16+

Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?

15 июля 2025, 16:46
2113
0
1
Уку өчен 4 минут

Балтач районының Борнак авылынды яшәүче Венера һәм Тәлгат Кәримовлар “Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе” атналыгында “Мәхәббәт һәм тугърылык” өчен медале белән бүләкләнде.

Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?

Балтач районының Борнак авылынды яшәүче Венера һәм Тәлгат Кәримовлар “Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе” атналыгында “Мәхәббәт һәм тугърылык” өчен медале белән бүләкләнде.

Әлеге медаль, гаилә кыйммәтләрен саклап, илгә-көнгә тугърылыклы, тәүфыйклы ул-кызлар үстергән, озак еллар пар канатлы булып яшәгән гаиләләргә бирелә.  
Тәлгат абый Балтач районы Борнак авылында туып үсә. Гомере буе туган авылына тугъры калган кеше ул. Бәхет эзләп читкә чыгып китми, кендек каны тамган туфракта кала. Күрше Яңгул авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник һәм электрик һөнәрен үзләштерә. Армиягә барып кайткач, районның сөт-май комбинатына эшкә урнаша, лаеклы ялга чыкканчы шунда электрик булып эшли. 

Венера ханым исә шушы районның Субаш авылы кызы. Тәлгат белән Венера авыл клубында таныша. Тәлгат иптәш егетенә Субашка кунакка кайта. Шунда мөләем бер кызга күзе төшә. Озак та үтми өйләнешәләр. Борнакта төп йортта яши башлыйлар. Венера ханым баштарак балалар бакчасында эшли, аннан “Шушма” колхозында бозаулар карап, лаеклы ялга чыга. 

Кәримовлар биш балага гомер бирә. Олы кызлары Миләүшә үзләре кебек авыл хуҗалыгы һөнәрен үзләштереп, бүгенге көндә “Борнак” хуҗалыгында ветеринария табибы булып эшли. Уртанчы кызлары Эльмира Казан шәһәрендә сәүдә өлкәсендә администратор. Төпчек кызлары Римма – шәхси эшмәкәр. Ике уллары Азат белән Марат бүгенге көндә ил сагында. Улларының яхшы хезмәтләре өчен командирларыннан рәхмәт хатлары килү әти белән әни өчен бер яктан горурлык булса, икенче яктан алар уллары өчен борчылып яши. “Илне сакларга кирәк. Безнең уллар бармаса тагын кем барыр? – ди Тәлгат абый. – Минем әтием дә өч сугышта булган кеше. Исән-сау кайтып, бер түбә астында бик озак еллар матур тормыш алып бардык. Улларым да бабайлары кебек җиңү яулап кайтып керерләр, дип көтәбез”. 

– Әти белән әни үз тормыш юлларында күп сынауларны үттеләр, - ди кызлары Римма. - Әни килен булып төшү белән ел ярымнан әбиебез вафат була. Бабай, Аллага шөкер, озын гомерле булды, безне үстерешергә дә ярдәм итте. Әти белән әнинең кадер-хөрмәтендә 94 яшькә кадәр яшәп, якты дөньядан китте.
90 нчы елларда, һәркемнең тормышында акча кытлыгы башлана. Кәримовларны да бу авырлык читләтеп узмый. “Тәлгат белән Венера шул елларда югалып калмадылар, көндезләрен эштә булдылар. Тәлгат кичен  талдан кәрзиннәр, урындыклар үреп, итеккә олтан салып, тормышын алып барды. Венера оекбашлар, мунчалалар бәйләп сатты. Тирә-юнь авыллардан килеп алып китә иделәр. Алтын куллы кешеләр алар. Шул кулларының эш белүе аркасында гаиләләрен мул тормышта яшәтә алдылар”, - ди авылдашы Рузилә Габдрахманова. Үзләре эшкә булган булгач, балаларын да эшкә өйрәткәннәр. Улларының да, кызларының да кулларыннан эш килә.    

Балалары да әти белән әнинең тырышлыгы аркасында кеше арасында ким-хур булып яшәмәдек, диләр. “Әни белән әти безне сабыр, акыллы, тәүфыйклы булсагыз, бәхетегез дә булыр, дип үстерделәр, – ди кызлары Римма. – Хәзер дә әти-әни сүзеннән чыккан юк, хөрмәт итеп яшибез. Алар безнең килүне көтеп тора”. 

51 ел бергә гомер итүче Венера һәм Тәлгат Кәримовларның бүгенге көндә дүрт оныгы, һәм ике оныкчыклары бар. “50 елдан артык гаиләне саклауның сере бер-береңә юл куеп, хөрмәт итеп, аңлашып яшәүдә”, - ди Венера апа. 

Аларның биш балалары дә сәнгать ярата. Җырлыйлар да, бииләр дә. Римма Борнак клубында директор булып эшләгәндә, гаиләләре белән концерт куя торган булганнар. Кияүләре дә үзләренә ошаган. Җырларга яраталар. Аларның җырлап, биеп, эшләп үсүе юкка түгел. Эштән бушагач, Тәлгат абый гармунын кулына алып, балаларын җырлата, биетә торган булган. Менә шундый матур тормыш алып баручы, дүрт балалары авылда төпләнеп калган бу гаиләне Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин Гаилә көне белән котлап, дәүләт бүләкләре тапшырды.   


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading