16+

Татар яшьләре көннәре 35нче тапкыр оештырыла!

Менә быел да 25 – 31 август көннәрендә Казанга 28 төбәктән 150ләп егетләр-кызлар җыела. Аларны кызыклы программа көтә, диде Идел яшьләр үзәге җитәкчесе Салават Кадыйров.

Татар яшьләре көннәре 35нче тапкыр оештырыла!

Менә быел да 25 – 31 август көннәрендә Казанга 28 төбәктән 150ләп егетләр-кызлар җыела. Аларны кызыклы программа көтә, диде Идел яшьләр үзәге җитәкчесе Салават Кадыйров.

- Яшьләр көненә, “Идел” яшьләр үзәгенә рәхмәт, - диде Арча егете, Оренбург кияве Рүзәл Фәйзрахманов, инде 35нче тапкыр үткәрелә торган, XXXY Татар яшьләре көннәренә багышланган матбугат конференциясендә. Әйтерлек тә шул. Мәхәббәтен, гомерлек ярын тапкан бит ул анда. 2023 елда шәҗәрәләр, гаилә йолалары буенча спикер буларак катнашкан булган. Шунда Әсәкәй районы сылуы чая чибәр Юлия белән танышкан, телефоннар алышканнар. Ара ерак дип тормаган егет – сагынган саен, айга ике тапкыр сөйгәнен күрергә барган. Аннары уртак карарга килеп, никах үткәргәннәр, гөрләтеп туй уздырганнар да 2024 елгы яшьләр көненә ир белән хатын булып барганнар. Инде хәзер нәни Надиянең әтисе белән әнисе алар.

- Әлеге форумда насыйп тиң ярларын табучылар 50 гаиләдән артып китте һәм бу безне бик сөендерә, - диде Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова.

Ә инде Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов моннан 35 ел элек булган вакыйгаларны сагынып искә төшерде.

- Әле кичә генә кебек, - дип башлады ул сүзен. – Мин Татарстан комсомолы өлкә комитеты секретаре идем. СССР иде әле. Казан дәүләт университетының татар филологиясенең бер төркем студентлары яшьләр көннәре үткәрү тәкъдиме белән килделәр. Милләтебез яшьләренең бу идеясен хупладык. “Идел” яшьләр лагерена җыелдылар. Урыннар чикле, теләүчеләр артык күп иде. Тик берсен дә мәхрүм итмәдек. Бу чорда яшьләр бик актив иделәр, бар эштә башлап йөрделәр, программаны да үзләре төзеделәр. Менә шул чактан башлап, бүгенге көнгә кадәр ел саен үткәрәбез. Кирәклеге, файдасы күз алдында, күренеп тора. Яшьләр белән эшләргә кирәк. Аннары алар үз регионнарында эшне активлаштыралар. Төбәкләрдән лидерлар да сайлана бит әле.

Менә быел да 25 – 31 август көннәрендә Казанга 28 төбәктән 150ләп егетләр-кызлар җыела. Аларны кызыклы программа көтә, диде Идел яшьләр үзәге җитәкчесе Салават Кадыйров. Быел башка елларга караганда, көннәре дә арткан – бер атна аралашачаклар.

Ачылышы “Урам” экстрим паркында булачак. 27 августта циркта махсус программа, 30 августта республика көне дә хәтерләрендә озак сакланыр, милли горурлыкларын да арттырыр дип ышанасы килә. Барлык чаралар да татар телендә узгач, телләре дә шомарыр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading