16+

Зәңгәр күлләрдә нитрат күләме ике тапкырга кимегән

17 июня 2025, 13:54
586
0
0
Уку өчен 3 минут

2024 ел ахырында «Зәңгәр күлләр» махсус сакланылучы табигать территориясен төзекләндерү тәмамланды.

Зәңгәр күлләрдә нитрат күләме ике тапкырга кимегән

2024 ел ахырында «Зәңгәр күлләр» махсус сакланылучы табигать территориясен төзекләндерү тәмамланды.

Бүген күлләрнең экологик торышында уңай динамика бар, дип проектның нәтиҗәләре белән таныштырып үтте “Татарстан шәһәрләре үсеше институты” фонды директоры урынбасары Оксана Саргина матбугат очрашуында. Аерым алганда, Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белгечләре, экологик тикшеренүләр уздырганнан соң, суда нитратларның күләме ике тапкырга (5-7 дән 2-3 мг/л) кимүен хәбәр иткән. Спикер билгеләп үткәнчә, мондый нәтиҗәгә күлләр акваториясендәге коену урыннарын күчергәннән һәм күлләрдә коенуны тыю, шул исәптән су активлыгының башка төрләрен тыйганнан соң ирешелгән. 

Экологик туризмны үстерүнең яңа концепциясе кысаларында, тыюлык территориясендә кеше белән табигать арасында баланс булдырырга мөмкинлек биргән берничә реформа гамәлгә ашырылган. Ул да булса экосукмак һәм туристлык маршрутлары булдыру хисабына Кече Зәңгәр һәм Зур Зәңгәр күлләр үзара тоташтырылган; парковка урыннары, керүләрне исәпкә алу датчиклары, визит-үзәкләр, аншлаглар, навигация билгеләре куелган; экологик бергәлек вәкилләре белән бергә сайланган суга чуму өчен биш яңа урын, шулай ук экотуристлык инфраструктурасн булдырылган; су активлыгының барлык төрләре су маршруты белән тоташкан махсус җиһазландырылган ике ноктага күчерелгән һәм башка күп эшләр башкарылган. Алда әле тагын күп эшләр көтә, диде Оксана Саргина.
Зәңгәр күлләр халык иң күп йөри торган урын. Анда елына 120 мең кеше була. Аның уникальлеге турында хәтта илнең башка төбәкләрдән килүче туристлар да белә, дип ассызыклап үтте спикер. 

Татарстаның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов  Зәңгәр күлләр территориясендә эшләүче гидларның эшчәнлегенә һәм аларны аккредитацияләү турындагы нигезләмәне эшләүгә кагылышлы тыюлыктагы үзгәрешләр турында сөйләде. Аның нәтиҗәсендә гид-экскурсоводларны укыту программасы булдырылачак.

– Без экскурсоводлар нинди материал биргәнен белмибез, алар күбесенчә ачык чыганаклардан, интернеттан алынган. Шуны истә тотып, “Зәңгәр күлләр” территориясендә эшли торган гид һәм экскурсоводларны укыту программасын эшләргә кирәк дигән карарга килдек. Методологик базасы булдырылды инде. Укырга теләүчеләр өчен гаризалар 23 июньнән 7 июльгә кадәр кабул ителә. Уку программасын үтүчеләр табигать территориясендә эшли алачак, – диде Рамил Шәрәфетдинов. 

Исегезгә төшерәбез, Зәңгәр күлләргә керү хәзер түләүле – ул 100 сум тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading