Казанның Совет районында «Ракета» спорткомплексында бүген элеккеге хакимият башлыгы Альберт Камалиев истәлегенә яшь көрәшчеләр арасында көрәш бәйгесе булып узды.
Скопировать ссылку
Казанның Совет районында «Ракета» спорткомплексында бүген элеккеге хакимият башлыгы Альберт Камалиев истәлегенә яшь көрәшчеләр арасында көрәш бәйгесе булып узды.
Бәйгедә 7 команда көч сынашты. Ул Совет районының көрәш буенча вәкилләре тырышлыгы белән уздырылды.
Ниятләрен районның хәзерге хакимият башлыгы Роман Рамиз улы Фәтхетдинов та хуплаган. Командалар беренчелегенә килгәндә, Совет районы - I, Авиатөзелеш - II, Яшел Үзән көрәшчеләре III урынны яулады.
Әйткән сүз - аткан ук! Әле күптән түгел генә Казандагы ярышларның берсендә Совет районының көрәш буенча вәкиле Илнар Кәлимуллин белән сөйләшеп торганда, шундый турнир оештырырга теләүләре турында әйткән иде. Ниятләрен чынга ашырып та куйдылар. - Альберт Камалиев 16 ел дәвамында хакимият башлыгы булып эшләгән чорда, Совет районы көрәшчеләре бик көчле команда иде. Район башлыгы гел ярдәм итеп торды. Көрәшче егетләргә фатир, бүлмәләргә хәтле алырга булышты, - дип искә ала Илнар Кәлимуллин. - Атказанган тренер, спорт остасы, көрәшче Рафил Әхмәтханов тренер булып килде. Мин үзем 1997 елларда анда шөгыльләнә башладым. 1990 еллар ахыры - 2000 еллар башы - команданың гөрләп торган чагы. Ул чакта 30 га якын көрәшче шөгыльләнә иде. Шулар арасында Илфир Әнвәров, Айрат Галимҗанов, Вил Усманов, Рамил Шәфыйков, Айрат Гәрәев, Рөстәм Хашимов, Шамил Абдрахманов, Фәргать Фәйзуллин һәм башка көчле көрәшчеләр-лидерлар бар иде. 10-15 ел элек, Рафил Әхмәтханов киткәннән соң, команда да бетте. Соңгы елларда, гомумән, Совет районында көрәш сүлпәнәйде. Моңа борчылып тора идек. Ничектер, районда яңадан көрәш күтәрелсен, кайчандыр гөрләп торган спортзаллар кабат җанлансын иде, дип теләдек. Шундый ниятләр белән әкренләп эш башлап җибәрдек. Спортзалларда Данир Мулюков, Радик Гафуров кебек талантлы көрәшчеләребез тренерлык эшен алып бара. Аз булса да яңа сулыш килеп керә кебек. Планнарыбыз зур. Район җитәкчелеге, Казан көрәш федерациясе, тренерлар, көрәшчеләр бер фикердә булып эшләсәк, уңышларга ирешми калмабыз, дип ышанабыз.
Совет районының нәтиҗәләре дә юк түгел кебек. Әйтүләренчә, рейтингта моңа хәтле 40-50нче урыннарга хәтле төшкән иде алар. Хәзер турнир таблицаларында 19 нчы урынга менә алдылар.
Алга таба да шундый турнирлар үткәрелеп торсын, Совет районы яңадан югары баскычларга менсен иде, дип теләп калабыз. Мондый турнирлар балаларны канатландыру өчен дә бик кирәк. Ярышлар - алар өчен бәйрәм, яңа җиңүләр, бүләкләр, яңа дуслар!
Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә көрәш буенча тренер Фирдүс Зәйнуллин белән дә әле генә шул хакта сөйләшеп алдык. Ярыштан сөенеп кайткан мәлләре иде. - Осиново бистәсеннән 8 көрәшче бала алып килдем. Шуларның бишесе призлы урыннар алып кайтты: 3есе - I, 2се III урын яулады. Бу - бик яхшы күрсәткеч! - дип сөйли Фирдүс. - Турнирны матур оештырдылар. Бүләкләре дә яхшы. Балалар бик канәгать, алар белән бергә без дә. Илнар Кәлимуллинга да, Казан көрәш федерациясе рәисе Расих Габдрахмановка да рәхмәт кенә! Илнар яшь буынны күтәрә, зур тырышлык күрсәтә. 2012 елгы һәм аннан яшьрәк балалар өчен Татарстанда ярышлар азрак уза. Шундый турнирлар алга таба да оештырылып торсын. Алдагы ярышларда да шулай матур күрешүләр насыйп булсын иде, дип телибез. Ә без Фирдүс Зәйнуллин һәм оештыручылар сүзләренә кушылабыз.
Комментарийлар