16+

«Тямай концерты», медиклар «марафоны» һәм «сугышлы» көрәш, яки Данил Галиев турнирында истә калганнар

Түбән Каманың «Шинник» спорткомплексында ике көн буе легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә көрәш ярышы узды. Шуны тамаша кылып кайтып барабыз әле.

Түбән Каманың «Шинник» спорткомплексында ике көн буе легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә көрәш ярышы узды. Шуны тамаша кылып кайтып барабыз әле.

"Тямай концертыннан ким түгел бу", "Шоу", "Медиклар марафоны"... Без, тамашачылар, әллә ниләр белән чагыштырып бетердек. 30 командадан (4 се - Казанныкылар: Яңа Савин, Совет районнарны, "Зилант"тан ике команда. Алга таба Казаннан җиде команда килсен иде, дигән теләктә калабыз. - Л.Й.) 252 көрәшче җыелган иде. "ШК" язганча, Чаллы - I, Лаеш - II, "Зилант" III урынны яулады. Лаеш Чаллыдан бер баллга гына калышты. Хөкемдарларны бу юлы утка тагын да катырак тоттылар. Кайбер очракларда "разборка"га берле-икеле генә түгел,  командалары, районнары - өерләре белән барып ябыштылар. Сабантуй! Тямай концертында халык шулай өере белән аңа барып ябырыла. Анда мәхәббәтләре кайнап инде, монда башкачарак. Ике көн буе хөкемдарлар тирәсендә тавыш тынмады. Ишетмәгән сүз калмады...
"Медик"ларны да җәлләп куйдым. Көрәшчеләр аларга сулыш алырга да ирек бирмәде . Һәр чыккан парга диярлек табиб чакырттылар. Җәрәхәтләр күбрәк булды шул...
Гел сөйли торган кайбер чемпионнарыбыз көтмәгәндә аста калды бу юлы: Лаеш районы өчен көрәшүче Алексей Абрамовны "Зилант" клубы көрәшчесе Райнур Фәйзрахманов отты. Чыгышы белән Арча районы Ашытбаш авылыннан булган Райнурга сокланып, комплиментларга күмеп бетердек.
- Алексейны отармын дип уйламадым. Әмма "настрой" бар иде, - ди чемпион Райнур. 
Чистай командасыннан чемпион Илнар Закировны Мамадыш районыннан Адель Мусин җиңде. Чаллы көрәшчесе Айназ Тимеров белән көрәшкәндә дә 4:4 балл белән тигезләштеләр, әмма Адель төшеп калды. "Өметле күренә", - дип телгә алдылар Адельны. 
Йомгаклап әйткәндә, Түбән Каманың легендар көрәшче Данил Галиев исемендәге шушы турнирны 30 ел дәвамында саклап, республиканың лидер командаларын да җыеп, дәрәҗәле итеп үткәрүе соклану уята. Әмма... Кызганыч, шундый зур шәһәр, районның үз командасы юк дәрәҗәсендә. Әлеге турнирда Түбән Кама командасыннан бер призер да булмады... Ялгышмасам, көрәш буенча бөтен район һәм шәһәренә бер тренер эшли, бәлки ялгышамдыр. Ә оештырулары ягыннан Түбән Камага зур рәхмәт белдерәбез!

Лилия ЙОСЫПОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading