Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унберенче утырышында депутатлар Россия Мәгариф министрлыгының «Туган тел» предметын «Россия халкы теле» дип үзгәртү турындагы боерыгына карата үз фикерләрен җиткерделәр.
Депутат Илшат Әминов сүзләренчә, төбәкләр фикерен исәпкә алмыйча федераль дәүләт белем бирү стандартларына төзәтмәләр кертү – куркыныч тенденция.
– Туган телләрне саклау мәсьәләсе якутларда да, татарларда да, башкортларда да, башка милләтләрдә борчу тудыра. Мәгариф министрлыгында туган телләрне Россия халыклары телләре дип үзгәртү турындагы боерык инде имзаланган. Мондый язмышны хәл итә торган кануннарны төбәкләр белән фикер алышмыйча кабул итү – бик куркыныч тенденция. Нәрсәдән куркалар? Бөтен халык катнашындагы фикер алышуыннанмы? Кертеләчәк, шул исәптән Татарстан Дәүләт Советы төзәтмәләреннәнме? Болар барысы да борчу тудыра. Ни өчен бу кануннарны киң фикер алышмыйча кабул итәргә тырышалар? – дип белдерде Илшат Әминов.
Аныңча, федераль дәрәҗәдә расланган үзгәрешләр, хәтта Россия Конституциясе күзлегеннән караганда да, уртак карамактагы предметларга карый. Әмма закон, депутат сүзләренчә, бик серле режимда кабул ителгән.
Башлангыч сыйныфларда туган телне укытуны ике сәгатьтән бер сәгатькә кадәр кыскартуга кагылышлы карарга да үз фикерен җиткерде. “Дөресен генә әйткәндә, ике сәгать тә аз әле. Атнага бер сәгатьтә нәрсә укытып була?” – дип борчылуын белдерде ул.
Бу уңайдан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Россия Мәгариф министрлыгына республиканың милли мәктәпләре өчен уку планын саклап калу үтенече белән хат юллануын хәбәр итте. Министр әйтүенчә, быелның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк кайбер үзгәрешләр барыннан да элек беренче сыйныфларга кагыла.
Фикер алышуга Камил Нугаев та кушылды. "Мин русча фикерлим, ләкин үземне татар дип саныйм. Россиянең күпмилләтле булуы – ул зур байлык. Илдә 200гә якын милләт исәпләнә. Аларны сакларга кирәк. Бу бик җитди мәсьәлә, – дип ассызыклап үтте Камил Нугаев.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла үзенең чыгышында «Иле барның – теле бар, иле юкның – теле юк» дигән мәкальне искә төшерде.
– Әгәр тел юк икән, димәк, аның иле дә булмый. Игътибар итегез, мәктәпләрдә милли компонентларны алып ташлау 2004 елдан башланды, һәм системалы рәвештә акрынлап рус теленнән кала башка телләрне юкка чыгару сәясәтен алып баралар. Моның артында кемнәр тора? Белмим. Ләкин бу, әлбәттә, шушы гасырда гына башланган эш түгел. Тарихка карасак, бу гасырлар дәвамында килә торган сәясәт. «Безне шулкадәр кыстылар – без алмазга әверелдек» дигән бер әрмән шагыйре. Без дә, күрәсең, шуңа әверелгән. Басымны тоймый да башлаганбыз. Чигенә-чигенә барганда, телебезне югалтабыз. Соңгы тапкыр халык санын исәпкә алуда 600 мең татар үз теленнән ваз кичкән. Бер миллион татарның кимүе турында әйтеп тә тормыйм. Моның төрле сәбәпләре бар. Шул ук демография мәсьәләсе дә, ләкин 600 мең кешенең үз телен югалтуы бик күп нәрсә турында сөйли. Телен югалта икән, халык үзе дә юкка чыга. Халык юкка чыга икән, дәүләтчелеге юкка чыга. Димәк, бу – безнең милли республикаларга да турыдан-туры янау. Шуны онытмасагыз иде: теле барның гына иле бар, иле барның гына теле бар, – диде Ркаил Зәйдулла.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышуга йомгак ясап, “депутатларның борчылуы аңлашыла, Россия – күпмилләтле ил, һәр халыкның телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау – безнең дәүләт сәясәтенең өстенлеге ул. Бу документны алгач, без аны игътибар белән карарбыз. Әлеге уңайдан республика үз сүзен әйтәчәк әле", – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.
Соңыннан журналистлар белән очрашуда ул Татарстан хөкүмәтенең Мәгариф министрлыгына һәм Россия хөкүмәтенә федераль дәүләт белем бирү стандартларыннан «туган тел» төшенчәсен төшереп калдыруга кагылышлы мәсьәлә буенча мөрәҗәгать әзерләячәген әйтте.
– Минем уйлавымча, бу мәсьәләдә аңлау булачак. Аңлашырбыз дип уйлыйм. Ышанам. Безнең хөкүмәт бу хәлне хәл итү өчен үз тәкъдимнәрен әзерли инде. Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар