16+

Шашлык тәмле дә үзе, әмма зыяны да бар

Май бәйрәмнәрендә күпләр шашлык сезонын ача. Дус-туганнар белән җыелып, бергәләп учакта ит кыздыру күпләр өчен инде традиция.

Шашлык тәмле дә үзе, әмма зыяны да бар

Май бәйрәмнәрендә күпләр шашлык сезонын ача. Дус-туганнар белән җыелып, бергәләп учакта ит кыздыру күпләр өчен инде традиция.

Әмма шашлык бер яктан файдалы булса, икенче яктан организмга зыян салуы да бар.

Сәламәтлеккә шашлык үзе түгел, ә аңардагы канцероген матдәләр зыянлы. Алар онкологик авыруларга үсәргә этәргеч бирергә мөмкин. Бу, гомумән, шашлыкка гына түгел, теләсә кайсы кыздырылган иткә кагыла. Иттән агып чыккан май табага яисә учакка эләккәннән соң бензпирен хасил була, ди белгечләр. Ул парга әйләнү белән өскә күтәрелә, шашлыкка куна һәм шул сәбәпле ризык зыянлыга әйләнә.

Моннан тыш, начар кыздырылган иттә бактерияләр һәм эчәк таякчыклары кала. Җәйге эсседә алар тагын да үрчи һәм эч китүгә китерергә мөмкин.
Организмга зыян салмас өчен зур кешегә көненә 150-200 гр шашлык ашарга була. Гарнирга яшелчәләр кулланыгыз. Ит белән бергә яшеллек һәм кара ипи ашагыз. Болар барысы да шашлыкның зыянлылыгын киметәчәк.

Шашлыкны майонез һәм кетчуп белән ашамагыз. Алар урынына натураль йогурт һәм томат согы куллану әйбәтрәк.
Шашлык ашар алдыннан тиз углеводлы ризыклар ашамагыз.
Шашлык ашаганда газлы яисә спиртлы эчемлекләр эчмәгез. Гади суга тукталыгыз.

Шашлыкны маринадлаганда кечкенә кисәкләргә кисегез.
10 яшькә кадәр балаларга кызыл иттән ясалган шашлык бирмәгез. Аларның ашкайнату системасы әле ныгымаган, шуңа күрә кыздырылган итне эшкәртү авыр булачак. 

Ашказаны, бавыр, ашказаны асты бизе һәм бөер авыруларыннан интегүчеләргә дә шашлык ашарга киңәш ителми. 
Әгәр шашлыкны, чамасын белеп кенә ашасаң, әлбәттә инде организм өчен файдасын да күрергә мөмкин.
Шашлык - хайван итендә була торган аксым һәм аминокислоталар чыганагы санала.

Әлеге ризыкта В һәм А төркеменә караган витаминнар һәм микроэлементлар күп.
Кызыл иттән ясалган шашлык тимергә бай. Тимер — анемияне профилактикалау өчен кирәк булган  элеметларның берсе.

Балыктан ясалган шашлык Омега-3 чыганагы булып санала. Балык мае начар холестеринны киметә, мускулларны үстерергә ярдәм итә.
Учакта ит майсыз кыздырыла, димәк, майда кыздырып пешерелгән ризыклардан файдалырак.

Тәмле шашлык ашыйсыгыз килсә, маринадланган ит сатып алмагыз. Гадәттә моның өчен куллану срогы чыга башлаган итне файдаланалар. Шуңа да ул тәмсез генә түгел, зыянлы да булуы ихтимал. Өстәвенә, ит "матур" күренсен өчен төрле консервантлар һәм буяулар кулланган булулары бар.

Шашлык өчен  майсыз ит сайлагыз. Ул файдалырак.
Маринад өчен натураль продуктлар кулланыгыз. Минераль су, лимон согы, кефир, алма яисә виноград серкәсе, итне йомшак итеп кенә калмый, бензпиреннарны да киметә.

Шашлык маринадлауның 3 ысулы


1. Мондый төр маринад итне берничә сәгать эчендә кыздырырга кирәк булган очракта яхшы. Аны минераль су белән ясыйлар.
Кирәк булачак: 3 кг ит, 1 кг суган, 1,5 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шашлык өчен тәмләткечләр, 0,5 литр минераль су.
Суганны ярымбоҗралап турарга һәм шашлык маринадланачак савытка салырга.

Шуның өстенә тоз, борыч сибәргә, тәмләткечләр салып, кул белән изгәләргә. Суганның бераз согы чыгарга тиеш.
Суганга минераль су, ит кисәкләре салырга. Яхшылап бутарга.
Ит маринадта кимендә 2 сәгать торырга тиеш.

2 . Соя соусы белән маринад күбрәк кош итеннән ясалган шашлыкка туры килә.
Кирәк булачак: 3 кг ит, 3 баш суган, кориандр, ысланган абага (паприка - рус.), кара төелгән борыч, чабер, 200 мл соя соусы, 100 мл чистартылган үсемлек мае.
Суганны ярымбоҗралап турап, ваклап туралган ит белән кушыгыз. Шуңа тәмләткечләрне өстәгез.
Соя соусы салып, яхшылап бутагыз. Тоз салмагыз, соус үзе тозлы.
Барысын бергә яхшылап бутап, итне 1,5-2 сәгатькә суыткычка куегыз. Иткә май да салырга онытмагыз. Болай эшләгәндә, ит сусыл булып кызачак.

3. Шашлыкны татлы булмаган йогурт белән дә маринадларга мөмкин. Әгәр дә мондый маринадта итне төнгә калдырсагыз, ул аеруча да сусыл булачак. 
Кирәк булачак: 1 кг ит, үсемлек мае, 1 банка татлы булмаган йогурт, төелгән кара борыч һәм тәменчә тоз. 
Итне зур булмаган кисәкләргә бүлгәләгез һәм өстенә үсемлек мае салып, яхшылап бутагыз. Аннан йогурт өстәгез. Тәменчә тоз, борыч сибегез, орегано өстәргә мөмкин. 

Яхшылап бутап, суыткычка куегыз. Итнең катылыгына карап, вакытын чамалагыз. Төнгә калдырсагыз тагын да әйбәт. 
Мондый ысул белән маринадланган ит зыянсыз һәм сусыл булачак. 

Айсылу Хәсәнова әзерләде

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading