16+

«Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте әгъзалары Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хупладлар

04 июля 2025, 13:11
548
0
0
Уку өчен 3 минут

Республиканың «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте әгъзалары Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидатурасын хупладылар.

«Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте әгъзалары Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хупладлар

Республиканың «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте әгъзалары Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидатурасын хупладылар.

Бүген «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. 

Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар булачагын искәртте. 24 июнь көнне хәрәкәтнең киңәйтелгән утырышында муниципалитетларның вәкиллекле органнарына сайлауларда кандидатлар күрсәтү өчен хәрәкәтнең 159 әгъзасыннан торган исемлек килештерелгән иде. «Алдагы биш елга республиканың үсеш юнәлешен  билгеләячәк төп вакыйга Татарстан Рәисен сайлаулар булачак, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан республиканың гамәлдәге Рәисе, партиянең Югары бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителде».

Фәрит Мөхәммәтшин 30 майда партиянең Төбәк сәяси советы президиумы утырышында алдан тавыш бирүне уздыру өчен  Республиканың гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстаннан РФ сенаторы Александр Терентьев кандидатуралары тәкъдим ителгәнлеген искәртте. 16 июньдә кандидатлар «Бердәм Россия»нең җирле һәм беренчел бүлекчәләре секретарьлары белән очрашкан. Шуннан соң Төбәк президиумы әгъзалары бертавыштан булачак сайлауларда партиядән тәкъдим итү өчен Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын билгеләгәннәр. Мәскәүдә «Бердәм Россия» Генераль советы президиумы аны килештергән. 26 июньдә партия кандидатын рәсми рәвештә күрсәтү утыз сигезенче төбәк конференциясе карары белән расланган.

ТР Сайлау кодексы нигезендә кандидатны хуплап кимендә 5% муниципаль депутатларның имзаларын җыярга кирәк булачак. Үзәк сайлау комиссиясенең 11 июньдәге карары буенча бу ¬– 384 имза, шуларның 96сы – 34 район һәм шәһәр округларыннан район дәрәҗәсендәге депутатлар. Имзалар тикшерелгәннән соң Үзәк сайлау комиссиясе кандидатны теркәү турында карар кабул итә, рәсми штаб структуралары, фондлар төзелә.

Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте әгъзаларына Рөстәм Миңнехановны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. «Рөстәм Миңнеханов 15 ел дәвамында Татарстанны уңышлы җитәкли, региональ дәрәҗәдә дә, федераль дәрәҗәдә дә абруйлы шәхес, – дип басым ясады  хәрәкәтнең Югары советы рәисе. – Күптармаклы  икътисадыбызның күренеп торган казанышлары, гамәлгә ашырылган йөзләгән программа һәм проектлар, җәлеп ителгән инвестицияләр, яңа производстволар һәм эш урыннары, шулай ук милләтара тынычлык һәм татулык атмосферасы, ватандашларыбызның аны хуплаулары күп нәрсә турында сөйли. Республика дөньяга тагын да ныграк таныла башлады».

Фәрит Мөхәммәтшин хәрәкәтнең Югары Советы әгъзаларының игътибарын алдагы чорда оештыру һәм сәяси эшнең җитдилегенә юнәлтеп, аларны сайлау процессында турыдан-туры катнашырга, республика муниципалитетларында актив эшләргә, урыннарга чыгып кешеләр белән аралашырга чакырды. «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте Югары Советы үзенең бүгенге белдерүе белән фикердәшләрне, хәрәкәт әгъзаларын, республиканың барлык халкын 14 сентябрьдә, традицион активлык һәм җаваплылык күрсәтеп, тавыш бирү участокларына килергә һәм гражданлык вазыйфаларын үтәргә чакыра», – дип йомгаклады сүзен Дәүләт Советы Рәисе.

Утырышта республика Рәисе вазыйфасына тәкъдим ителгән кандидатураны яклап хәрәкәтнең Югары Советының кайбер әгъзалары чыгыш ясады. 

Аерым алганда, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанның төп үзгәрешләрен һәм социаль-икътисади уңышларын билгеләп үтте. «Без алга таба бару, казанышларны арттыру, кешеләрнең тормышын яхшырту өчен тагын да ныграк берләшергә тиеш»,  –  диде ул.

РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Рөстәм Миңнехановның федераль дәрәҗәдә абруен һәм эшлекле активлыгын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, Россиянең күп кенә төбәкләре Татарстанга тигезләшә, үз планнарын һәм гамәлләрен аның карарлары белән чагыштыра. «Болар барысы да – безнең Рәис командасы эше нәтиҗәсе», – диде Дәүләт Думасы депутаты.

«Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте Югары Советы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 38 нче конференциясендә тәкъдим ителгән Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын бертавыштан хуплады.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading