәләте дә булырга тиеш.
– Балчык эшләнмәләренә алынгач, рәсем ясауда да бераз сәләт барлыгы ачыкланды. Мин тумышым белән Апас районының Борнаш авылыннан. Мәктәптә укыганда газета чыгарырга ярата идем. Анда да бизәкләү эшләре минем өстә иде. Үземдә рәсем ясау сәләте зур дип санамыйм, ләкин тырышкач, анысын да булдырып була икән. Мин күбрәк татар орнаметларын кулланып бизим. Балчыктан хатын-кызлар өчен матур муенсалар, алкалар да ясыйм. Әлегә аларга ихтыяҗ аз. Шулай да кызыксыналар, сатып алучылар бар.
– Остаханәгездә мастер-класслар да уздырасыз, кемнәр килә, кемнәр кызыксына?
– Әйе мастер-классларны балалар белән дә, ¸өлкәннәр белән дә уздырам. Туристлар да балчык белән эшләп карарга тели. Мин аларга да балчыкның тере булуын аңлатам. Үзләре дә сизә. Әйтәм бит балчык ул кешене үзенә тарта. Кайчагында остаханәгә килүчеләр аны кулына бик теләми генә ала. Ә инде әвәли башлагач, кәефләре күтәрелә, күзләре яна башлый.
– Сезнең сувенирлар янәшәсендә борынгы ысуллар белән чигелгән калфаклар да урын алган. Алтын җепләр белән чигелгән түбәтәегез дә бар.
– Алтын җепләр белән чигелгән түбәтәй минем бердәнбер хезмәтем. Үзем өчен генә. Мин балчык эшләнмәләре белән тормышымны тулыландырам. Ә чигешләр минем буш вакытымда эчке омытылышым белән барлыкка килә. Эшләп карыйсым килде. “Татар костюмнары” китабын актарып карыйсың, анда шундый матур чигү төрләре бар. Бу китабым карый-карый таушалып бетте инде. Татар халкының шундый оста булуына исем китә. Аларга карап, моны без дә эшли алабыздыр бит. Нишләп хәзер мондый әйберләр юк соң дигән уй бар иде. Кәләпүшне чиккәч, сәйләннәр белән калфак чигү теләге дә уянды. Татар гимназиясендә укытканда ук балаларга да өйрәтәсе килде. Башта үзем өйрәндем. Аннары гимназиядә сәйләннәр белән чигү түгәрәген дә алып бардым. Бәйгеләрдә дә катнаштык. Берничә калфак чиктем. Гимназиядәге биючеләр ансамбленә дә баш киемнәре тегеп чиктем. Хәзер менә Тукай киеп йөргән кебек кара түбәтәй тегәм. Аның эче җеп белән тарттырылып түгәрәкләп сырыла. Ул бик катлаулы икән. Бөтен технологиясен саклап эшләргә тырышам. Мастер-классны Дәүләт музеендагы татар киемнәрен реставрацияләү бүлеге хезмәткәрләреннән алдым.
– Кул эшләренә тартылу электән дә булган, димәк. Сезнең лаеклы ялда һөнәрче булып китүегез очраклы түгел инде.
– Мондый тиктормаслыгым электән үк бар иде шул. Мисал өчен, мин күлмәкне беркайчан да сатып алып кимәдем, үзем тектем. Элегрәк бит бөтен кеше бертөрле киенә иде. Ә минем үзгәрәк киенәсем килде. “Бурда” журналлары чыга башлагач, андагы фасоннарны карап үземә ошаган күлмәкләрне тектем. Минем әбием дә бик оста куллы иде. Ул тумышы белән Апас районы Әнәле авылыннан. Бөтен авылга күлмәк теккән. Бабаем да аяк киемнәрен теккән. Әнием дә авыр заманнарда тегүчелек белән шөгыльләнә иде. Миндә менә алардан килгән тырышлык саклангандыр инде. Хәзер лаеклы ялда шул канга сеңгән сәләтне үстерергә вакыт бар.
– Киләчәктә үзегезне тагын кайсы яктан үстерергә телисез?
– Менә шушы балчык белән генә дә әле шактый кызыклы әйберләр ясарга мөмкин. Керамика белән шөгыльләнүче бик күп осталар бар. Алар гаҗәеп матур әйберләр ясый. Мин менә шулардан өйрәнәсем, һөнәремне камилләшәсем килә. Инде Санкт-Петербургта иҗат итүче осталардан ике мастер-класс алдым. Минем әле сәйләннәр белән, шулай ук колаклап чигү һәм башка чигешләрне бергә кулланып, бер картина чигеп карыйсым килә. Сәламәтлегем, күңел тынычлыгым булса, анысын эшләргә дә насыйп булыр дип ышанам. Кеше беркайчан да туктап калырга тиеш түгел. Яшь ул киртә була алмый. Иҗат ул яшәртә, яшәргә көч бирә. Лаеклы ялда син тормышның икенче төрле тәмен тоя башлыйсың.
Энҗе Шәйхетдинова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар