16+

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада СИБУРИНТЕХ-НК яңа уку үзәге ачты

23 мая 2025, 20:05
496
0
0
Уку өчен 2 минут

Түбән Камада химиклар көнендә һәм СИБУР компаниясенең 30 еллыгында СИБУРИНТЕХ-НК инженер-техник экспертиза үсеше яңа уку үзәге ачылды.

Түбән Камада химиклар көнендә һәм СИБУР компаниясенең 30 еллыгында СИБУРИНТЕХ-НК инженер-техник экспертиза үсеше яңа уку үзәге ачылды.

Ул үз эченә заманча җиһазландырылган 42 уку аудиториясен, биш урам полигонын, 47 стенд һәм тренажерны ала. Үзәкнең гомуми мәйданы – якынча 3,2 мең квадрат метр, ул елына 15 мең кешегә, шул исәптән 2 мең студентка һәм 1,5 мең мәктәп укучысына исәпләнгән. Ачылу көнендә үзәкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.

«СИБУР җитәкчелеге белән без бу проектка акча кертергә килештек. Төзелеш ягы бездә, ә фәнни җиһазланыш аларда булды. Монда җиһазландырылган, иркен 40 аудитория, 95 программа, 11 юнәлеш бар. Республика ихтыяҗлары өчен күпне эшли алабыз. Җитди инвестицияләр, болар барысы да бик төгәл һәм әһәмиятле», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, СИБУР Татарстанда берничә зур сәнәгать проектын тормышка ашыра, ә аларны эшләү өчен квалификацияле кадрлар кирәк.

СИБУРИНТЕХның беренче уку үзәге 2019 елда Тубылда ачылган. СИБУР компаниясе составына «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаньоргсинтез»ны керткәч, компания хезмәткәрләре саны ике тапкырга диярлек арткан. Һөнәри белемнәрне арттыру өчен белем бирү платформасын алга таба үстерү зарурлыгы килеп чыга һәм Татарстанда икенче уку үзәге ачу карары кабул ителә. Монда Тубыл үзәгендә стажировка узган югары квалификацияле укытучылар белем бирәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading