“Гафу ит, кызым! Гафу ит ит инде мине... Бүгенге акылларым булсамы? Минем дә, синең дә тормыш башкача булыр иде шул, – дип, юлга кузгала башлаган Зөлфиясенең аркасыннан йомшак куллары белән сыпырып үтә ул.
Шулай озатканнан соң, Зөлфия юл буе сулкылдап, елап кайта, ә Зөбәйдә карчык, үз өенә кереп, күз яшьләренә ирек бирә. Үз баласына ана җылысы биреп үстерә алмаганы өчен, соңгы елларда бигрәк тә үзен өзгәли башлады ул. Ярый әле Зөлфиясе үчле, ачулы бала булып үсмәгән. Кызы килеп хәлен белеп киткән саен Зөбәйдә, хәтер җайдагына утырып, яшьлегенә кайта.
Зөбәйдә белән Әхсән бик яратышып өйләнеште. Тик гаилә бәхетләре генә озакка бармады. Төп йортта бергә яшәгән яшьләр аерым яшәргә йорт салырга хыялланып йөргән көннәрдә Әхсән агач астында калды. Малайларының үлемен кайнанасы никтер Зөбәйдәдән күрде, имеш, алар бергә генә төп йортта яшәгән булсалар, Әхсән исән булыр иде. Төп йорт дигәне дә алты почмаклы йорт иде, анда кайнана-кайната, Әхсәннән кала, кияүгә чыкмаган ике сеңлесе һәм ике кечкенәрәк энесе бар иде. Шуңа күрә дә яшьләрнең аерым үз почмакларын булдырасы килгән иде, тик язмыш үзенчә хәл итте дә куйды. Әхсәнне кырыгын үткәргәннән соң, бу йортта яшәүнең мәгънәсе калмады, Зөбәйдә әти-әнисе йортына кайтып китте. Корсагы беленә башлаган килен артыннан шапылдап коридор ишеге генә ябылып калды. Бер булып китеп, икегә әйләнергә торган Зөбәйдәне туган йортында да кочак җәеп каршы алмадылар, шулай да башка барыр җире юклыгын аңлаган әтисе каршы килә алмады.
Зөбәйдә үзен-үзе белә башлаганнан бирле гаиләдә әтисеннән куркып үсте. Әтиләре зур гәүдәле, аз сүзле, усал карашлы, кырыс һәм коры кеше иде. Гаиләдә аның сүзе генә закон кебек булды. Әниләре киресенчә, кечкенә генә гәүдәле, аз сүзле, сабыр һәм үтә дә боек карашлы иде. Зөбәйдә әтисенә каршы әнисенең бер сүз әйткәнен дә хәтерләми, никтер ул, карусыз булып, ире әйткәнне тиз генә эшләп куяр гадәтле иде.
Тормыш үз агымы белән акты. Зөбәйдә дә үз язмышы белән килешкәндәй булды. Авыр вакытларда әнисе һәрвакыт терәк, сеңелләре ярдәмче булды. Зөбәйдәнең кызы туды, аңа Зөлфия дип исем куштылар. Сабый, өйдәгеләрне аңлагандай, бик тыныч булды, бераз гына шыңшый башласа да, гаилә башлыгы тамак кыргалап йөреп, ризасызлык күрсәтә, ахырдан өйдән үк чыгып китә иде. Зөбәйдәнең баласын да ул онык диеп, бер тапкыр да кулына алып сөймәде. Шулай берничә ай вакыт үтте.
– Зөбәйдәне кияүгә алырга киләләр, – дип кичке аш вакытында гаиләдәгеләрне шаккаттырды әтисе. – Киләсе җомгага итәк-җиңнәрне җыйгалап торыйк, болай бер йортта мыжгып ятып булмас. Әнисе аптырап калды, кечкенә кызының биләүләрне алыштырып йөргән Зөбәйдә куркудан куырылып куйды. – Кем килә, Зөбәйдә беләме соң ул кешене? – диде әнисе. – Белми. Танышырлар. Бер тапкыр да өйләнмәгән буйдак егет. Минем служакның улы. Тормышлары җитеш, – диде әтисе, җаваплап. – Баланы беренче вакытка алып калырбыз. Үзләре яшәп китсеннәр. Егет кеше чит кеше баласын яратмас. Аннан күз күрер...
Аннан күз күрер дигән сүзнең арты кыска булды. Әтисе Зөбәйдәнең курку баскан күзләрен күрмәде, баласыннан аерылуның газаплы булуына игътибар да итмәде, әйтерсең лә үз балаларының язмышын хәл итү түгел, ә кибеттә ни беләндер сату итә... җомга көнне җыенырга кушты да, шуның белән сүзне озайтып тормады. – Әти! Мин бит ул кешене күргәнем дә юк! Ә балам, – дигән сүзләре һавада эленеп калды.
Зөбәйдә аңлый иде инде, туган йортта аңа урын юк, ул биредә артык кашыкка әверелде. Тик ул бит үз язмышын үзе сайламады, Әхсәне исән булса, башы да кадерле булыр иде, баласы да ятим булмас иде. Башка чара юк, кечкенә бала белән кемгә барып сыенсын да, кемнән ярдәм көтсен ул. Язмышы белән килеште. Зөбәйдәгә ир буласы кеше төскә-биткә чибәр генә булып чыкты, Зөләйха аның йөзендә хәтта Әхсәннең чалымнарын да күргән кебек булды. Алар яшәгән авыл Башкортстанның иң читендә урнашкан бер районда булып чыкты. Зөбәйдәне никахлап озаттылар, кечкенә Зөлфия әти-әнисе йортында калды. Бала белән аерылуның авыр һәм хәсрәтле мизгелләрен Зөбәйдә йөрәге аша үткәрде, елаудан аңы томаланыр дәрәҗәгә җитте. Артка юл юк икәнен әтисенең усал карашыннан аңлады, Зөлфия кечкенә сеңлесенең кулында йоклаган килеш калды.
Кияүдәге яңа тормыш Зөбәйдәне тиз бөтереп алды. Яңа җиткергән йорт, зур каралты-кура, бакча, абзар тулы мал-туар һәм кош-корт. Кайнана һәм кайната тиешле кешеләр күрше йортта гына көн итәләр, тормышлары чынлап та җитеш иде. Көн артыннан көн үтте, Зөләйха берничә тапкыр баласын алып килү турында сүз башлап карады. Тик ире аны я ишетми, я җавапсыз кала. – Матурым, безнең бит үзебезнең балаларыбыз булачак, минем үз балаларымны карыйсым килә, – дигән җавап ишетә иде Зөбәйдә. – Соң Зөлфия дә бит минем балам! Әйдә кайтып алыйк инде, – диде Зөбәйдә.
Ире әле вакыты юклыгын, чәчүләрне тәмамлыйсы, аннары печәнгә төшәсе, бакчаларны утыйсы барлыгын тезеп китте. Имеш, бераз эш беткәч, кайтып алачаклар, анда инде бала да үскәнрәк булачак икән. Зөбәйдә күнсә дә күнде, күнмәсә дә күнде кебек. Аннары Зөбәйдә үзенең авырга калуын белде. Иренә бу хакта әйткәч, ире сөенеченнән аны кулларында күтәреп әйләндерде. Зөбәйдә үзен бу мизгелдә чын бәхетле итеп тойды, тик еракта калган кечкенә кызы өчен йөрәге сызды. Аннары үзен, ярый, чит кешеләр янында калмады ич, әби-бабасы, апалары белән калды, дип юатырга тырышты. Зөбәйдәнең бәби табар көннәре якынлашты. Ул ир бала тапты. Кечкенә бала белән юанып, еракта калган бала кайгысы бераз онытылып та торган кебек булды. Тик улын имезергә алган саен, кызы күз алдына килде. Зөбәйдәнең тормышы җитеш, ире аны ярата, кайгыртучан булды.
Тик нигәдер Зөлфия генә бу яңа тормышка сыймады. Җиргә тагын язлар килде, Зөбәйдә кызын бик сагынды. Менә алар Зөбәйдә белән туган йортка җыеналар, көне буе юлда булсалар, кичкә ул Зөлфиясен кулына алып сөячәк, шашып-шашып кечкенә битләреннән үбәчәк. Зөбәйдә кызына да, туганнарына да мулдан күчтәнәчләр әзерләде.
Кайтып, әти-әниләр белән күрешү мизгелләре, очрашу, кочаклашулар арасында Зөбәйдә кызын эзләде. Тик каршына кечкенә кызчык йөгереп чыкмады.
– Ни, кызым, Зөлфияне Әминә апаң кунакка алып киткән иде бит әле. Синең... сезнең килгәнне белсәк, алып кайткан булыр идек, – диде әтисе. – Ярар, менә кияү белән иркенләп кунак булырсыз, кечкенә оныгымны да алып кайткансыз икән. Әтисе беренче тапкыр Зөбәйдәнең баласын онык дип атады, югыйсә, Зөлфия дә аның оныгы бит, тик ул аны бер тапкыр да бабасы кулына алып сөйгәнен хәтерләми.
Зөбәйдәнең Зөлфияне бик күрәсе килгән иде. Тик икенче районда яшәгән Әминә апаларга юл ерак иде. Әтисенең сеңлесе Әминә ире белән генә яшәүче парлар иде. Аларның балалары булмаган, шуңа күрә кечкенә Зөлфияне вакытлыча кунакка түгел, ә бөтенләй кызлыкка алып киткәннәрен Зөбәйдәгә әйтеп торуны кирәк табучы булмады. Зөбәйдәне кияүгә биреп җибәргәч, кечкенә Зөлфияне карарга кеше кирәк иде. Очраклы гына кунакка килгән Әминәгә ятим калган Зөлфияне алып китү авыр булмады. Колхоз председателенә хәлне аңлаттылар да, ул, сәркатибен чакырып, документларны әзерләргә боерды. Берничә сәгать эчендә Зөлфия Әминә апаларыныкы булды да куйды.
Зөбәйдә чираттагы кайтуында да Зөлфияне күрә алмагач, гаҗиз булды. Сораулы карашы әнисенә, аннары әтисенә төште. Хәлне аңлатып сөйләгәч, Зөбәйдә тораташ булып катты да калды. – Нәрсә елап торасың? Тормышың җитү, ирең бар, оныгыбыз үсә! Зөлфиянең дә бөтен әйбере дә бар, аның өчен кайгырасы юк! Баланы кире алу турында уйлама да, чөнки сине килеп алганда ук, кияү чит кеше баласын тәрбия итмәячәген әйткән иде, – диде әтисе. – Әминә апаңны да яхшы беләсең бит. Зөлфиягә анда яхшырак. Аның бөтен әйбере бар, балаңның өсте бөтен, тамагы тук. Үскәч, үзе хәл итәр, сиңа барып торасы килсә, барыр, бармаса – юк. Кыз бала ул кунак кына, кияүгә чыга да китә. Анда барып, Әминә апаңны да, кызыңның да йөрәген яралап йөрисе юк.
Зөбәйдә баласын яклап та, үзен яклап та әтисенә сүз әйтә алмады. Бәлки чынлап та шулай яхшырактыр. Тик баласыннан аерылган ана күңеле генә, кан саркып, эчтән елады.
Ел артыннан ел узды. Зөлфиягә сигез яшь тулды. Зөбәйдә ире һәм ике улы белән туган нигезгә кайтты, бу вакытта Әминә апасы белән Зөлфия дә аларга кунакка килгән иде. Очрашу көтелмәгәндә булгангамы, Әминә апасы бераз куркыбрак калды. Бөтен курыкканы – Зөлфияне аннан алып китүләре. Зөбәйдә, йөгереп барып, кызын кочагына алды. Шашып-шашып битләреннән үпте. – Әнием, бу апа мине нигә шулай ярата, – дип, Зөлфия Әминә апасы янынарак елышты, Әминә апасын “әни” диеп атады. – Кызым, Зөлфиям минем! Мин бит синең..., – дигән җирдә Зөбәйдәне әтисе бүлдерде.
Зөбәйдә елаган тавышка ике улы да кушылып елый башлады. Алар чын-чынлап курыкканнар иде. Әлеге тамашаны күреп, Зөбәйдәне ире тынычландырмакчы булды. – Елап хәл ителә торган эш түгел. Балаңны да, балаларыбызны да куркытып бетерәсең. Кызыңны бу юлы, теләсәң, алып китәрбез, – диде ул. Зөбәйдә тынычлангандай булды. Әйе, һичшиксез, алып китәчәк, бу юлы кызы белән күрешкәч, аерылмас ул, үзе белән алып китәр. Әнә бит, ире дә каршы түгел икән хәзер.
Тик Зөбәйдә уйлаганча, барысы да тиз һәм җайлы гына булмады. Зөлфия, үз әнисен күптән онытып, Әминә апасын әни диеп уйлый иде. Киресенчә, үз әнисе Зөбәйдәгә чит итеп карады, ияреп китү түгел, алдына утырып, бер тапкыр сөйдермәде дә. Юллар тагын аерылды, шулай еллар үтте.
Зөлфия Әминә апасының кызы булып калды. Инде зур үсеп, үз әнисе белән аерылу тарихын белсә дә, Зөлфия Әминәне әнисе итеп күрде. Тормышка чыгып, беренче баласын кулына алгач кына, Зөлфия ананың балага булган хисләрен аңлады. “Зөбәйдә апасының” соңгы очрашуда аерылышу тарихын үзенә сөйләгәнен тагын бер тапкыр күңеленнән үткәрде. Әминә әнисе кагып-сугып үстермәсә дә, Зөлфияне үз әнисе белән күрештерергә куркып яшәгәнен аңлады. Аларны язмыш кына түгел, иң якын кешеләре аерган. Зөлфия үскәндә кимсенеп үсмәде, шулай да үз-үзен аңлый башлаганнан бирле, күңеленең бер почмагы китек булды. Әминә апасын әни диеп атаса да, үз әнисе янына китәсе килгән көннәре булды. Ана җылысы башка төрле булганын аңлады. Үзе тормыш коргач, Зөлфия үз әнисенә дә, Әминә апасына да еш кунакка йөрде, икесенә дә игътибарын, күчтәнәчен кызганмады. Үз әнисе янына кайткан вакытларда алар елый-елый сәгатьләр буе сөйләшәләр иде.
Зөбәйдәнең әти- әнисе күптән вафат, ире дә берничә ел элек мәңгелеккә китте. Әтисе үләренә берничә көн кала аны чакырып кайтарды, баласы белән аерганы өчен гафу итүен сорады. Тик гомер узган, Зөбәйдә аңа үпкә сакламый иде. Зөбәйдәнең ире дә соңгы көннәрендә хатыннан гафу сорады. Ике ул янына, бер кыз баланы сыйдыра алмаганы өчен ул да үзен гаепле тоеп яшәгән.
Индира Сәйфуллина
Фото: ИИ
Комментарийлар