16+

Шәхси клиникаларда нинди кимчелекләр ачыкланган?

04 июня 2025, 16:03
327
0
0
Уку өчен 2 минут

Шәхси клиникаларда сыйфатсыз хезмәт күрсәтүләр күбәйгән.

Шәхси клиникаларда нинди кимчелекләр ачыкланган?

Шәхси клиникаларда сыйфатсыз хезмәт күрсәтүләр күбәйгән.

Татарстанда шәхси клиникаларга шикаятьләр саны арткан. 2022 елдан аларда күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булмаучылар икеләтә диярлек күбәйгән. Барыннан да бигрәк стоматология һәм косметология юнәлешләрендә эш итүчеләргә “эләгә”.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе 2022 елда шәхси клиникаларга 189 шикаять кабул иткән. Былтыр исә аларның саны 350гә кадәр арткан. 
-    Әлбәттә, абсолют күләмдә бу аз сан, әмма шуны аңларга кирәк, дәүләт органына ярдәм сорап, үз мәсьәләләренең  хәл ителүенә өметләрен югалткан иң сабыр халык мөрәҗәгать итә, - дип белдерде ведомство башлыгы Марина Патяшина.

Шикаятьләрнең 40%ы — сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә, нигездә, стоматология өлкәсенә; 
20%ы — кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту; 
13%ы – тиешенчә мәгълүмат бирелмәгән: кулланучылар хезмәтләрнең бәясе, үтәү сроклары яки кредитлау шартлары турында кисәтмәүләрен билгелиләр; 
5%ы — медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруның законлылыгы мәсьәләләре; 
20%ы — башка шикаятьләр. Әйтик, медицина оешмалары салым чигерүе өчен белешмә бирмәү һ.б.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламәтлекне саклау мәсьәләләренә өстенлекле игътибар биреләргә тиешлеген ассызыклый. Соңгы биш елда республика хастаханәләрнең матди-техник базасын ныгыту буенча зур эш башкарды. Шул вакыт эчендә 20 мең берәмлек заманча җиһаз сатып алганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading