16+

Рөстәм Миңнеханов америкалыларны Татарстанга авыштыра

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә республикадагы вазгыять белән таныштырды.

Рөстәм Миңнеханов америкалыларны Татарстанга авыштыра

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә республикадагы вазгыять белән таныштырды.

Очрашулар башланды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре бе­лән очрашу сериясен башлап җибәрде.

– Президент «КАМАЗ», «ТАИФ» җитәкчелеге белән очрашты инде. Яшел Үзән шәһәрендәге Горький исемендәге суднолор төзү заводы, Казан вертолет заводы һәм моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе, «Татэнерго», «Татнефть», «ПОЗИС» һәм башка предприятие җитәкчеләре белән очрашу була. Рөстәм Нургалиевич предприятиеләрнең икътисади торышы, киләчәккә планнары белән генә танышып калмыйча, кешеләрнең хезмәт хаклары турында да кайгырта, – диде Лилия Галимова.

Төзекләндерәбез

Президент Рөстәм ­Миңнеханов башлангычында, республикада спорт корылмаларын капиталь төзекләндерү буенча бишьеллык программа старт алды.

– Бу программага биш елда 2,5 миллиард сум тотылачак. Татарстанның 32 районындагы 106 спорт корылмасы яңартылачак. Аларда 35 мең бала шөгыльләнә, – диде Кремльнең рәсми вәкиле.

АКШка сәфәр

Бу атнаның якшәмбесендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШның Нью-Йорк шәһәренә кыска вакытлы визит ясый. Лилия Галимова сөйләгәнчә, сәфәрнең максаты – Америка технологияләрен Татарстан икътисадына җәлеп итүне җанландыру.
– Ике арадагы хезмәттәшлек бераз сүлпәнләнде, – диде Лилия Галимова. – Узган елның тугыз аенда сәүдә әйләнеше 360 миллион долларны гына тәшкил итте. Рөстәм Нургалиевич АКШ бизнес вәкилләре белән «түгәрәк өстәл» киңәшмәсендә катнаша. Нью-Йоркта 3,5 мең татар яши, алар белән дә очрашу була, – дип ачыклык кертте Галимова.

Кытайны да онытмыйк

Матбугат конференциясендә Кытайдагы коронавирус мәсьәләсе дә күтәрелде. Әлеге уңайдан Лилия Галимова: «Кытай – безнең бик якын һәм яхшы хезмәттәш. Кытайдагы һәм бөтен дөньядагы бу кискен мәсьәләгә чишелеш табылыр дип өметләнәбез. Президент коронавирустан саклану чаралары турында татарстанлыларга даими хәбәр җиткереп торырга кушты. Татарстан җитәкчелеге, әгәр кирәк булса, Кытайга гуманитар ярдәм күрсәтергә әзер», – диде.
Хезмәт Даны исеме бирүгә кызыксынып биргән соравыма Лилия Галимова үз җавабын җиткерде.

– Республика предприятиеләре үзләренең хезмәт җиңүләрен һәм аерым эшләрен ТАССРның 100 еллыгына багышласалар, бу бик яхшы булыр. «КАМАЗ-мастер» командасы Дакар ралли-рейдындагы җиңүен ТАССРның 100 еллыгына багышлап матур үрнәк күрсәтте. Казанга Хезмәт Даны исеме бирү турындагы мөрәҗәгать Россия Дәүләт Думасында каралачак. Казан мондый исемгә тулысынча лаек дип саныйм, – дип җавап кайтарды ул.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading