16+

Каюм Насыйриның 200 еллыгы: тагын бер зур форум уза

19 июня 2025, 15:55
423
0
0
Уку өчен 3 минут

Казанда «Мәгърифәтчелек һәм мәдәниятара багланышлар: заманча тикшеренүләр контекстында Каюм Насыйри мирасы» халыкара фәнни форумы уза.

Каюм Насыйриның 200 еллыгы: тагын бер зур форум уза

Казанда «Мәгърифәтчелек һәм мәдәниятара багланышлар: заманча тикшеренүләр контекстында Каюм Насыйри мирасы» халыкара фәнни форумы уза.

Ике көнлек чара күренекле татар мәгърифәтчесе тууына 200 ел тулуга багышланган. Форумны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра. 

Төп темалар арасында – Каюм Насыйриның тарихи-мәдәни контексттагы мәгърифәтчелек эшчәнлеге, XIX гасырның икенче яртысында милли телләрнең үсеше, төрки халыклар әдәбиятының үзенчәлекләре, Урал-Идел буе халыклары традицияләре, шулай ук туган телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүгә заманча карашлар. 

Фәнни-гамәли семинарда Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан тикшеренүчеләре, шулай ук Россиянең әйдәп баручы фәнни үзәкләре – Мәскәү, Казан, Уфа, Нальчик, Махачкала һәм Чабаксар вәкилләре катнаша.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов видеоязма аша  җиткерелгән сәламләү сүзендә ассызыклап киткәнчә, Каюм Насыйри безгә, чын мәгънәсендә, бай мирас калдырды. Ул 40тан артык фәнни хезмәт һәм дәреслек бастырып чыгарган, татар теле, тарих һәм этнография өлкәсендә киләчәк тикшеренүләргә нигез сала. Аның хезмәтләре һәм куйган көче иң югары дәрәҗәдә бәяләнә. Бүген, Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулган елда, аның мирасы бөтенроссия күләмендә яңа яңгыраш ала. Әйтик, “Культура” телеканалында аның турында документаль фильм күрсәтелә, Россия Банкы Каюм Насыйрига багышланган истәлекле көмеш тәңкә чыгара.

- Каюм Насыйри дини кеше була. Ул исламны һәм фәнне гармонияле рәвештә берләштерә. Каюм Насыйри мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру татар халкының милли үзенчәлеген ныгыту өчен ныклы нигез булып тора һәм тынычлык, тотрыклылык һәм республикабызның алга барышын тәэмин итә, - дип билгеләде Рифкать Миңнеханов.

Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе Департаментының Милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин билгеләп киткәнчә, Каюм Насыйри замандашлары тарафыннан тиешенчә бәяләнми. Бик азлар гына Каюм Насыйриның зур потенциалын һәм педагог, тел белгече, язучы, этнограф, дин белгече һәм башка өлкәләрдә киңкырлы кызыксыну күреп ала.

- Каюм Насыйри хокуклы рәвештә гасыр символы булган шәхесләр арасында төп урыннарның берсен алып тора, Төрле буыннар өчен юнәлеш күрсәтүче булып тора, - ди Данил Мостафин.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әдәбиятта Каюм Насыйри образына тукталды. Каюм Насыйрига багышланган бер төркем әсәрләрнең дөнья күрүен, тарихи әсәрләр язган әдипләр арасында да Каюм Насыйри образына тукталучылар булуын искәртте. Шул ук вакытта XX гасырда аны берьяклы күрсәтү өстен итүен әйтте.

- Хәзерге вакытта бу калыплашкан фикерләр юк ителде, Баксаң, Каюм Насыйри ул кадәр үк ярлы да яшәмәгән. Әлбәттә, ул аскет булган, бөтен бөек кешеләр кебек ялгызлыкны яраткан. Татар замандашларыннан алга киткән булган, - дип билгеләде Ркаил Зәйдулла.

Форум кысаларында чит ил галимнәре дә чыгыш ясап, татар һәм үз мәгърифәтчеләре арасында тарихи параллельләр сузды, татар мәгърифәтчеләренең Кыргызстанда, Төркестандагы эшчәнлегенә тукталды.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading