16+

Миңнеханов: Геройларның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә

22 июня 2025, 10:30
935
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы башлануга 84 ел тулу уңаеннан социаль челтәрләрендә республика халкына мөрәҗәгать итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы башлануга 84 ел тулу уңаеннан социаль челтәрләрендә республика халкына мөрәҗәгать итте.

«22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышы башланган көн... Дәһшәтле еллар, киләчәгебез өчен гомерен корбан иткән геройларның батырлыгы турында истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә! Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган!» – дип язган ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук сугыш башлану турында видеоязма урнаштырган. Анда документаль кадрлар күрсәтелә. Кадр артында ветераннарның – Советлар Союзы Герое, Брест крепостен саклаучы Петр Гаврилов, армия генералы, хәрби тарихчы Мәхмүт Гәрәев, партизан элемтәче Рәисә Рылова, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Муса Галимҗанов, разведчик Юрий Поповның истәлекләреннән өзекләр укыла.

Россиядә 2025 ел РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading