16+

Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә

15 июля 2025, 16:56
874
0
1
Уку өчен 2 минут

Приставлар 2 мең кешенең “якасыннан” эләктергән.

Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә

Приставлар 2 мең кешенең “якасыннан” эләктергән.

Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсенең эшчәнлеге турында сүз барды.

Җаваплы вазифа үтәүчеләр

– Суд приставлары ел башыннан 2 800 суд утырышының иминлеген тәэмин итте, 2 мең кеше суд залына китерелде, 1 мең административ хокук бозу ачыкланды, судтан качып йөргән 23 кеше тоткарланды. Россиягә укырга, эшләргә килгән мигрантлар ил кануннарын төгәл үтәргә тиешләр. Чит илләрнең 527 кешесе, миграция таләпләрен бозганнары өчен, үз илләренә мәҗбүри кайтарып җибәрелә. Әзәрбайҗан кешеләренә махсус бәйләнү юк, таләпләрне үтәмәүчеләр арасында төрле милләт вәкилләре бар. Берничә кеше Куба дәүләтенә кайтарып җибәрелә, – диде Татарстанның баш суд приставы Әнвәр Закиров.

Мәҗбүри түләттергәнне көтмә

Ел башыннан суд приставларына гомум хисапта 42 миллиард сумга 748 башкарма эш йөкләнгән. Бүгенгә шуның 10 миллиард сумы кайтарып алынган. Бурычлылардан 1,1 миллиард сум алимент түләттерелгән. Торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлардан 345 миллион сумы капланган.

– Бурычлыларның милкенә 5,4 мең арест салынды. Бурычны һаман да түләмәгән кешеләрнең 810 миллион сумлык милке мәҗбүри сатуга куелды, сатудан кергән 200 миллион сум зыян күрүчеләргә кайтарып бирелде, – диде Әнвәр Закиров.

Суд приставлары автоинспекторлар белән берлектә рейдлар да оештыра. “Дорожный пристав” һәм “Паутина” аппаратлары транспорт чараларының дәүләт теркәү саны буенча бурычлыны ачыклый. Ел башыннан 1964 автомобильгә арест салынган.

Бурычларыңны сайттан кара

2025 елның 25 маеннан алимент бурычлыларның федераль реестры булдырылды. Ул “Банк данных исполнительных производств” сервисының бер өлеше.

– Гражданнарның түләү бурычлары 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгарылмыйлар. Алимент түләве бурычы 10 мең сумнан арткан очракта да шушы чикләү кулланыла, – дип кисәтте Әнвәр Закиров.

Чит илләргә барырга җыенганда бурычларны 2 ай алдан түләп бетерү хәерле. Бурычны дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы (Госуслуги) яки суд приставлары сайты аша башкарганда мәгълүмат суд приставлары федераль хезмәтенә тизрәк барып җитә. Чистай районындагы бер ир, чит илгә туристлык сәяхәтенә барырга теләгәч, 135 мең алимент бурычын түләгән шул әнә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading