16+
#Авыл 09 июня 2025, 09:58 Уку өчен 4 минут
2286
0
1

Балачак хатирәләре: «Үгез сорап кычкыручы сыер тавышлары да ишетелми»

09 июня 2025, 09:58
2286
0
1
Уку өчен 4 минут

Иң рәхәт истәлекләр балачакларыма алып кайта. Без зур түземсезлек белән кыш килгәнен көтә идек.

Балачак хатирәләре: «Үгез сорап кычкыручы сыер тавышлары да ишетелми»

Иң рәхәт истәлекләр балачакларыма алып кайта. Без зур түземсезлек белән кыш килгәнен көтә идек.

Ул килгәч, авылның аякны ала алмаслык пычрагы ак кар астында кала. Дөнья чистара, ул яктырып китә. Шуннан соң инде сарыкларның бәрәнләгәннәрен, аннан да битәр сыерыбызның бозаулаганын көтә башлыйбыз. Ул елларда кышлар бик салкын, буранлы була һәм кайсы елларда капка өстеннән генә сукмак салып, шуннан йөрелә иде.

Салкын көннәрдә сыерны өйгә кертеп башак ашатып, җылытып чыгардылар. Ә ул, хайван димәсәң хәтере калыр, килеп керү белән, үзенең хатыннар затыннан икәнлеген онытып, йомышын үти. Безнең сыер Маруся исемле иде. Күрәсең, Маруся үз абзарын – сарай, ә безнекен бер тиреслек итеп санагандыр. Бозаулагач, аралыктан бозавын алып чыгып имезәләр. Бозаудан соң калганын савып ими төбен безгә дә бирәләр. Җамаяктагы хуш исле, өсләрендә әле сүнәргә өлгермәгән ак күбекләр йөзеп йөргән сөткә Наилә апам ипи турый. Бу ашны без “Баллы түмеркән” дип йөрттек. Әлеге сүз җирле сөйләмнән түгел. Ул төрки телдән кергән кисәк сүзен белдерә. Шул ук тамырдан чыккан тумран, агач тумраны сезнең бик күпләрегезгә таныш. Без агач кашык белән ашадык. Искиткеч тәмле, кәнфит, шикәрләрне күп күрмәгән балалар өчен баллы тәм килгән сөтле ипи тәнгә көч, күңелләргә дәрт өсти иде.

Ә Маруся исә, үз бәясен бик белеп, ашыкмыйча тупсаны атлап керә һәм шул ук кыяфәттә күп вакытта икенче кабат тәһарәт яңартып чыгып китә. Шул вакытта өйгә кышкы суыкның салкыны керә. Түти бер көлтә салам алып кереп, олы мичтә ут үрләтә. Кулларны берсен-берсе ялап уйнап күңел ачкан ялкыннарга таба сузып җылытып өлгермисең, салам янып бетә. Өй эченә ипи пешкән ис, аз гына төтен исле җылы тарала.

Бу хайван турында күп сөйләнгән, бик күп картиналар язылган. Рәссамнар: М.Клодт, И.Шишкин, Ф.Васильев, В.Маковский, Репин һәм башкалар йөзләрчә әсәрләр тудырган. Сыер белән бер генә дәүләт эшлеклесе, галим яки хезмәт геройлары узыша алмый. Сыер кешелек дөньясында үзенең кирәкле һәм матур кыяфәте белән беренчелекне бирми. Картиналар: “Сыер көтүе болында”, “Сыер көтүе яткылыкта”, “Көтүче”, “Немец очып узды”, “Көтү кайту”, “Сыер көтүе агачлар күләгәсендә”, “Яңгыр алдыннан”... Хәтта “Сыер савучы белән көтүче” җыры да бар.

Нәрсә дип әйтим. Мин үлепләр яратам сыер малын. Безнең заман авылларында сыерсыз хуҗалык ярлылар исәбендә йөрде. Балачак елларымда таптый-таптый төялгән печән йөген ишегалдына бушаткач, иң беренче эш итеп мине кар базына төшереп җибәрә иделәр. Эсседә, баздан салкын катык алып менү әкияттәге кебек хәтирәләр калдырган. Баз капкачын ачып, сөяп куелган баскычтан аска төшәсең дә, күз караңгылыкка ияләшкәнче, аларны йомып торасың, Сиңа дымлы кар суыгы килеп сарыла. Җәйнең тынчу, эссе һавасыннан соң бу салкынлык, үзенә генә хас ләззәтле минутлары белән татлы. Күзләреңне ачкач, бозылудан саклар өчен куелган сөт, ит, май кебек әйберләр арасыннан катык чиләгенең капкачын ачып, кашык белән китеп кенә алып төшкән савытыңа катык тутырасың.

Бутап алырга ярамый, чөнки, катык алынган урынга сары су җыела. Бутап алсаң, андый катык сыегаеп, әчеләнеп кала. Уңган, шунлыктан тәмле дә булган катыкка кашык тыгып куйгач, аумыйча басып торса, бу – иң югары сортлы саналып, хуҗабикәнең уңганлыгын-булганлыгын күрсәтә. Капкачын кабаттан ябып, баскычтан өскә күтәрелә башлыйсың. Түгеп җибәрүдән куркып, катык савытын күкрәгеңә кысып, яктыга килеп чыккач та, катык өстенә төшкән кояш нурлары, күзләреңне камаштырып, син бер мәлгә сукыраеп каласың. Бу бик тә рәхәт минутлар, ул минутларны мин бик сагынып, бик тә ямансулап искә алам.

Иң тәмлесе – сөзмә. Кайсыбер көннәрдә, аеруча җәйге җылы төннәрдә сөт әчи башлый. Бар мае өскә күтәрелгән. Менә шуны болгатмыйча, кашык белән җыйнап җамаякка тутырасың. Бу ни катык, ни эремчек, ә бәлкем, әчи башлаган сөт өсте – сөзмә! Чөнки аны сөзеп кенә алып була. Ә үз сыерың булмаса, мондый тәмле әйберләрне сиңа кем китереп бирә?

Мал үзенең тамагы туклыгына һәм җилеменең зурлыгына КПСС генераль секретаре Н.С.Хрущевка рәхмәт әйтә. Никита Сергеевич, узган гасырның алтмышынчы елларында АКШка барып, фермерлар белән очрашып, аларның басуларында йөреп, үстерү серләренә өйрәнеп, безнең илдә зур күләмнәрдә кырлар патшасы – кукуруз үстерелә башлый. Бу хәл – авыл хуҗалыгындагы иң файдалы вазгыять. Нәтиҗәдә, бүгенге көнне дә искә алып, илдә сөт, сыер мае, катык, кефир, эремчек, туңдырма, тортлар, ит җитештерү күп тапкырларга арта.

Хәзер инде сыер асраучылар кимеп бара. Авыл кешесенең дә күбесе, үзе сыек, тәмсез, тегене-моны кушып бетергән “Кибет сөте” ала. Безнең заманның, чәчәкле үләннәр ашатылып табылган хуш исле сөтләр шәһәр түгел, авылның үзендә юк. Көтү чыкмаган болыннарда билчән, кычыткан, әрем үсә. Авыл урамнарында сыер көтүләре юк, анда асфальт. Үгез сорап кычкыручы сыер тавышлары да ишетелми. Сөт җыючылар да юк. Бары тик фермер Мөхәммәтшин утарында гына багана башында ут яна. Монда авыл киленнәре кичкелектә машина белән сыер сава. Яңа сауган сөт, әчкелтем тирес, маллар алдына салынган кукуруз силосыныкы – барысы бергә кушылып, сулыш юлларын иркәләүче тәмле ис авыл өстенә, авыл тирәсендәге басуларга тарала...

Габдулла Исмәгыйлев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading