16+

Грипп сезоны кайчан башланачагын әйттеләр

Татарстанда булачак эпидсезонда 2,4 миллионнан артык кешегә прививка ясатырга планлаштырыла

Татарстанда булачак эпидсезонда 2,4 миллионнан артык кешегә прививка ясатырга планлаштырыла

Россиядә респиратор кискен вирус инфекцияләре (ОРВИ) һәм грипп белән авырулар санының беренче күтәрелеше сентябрьдә үк көтелә. Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко шулай дип фаразлый. 

-    Гриппка каршы вакцина инде әзер. Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, бюджет хисабына якынча 70 миллион дозага заказ бирелгән. Беренче чиратта без укучыларга прививка ясатырга тиеш, чөнки беренче сентябрьдә алар ябык тирәлектә парталар артына утырачаклар, һәм сентябрьдә отпусклар сезоныннан соң кискен респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны артачак, - ди Онищенко. 

Аның сүзләренә караганда, авырулар саны артуы вакытлы булачак һәм инде октябрь-ноябрьдә балаларга, укытучыларга һәм медицина хезмәткәрләренә массакүләм вакцинация үткәрү өчен оптималь чор башланачак. 

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, Татарстанда булачак эпидсезонда 2,4 миллионнан артык кешегә прививка ясатырга планлаштырыла. Бу төбәк халкының 60 процентын тәшкил итә. Татарстанга вакцинаның 200 меңгә якын дозасын китергәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading