16+

Тормыштан алган хикәят: «Әрсез затлар куна калды»

09 июня 2025, 11:39
692
0
0
Уку өчен 7 минут

Әйбәтләп сорасаң, соңгы ыштанын да салып бирер дип, минем сыман беркатлылы бәндәләр турында әйтмиләр микән?

Тормыштан алган хикәят: «Әрсез затлар куна калды»

Әйбәтләп сорасаң, соңгы ыштанын да салып бирер дип, минем сыман беркатлылы бәндәләр турында әйтмиләр микән?

Белмисезме? Телемнең тик тормавы аркасында, көлсәң- көл, көлмәсәң - ела, хәлендә калдым бит әле, җәмәгать. Ашыктырмагыз, хәзер барысын да тәфсилләп сөйләп бирәм. 

1 нче Май бәйрәмендә классташлар белән очрашуны гадәткә керткән идек. Комлыкүл буенда учак ягып, шашлык кыздырып, кайнар көлгә бәрәңге күмеп, яшел чирәмле алан уртасына көйләнгән түгәрәк табын түрендә серләшеп- җырлашып утырган чагыбызда, “кандала даруыннан”кечтеки генә авыз итүебезне сезгә сер итеп кенә әйтәм. Бер-ике чәркәне әйләндереп каплагач, күңелләр мәтәлчек атты, телләр чишелде. Сыйныфташларым берсен-берсе уздырып мактанышырга кереште. Габделфәт яңа машина алган. Каюм кодтедж салган. Гөлфания Парижга барган. Рәхиләнең улы Мәскәүгә китеп, төшемле урынга эшкә урнашкан. Илһамиянең олы кызы яһүркә кияүгә чыгып, Израилгә китеп барган. Илмасның Илһамы Себердән баеп кайткан... Гөлбикә, ахирәткәем, гестапога плен төшкән тешләк партизан сыман, нишләп син генә авызыңа су капкандай, шыпырт кына утырасың? Башкалада яшисең, зур заводның кадрлар бүлегендә нәчәлник кәмәше түгелме соң син? Нужәли безне шаккаттырып, телне шартлаттырырлык кызыклы яңалыгың юк? – дип, Миләүшә касыгыма төрткәч, аптырашка калдым.

Нәрсә турында сөйләргә соң сезгә, яшьлек дусларым? Яшьлек юләрлегем аркасында, янып сөйгән ярымнан колак каккач, япа- ялгыз көн итеп маташуымны әйтмәсәм дә беләсездер. Офистагы кайбер хезмәттәшләрем исерек ирләреннән, явыз каенаналарыннан зарланганда, эчтән генә: әле дә ярый берәр юньсез бәндәгә бәйләнеп, эт көнендә тукмалып иза чикмим.Үзем – баш,үзем – түш. Күңелем тарткан җиргә чыгып китәм. Күзем төшкән нәрсәне алып ашыйм, җаным теләгән киемне алып киям. Сүз әйтүче, көнләшеп каныма тоз салучы бәйләнчек ирем юк – чирем юк, дип үз-үземне юатам. Картлыгымда ялгыз калудан куркып, кайберәүләр сыман, никахсыз бала алып кайтырга җөрьәт итмәдем. Иманлы гаиләдә туып үскәндә алган ныклы тәрбиям ялгыш юлга басудан саклагандыр, мөгаен. Минемчә, сабый тигез - тату гаиләнең саф мәхәббәт җимеше булып туса, әти- әнисенең йөрәк җылысын тоеп үссә генә бәхетле була. 

Онытып торам лабаса, үзем утыртып үстергән соклангыч матур гөлбакчам бар бит минем! Шул хакта сөйләсәм, дусларыма кызык булырмы икән соң? Авыл баласына физик хезмәт ят түгел. Кечкенәдән җир эшенә кулым ятса да, унынычыны бетергән елны, гектарлы чөгендер басуында җәйге челләдә артны туңкайтып чүп утаганда, беләкләрне, муеннарны кигәвенгә талатып иза чигүнең тәмен тапмадым. Ач таңнан торып, кара көздә фермада сыер савып кардым. Мал астын тазарту, авыр бидоннар күтәрү күңелемә ятмады.Авылны яратсам да, авыр физик хезмәттән туеп, унсигез яшемдә калага чыгып качуымны яшермим. КАИ ны кызыл дипломга тәмамлагач, моторлар заводның кадрлар бүлегенә эшкә урнашу бәхете елмайды.Үкчәле түфлиләремне текердәтеп, асфальтка тек- тек басып йөрү, кара эрҗинкә бутый сөйрәп, ферма сазын еру түгел шул инде. Тырышып эшли торгач, уңайлы фатирга тиендем. Чираттагы ялларымда дөнья гиздем, круизларда йөрдем.Әмма нидер җитми, тынгысыз күңелемнең кайсыдыр төше китек сыман булып тоелды. Җирсү галәмәтенә түзә алмагач, Идел буендагы бакчачылык ширкәтеннән алты сутыйлы җир кишәрлеге сатып алдым.

Банкка бурычка батсам баттым, бер җәйдә җыйнак кына йорт салып кердем, икенчесендә шуның янәшәсенә ак мунча бастырып куйдым. Атналык ялларым да, чираттагысы да җирнең җәннәт почмагындагы дачамда бик күңелле үтә. Кая барсам да, бәясенә карап тормыйча, агач-куак, чәчәк үсентеләре сатып алып кайтып утыртам.”Садовый мир” кибетенә керсәм, тәмам башны югалтам. Сәүдә үзәге ябылыр алдыннан, сакчылары әйдәкләп ишектән чыгарып җибәрмәсә, кесәмдәге бөтен акчам беткәнен дә сизми калыр идем, билләһи. Бакча җене кагылуы аркасында, дачамда нәрсә генә үсми! Затлы алман розалары, Голландиядән кайтартылган кыйбатлы гортензияләр, шәмәхә, алсу, чуар, сары күбәләкләрдәй ирислар, ал чәчәкле бальзаминнар, ап-ак азалияләр, куе кызыл, алсу, ак “фата” кигән көяз чалмабашлар, сихри гүзәллеккә ия флокслар, оялчан кызларга охшаган – алсу битле ләләләр, серле нәркисләр, әрсез настурцияләр, горур лилияләр чәчәккә күмелеп утырганда, матурлыктан күзләр камаша. Бакчамда чияләрнең күп төрлесе мул уңыш биреп сөендерә башлады.

Каракучкылысы, кызыл җимешлесе, йөнтәсе алланып-балаланып, алдыма тамарга тора.Татлы абрикослар, сусыл грушалар, алмаларның әллә ничә төре, карлыганнарның нинди генә сорты юк! Җыеп кына әйткәндә, үз кулларым белән тудырган гүзәллек дөньясы! Чып-чын байлык бит ул минем өчен. Җирдә казынуым – җан рәхәте. Күңел хушы. Биредәге һәр үсемлеккә күз нурларым түгелгәнгә күрә, һәркайсы күңелемә якын. Һәрберсенең үз сере, үз холкы бар кебек. Бакчамны ихластан яратканга күрә, очрашу кичәсендә шуның видеоязмаларын күрсәтеп, авыртмаган башыма тимер казык эзләп табуымны сизми калганмын...
 Пикниктан дачама кайткач, ярты төнгә чаклы китап укып яттым. Икенче көнне иртәнге биштә кесә телефоным шалтырап, җылы урынымнан сикертеп торгызды. Баш эшләми, йөрәк сикерә. Бәйрәм көнне таң төбеннән кайсы хәерсезе бимазалый? Минем йокылы-уяулы, аңкы-миңке чагымда башымны бутап, оятсыз мошенниклар соңгы акчамны таларга уйлаганмы әллә? Ачуымны чыгарып, шалтыратмагыз әле. Сезгә чыгарып тоттырырлык артык байлыгым юк, дип уйлап, кызыл кнопкага бастым. Җылы, чиста, йомшак урыныма кереп чумдым. Туйганчы йокы симертергә исәбем. Шалтырау рәттән өч мәртәбә кабатлангач, котым ботыма төште. Әллә авылдагы карт әбекәйнең хәле авырайганмы? Күрше-күлән шаллтыратмыймы икән? – дип, трубканы яңагыма терәдем. Кычкырып торган мишәр шивәсе колакны ярды: 

-Иллә дә къаты йокьлыйсың икән, кьы-ыз! Кьалага күченгәч, тәмам ата ялкауга чыкькансың ахрысы? Мәҗит белән бүген сиңа кунакка киләбез. Чәеңне-мәеңне хәстәрләп, мунчаңны ягып куйган бул! – дигәң чәңгелдек тавыш ишетелде. – Нәмәкәйгә эндәшмисең? Танымадыңмы әллә? Хи- хи- хи! Дүртенче класска тиклем синең белән бер партада утырган Капйот Миңнисасы бит инде. Тилифун нумирыңны энекәшеңнән сорап алдым. Каруче, сәгать ярымнан Моркваш юлы чатына тиклем килеп җитәбез. Шунда чыгып каршыларсың! Навчәкий ыслучай, бакчаңның төгәл адресын әйт әле. Дачыңны навигатор табып бирмәсме?

Менә сиңа мә! Авыртмаган башка тимер тарак, димәсәң. Кунакка киләләр, имеш. Миңниса миңа беркем түгел. Ни брат, ни сват, диләрме әле. Аңа минем дачада ни калган? Кечкенәдән борчагыбыз пешми, серләребез килешми. Нәфесле нәсел дәвамчысы ул. Бурычка акча йә әйбер алсалар, кайтарып бирмиләр. Харам малдан тайчынмыйлар. Юлда кыек ятканны кыстырып китү аларга чүп тә түгел. Ояла, кыенсына белмиләр. Үзләренә ни булса да кирәксә, күзеңә черки булып керәләр. Тасма телләнеп, кемне булса да “саварга” остарып беткәннәр. Шул гадәтләре күңелемә ятмый.Кушаматлары кыланмышларына иллә дә мач килә соң. Халык әйтсә, хак әйтә шул. Мәктәптә укыганда, берөзлексез аны-моны сорап аптыратуы җитмәгән. Рөхсәт сорамыйча, сумкама кереп, өр-яңа буяу карандашларымны, яңа дәфтәрләремне алып, тәмам теңкәмә тия иде. Бер елны классташлар очрашуына кайткач, Миңниса турында сер итеп кенә: ”Яше кырык ягына авышкач, хатын аерган бер карт түрә кәмәшен йортка керткән иде. Йолкындый ире, кәнәфиеннән бик оста файдалана, ди. Бушка ашарга, рәхәт яшәргә күнеккән бәндә булып чыкты. Чиләгенә капкачы табылган икән“, – дип сөйләгәннәр иде. Ул чакта: “Миңа димәгәйләре, теләсә ничек яшәсеннәр, тик миңа гына тимәсеннәр,” – дип җавап биргән идем. 

Йокым туймаса да, үземне ирексезләп, урыннан торырга мәҗбүр булдым. Чакырылмаган кунакларны каршыларга әзерләнә башладым. Гомергә бер килгән авылдашым алдында йөз кызарту килешмәс. Авылга кайтып гайбәт чәчеп, якыннарымның колакларын сасытуы бар. Мул итеп ит салып, зур кәстрүлне газ плитәсе өстенә утырттым. Ашым кайнаган арада, камырым кабарып менде. Дәү бәлеш бөреп, духовкага озаттым. Мунчага су тутырып, миченә ут элдердем. Телефоным янәдән пипелдәгәч, ”Матиз”ыма утырып, юл чатына таба элдертү иде исәбем. Өлгермәдем. Дача өем каршысына мунча бурасы зурлыгы кара “Джип” килеп туктады. Аннан әүвәле шөлди гәүдәле, яшькелтсу-зәңгәр күзле Миңниса сикереп төште, мине кысып кочаклап алды. Кулыма түгәрәк авыл ипие тоттырды. “Күчтәнәчнең самый затлысын апкилдек, җәшти. Ипидән олы ризык юк бит”, – дип, иләк авызын әрекмән колакларына тиклем җәйде. Сирәк тешле тарак сыман” байлыгын” күрсәтеп, ихластан елмайды. Күәс кисмәге юанлыгы, пеләш башлы, карсак буйлы, салынкы куе кашлы, алтмыш яшьләр чамасындагы калын күзлекле ир салоннан тәгәрәп килеп чыкты.

Иренеп кенә минем якка күз ташлап, җиңелчә баш какты да, машинасының багажнигына кереп чумды. Анда шактый актарынгач, алагаем зур берничә кара капчык тартып чыгарып, хатынына тоттырды. Үзе ялтырап торган “штыковый” көрәк алып кереп, капканың эчке ягына сөяп куйды. Минем сәерсенеп карап торуыма исе китмичә, ялтын-йолтын карангалап, бакча буйлап китте. Ым кагып, хатынын үзенә ияртте. Мин өйгә кереп, ашыга-кабалана табын көйләргә керештем. Барысы да әзер булгач, кунакларымны өстәл янына чакырырга чыксам, гаҗәпләнүдән артыма утыра яздым. Чәчәк, җиләк түтәлләрем актарылган, җиләк-җимеш бакчасыннан гүя Мамай явы узган. Мәҗит белән Миңниса, ике төп роза куагым белән бер төп алтынсу карлыганымны, яшел җимешле крыжовнигымны, яңа гына яфрак ярып маташучы затлы гортензиямне, тәбәнәк буйлы берничә төп ирисымны, өч төп пионымны, яшь төче чия үсентесен, чәчәккә бөреләнгән иртә өлгерешле виктория җиләкләрен казып алып, алагаем зур капчыкларына тутырып куйган иде. Мәҗит клонсыман яшь алмагачымның төбе әйләнәсен казырга керешкәч, түзмәдем, көрәгенә барып ябыштым. Тамагыма гарьлектән әче төер тыгылса да, елмаеп эндәшергә үземдә көч таптым.
-Ашау эшне калдырмас, “кадерле” кунаклар! Табын янына рәхим итегез. Хасиятләп баскан, нәзек итеп кискән өй токмачым куера, мәтрүшкәле- бөтнекле чәем суына күрмәсен! Ит бәлешем кызарып пеште. Мунчам өлгерде, – дип көч хәлгә телемне әйләндереп әйтеп бетердем. Төшке аштан соң, мунча кереп чыккач, чәйләп-мәйләп утырганда, кунакларның телләре чишелде. 

-Галәмәт расхутлы чагыбыз, малакаччаем! Яңа нигездә ике катлы йорт җиткезеп кердек. Әйләнәсендә җиләк-җимеш бакчасы ясарга исәп. Синдә затлы үсемлекләр күп икәнлеген белгәч, үсентеләрне әллә каян эзләп маташмадык инде. Гаеп итмәссең. Үз үтерми, ят ярлыкамый, диләр бит. Чит кеше түгелсең, хәлебезгә керерсең, мәйтәм. Фчүтеки авылдаш. Җитмәсә, классташ кына түгел, кәйме-яхшымы – партадаш та бит әле син, – диде Миңниса, күзләремә мөлдерәтеп туп-туры карап.

- Да-а-аа! Синең эшләр худта икән бит, Гөлбикә. Тормышың көйле. Бер башың да, дугайланып торган ике кара кашың. Ач тамаклы биш балаң биш җирдә ашарга сорап елап ятмый. Минекеләр сыман, атлаган саен акча сорап тинтерәтүчеләрең булмавына сөенеп яшәр чагың. Яраткан (???) авылдашыңа болын тиклем бакчаңнан берсәк өлеш чыгарганнан бөлмәссең. Сиңа калганы да җитәр, – диде Мәҗит, белдекле кыяфәт чыгарып. 

Әрсез затлар куна калды. Аларны озатып кергәч, сөмсерем коелып, таланган бакчам буйлап уздым. Клонсыман алмагачым үскән урында тирән чокыр караеп торуын күрәч, тез буыннарым калтыранды, йөрәгем чәнчеп алды. Кай арада казып алып чыгып киткән хәерсез Капйотлар. Сыйландылар, төянделәр. Рәхмәт әйтергә генә оныттылар... 

Хәмидә Гарипова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading