16+

Биектаудагы өч кеше үлеменә китергән янгыннан исән калган бала: “Мин бу йортны яратмыйм...”

24 июня 2025, 13:34
8547
0
1
Уку өчен 4 минут

“Шәһри Казан” журналисты янгын шаһитлары белән сөйләште.

Биектаудагы өч кеше үлеменә китергән янгыннан исән калган бала: “Мин бу йортны яратмыйм...”

“Шәһри Казан” журналисты янгын шаһитлары белән сөйләште.

Укырга: Биектауда зур янгын: “Яналар бит, тереләй яналар, коткарыгыз!..”

Бүген янган йорт тирәсендә берәү дә күренми. Капкалары бикле. Күршеләре әле тынычланырга ашыкмыйлар кебек. Вәлидә апа капка ачарга чыккан җирдән озаклап сөйләшеп торды.
– Төнлә йоклый алмадым. Күршеләрнең эте бертуктаусыз өргәнгә сагайдым. Безнең капканы да кемдер дүрт-биш мәртәбә бик каты итеп этеп карады. Чыксам... Йорт эчендә яңгыр яуган төсле биегән мондый ялкынны күргәнем юк иде. Мин анда кеше юктыр дидем, берәү дә бернәрсә дә эшли алмады. Халык тәрәзәдән карап торды, шул менә... Янгын сүндерү хезмәте дә озак килмәде, бәлки миңа ул көткәнгә, курыкканга да озак килмәгән кебек тоелгандыр инде. Үзем алар белән әллә ни аралашмадым, шулай да бик кызганыч. Бер дигән кешеләр әрәм булды, – дип уфтанды Вәлидә апа.  

80 яшен узган әбекәйнең бу төндә бөтенләй кәефе киткән. Саулыгының инде чамалы чагы, хәер, коточкыч төннең тәэсире дә әле күңелендә озак сакланыр. 

Ә менә Рәмзия апа Заһриева яшәгән йорт белән Савельевларның йорты кара-каршы. 
– Кызым икенче катта йоклый, челтәрләре дә калын, киченнән үк тартып, тәрәзәсен каплап куя да, ис тә керми, тавыш та ишетелми дигәндәй, ялкын утын ул шунлыктан шәйләмәгән. Төн үзәге булса да, мин ятмаган идем әле. Ишетәм - урамда халык шаулаша. Арада бик дорфа сүзләр дә ычкынгалап куя. Кемдер безнең капканы да килеп какты. Дөбер-шатыр китереп суккан тимер тавышларын да ишеткәч, капканы ачып, урамга чыктым. Шаккаттым. Ир-атлар ломнар белән күршеләрнең капкаларын каерып маташалар. Шул арада күз кырые белән генә ишегалдыннан исән калган малайларын алып чыгып киткәннәрен күреп алдым. Каушавым беләнме, ул баланың өс-башын да чамаламадым, киенгән идеме ул, юкмы дигәндәй. Аны күршеләргә кертеп куйдылар, – дип сөйләде Рәмзия апа. – Янгын сүндерү машиналары килеп басканнар иде инде. Йортның эчен ут чорнап алган. Әле бит утны сүндерүче, газны өзүчеләр килми торып, янгын сүндерүчеләр су да сиптерә алмыйлар. 

Савельевлар Биектауга күченгәннән соң, Рәмзия апа Ольга ханым белән тиз дуслашып китә.
– Яшьләр үзенчәрәк бит, безнең яшьтәгеләр белән серләре ничек килешсен инде. Ольга белән җан дуслар идек. Ул бакча ярата иде, нинди генә тәмләткечләр үстермәде, теплицасындагы тәртип! Берәр нәрсә утырта башласам, әүвәл Ольга белән киңәшәм, кереп кара әле дим, чаптырып кына аныкына күз салып чыгам. Ул һич иренмичә интернеттан эзләп табып, кирәкле киңәшне укып күрсәтә, белгәнен сөйли, өйрәтә торган иде. Ул да түгел, Рәмзия, чәй эчәргә кер, дип чакыра. Сәгатьләр буе сөйләшеп утыра идек. Дөнья бәһасе кеше иде, мәрхүмәкәем. Никитаны алып чыккач, Ольга белән ике кечкенә бала өчен өзгәләндем. Тизрәк керегез инде мәйтәм, берничек тә аларны алып чыгып булмыймыни соң, дип тәкрарладым. Алып чыктылар... Исән түгелләр иде инде, – ди Рәмзия апа. 

Эш болайрак булган. Әңгәмәдәшем сөйләвенчә, Ольга ханым Никита белән икесе беренче катта йоклаганнар, икенче катта ике кечкенә булган. Ольга ханым уянып, Никитаны ишеккә кадәр озаткан да, үзе икенче катка менеп киткән. 
– Янгын сүндерүчеләр Ольга белән кыз баланы тиз таптылар, әллә аңын югалтып идәнгә йөзтүбән егылганмы ул, әллә кызчыкның гәүдәсен саклыйсы килеп сабыйның өстенә ятканмы, белмибез, кыз Ольганың гәүдәсе астында яткан. Ә менә кечкенә малайны озак эзләделәр. Ул бала яртылаш карават астына кереп качкан, тик башында зур тишек бар, диделәр. Белмим, башына авыр әйбер килеп төшкәнме инде аның... Бик нык янган иде гәүдәләре. Карарга да курыктым, – ди Рәмзия апа.

– Мәрхүмнәрнең гәүдәләрен озаткач, Иринаны үзебезгә алып кердем. Озак сөйләшеп утырдык. Ирина да әнисе Ольга кебек нык көчле кеше, кайгы килгәндә дә сынмаска тырыша. Ачылмый, киресенчә йомыла, кайгысын йөрәгенә яшерә. Шуны белдем: өйдә акчалары булган, әйбәт кенә сумма, ул да янган. Ирина әле кулына сузган ярдәмнән дә баш тарта, кирәкми, ди. Әрләдем, әле белештермисең, акчаның кирәк чагы алда дим. Бу балаларның тәрбиягә алынганын да кичә генә белдем. Аларны Казанда бер гаилә тәрбиягә алган булган икән. Балаларны кыйнаганнар, шул сәбәпле хастаханәгә эләккәннәр. Больницада тернәкләнгән чагында Ирина белән Василий барып алганнар... И, күпме кайгы, борчу күргән балалар булган икән... Тәрбия ягыннан шактый артта калганнар иде, Ольга бит алар белән үзе шөгыльләнде, күп нәрсәгә өйрәтте. Исән калган малай хәзер олыларча сөйләшә. Әнисе белән безгә кергәч, беләсезме нәрсә ди кичә?! “Мин бу йортны бөтенләй яратмыйм, янгын булды анда. Төтен, беләсезме, куе томан кебек иде, бернәрсә күренмәде мин ишеккә барганда. Кечкенәләр шушы төтенне суладылар да хәзер алар больницада дәваланалар”, – ди балакаем. Аңа бертуганнарының исән түгеллеген дә әйтмәгәннәр. Әле Василий – Иринаның ире махсус хәрби операциягә 1 июнь көнне киткән генә иде. Тумышы белән аны Питрәч ягыннан, диде. Әле кайтып җитмәде, кайтарырлар дип өметләнәбез. Иринага бик авыр бит хәзер. Бу йортны төзекләндереп чыгармы, билгесез. Ул төнгә кунарга дип дусты фатирына китте, күпме үгетләсәм дә калмады. Аңлыйм, өйгә кереп торган төтен исе дә җанны җәзалый, – ди Рәмзия ханым.

Әңгәмәдәшем мәрхүмнәрне җирләү вакытын белми икән. Иринадан сорарга да куркам ди. Кайгы килгән Ирина белән Василийга сабырлык телибез.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading