16+

Җырчы Аида балага узган, тик...

Алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева (Аида исеме астында чыгыш ясый) социаль челтәрендә тетрәндергеч хәбәрле пост урнаштырган.

Алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева (Аида исеме астында чыгыш ясый) социаль челтәрендә тетрәндергеч хәбәрле пост урнаштырган.

Берничә атна элек мин хастәханәгә эләктем. Менә хәзер сәбәбен язам. Гыйнвар азагында үземнең авырлы икәнемне белеп алдым. Күкнең җиденче катында идем. Ләкин бу бәхет озакка бармады. Бер айдан соң мин кабат югалту авырлыгын кичердем. Табиблар баланың йөрәге типмәве турында хәбәр итте. Хастәханәдә шул сәбәпле яттым, хәзер дә ятам.

Ни өчен бу турыда язам, дигән сорауларны искәртеп: һәркем авырлыкны үзенчә кичерә. Минеке - сезнең белән уртаклашу. Мине аңларга тырышыгыз", - дип язган ул.

Аиданың әлеге авыр кайгысын уртаклашабыз һәм тизрәк савыгуын теләп калабыз. 

Искәртеп узабыз, берничә ел элек Аида кечкенә кызын фаҗигале рәвештә югалткан иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

28

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading