16+

Кызлар сугыш чукмарлары булып үсә, ә малайлар-әләкче. Хокук сакчысы белән гамьле әңгәмә

16 июня 2025, 14:03
4446
0
0
Уку өчен 8 минут

Төрле мессенджерларда үсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең вәхшилеген ишетеп күңел сыкрап куя.

Кызлар сугыш чукмарлары булып үсә, ә малайлар-әләкче. Хокук сакчысы белән гамьле әңгәмә

Төрле мессенджерларда үсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең вәхшилеген ишетеп күңел сыкрап куя.

Үзе дә һәлак булган
28 май көндез Иркутск өлкәсендә яшәүчеләрне коточкыч хәбәрләр тетрәндерде. Байкальскидагы «Горный Байкал» бакчачылык ширкәтендәге шәхси йортта чыккан янгында биш укучының гәүдәләре табылган. Аларның дүртесе үтерелгән, бишенчесе-полиция мәгълүматы буенча, үзе үк һөҗүм итүче, дусларын үтергәннән соң йортка ут төрткән. Үзе дә һәлак булган. Бу коточкыч төндә нәрсә булган соң?

27 майда балалар компаниясе туган көнгә җыелган. Әти-әниләреннән рөхсәт сораганнар. Бәйрәмнән соң кемдер өенә кайтып киткән, кемдер төн кунарга дачада калган. Төнлә чакырылган кунакларның берсе кинәт кулына пычак алган... Барысына да пычак белән һөҗүм иткән, дүртесен суйган, тагын дүртесе исән калган, алар хәзер хастаханәдә. Зыян күрүчеләрнең берсе, 14 яшьлек егетнең, муены яраланган, аның тормышы өчен табиблар көрәшә. Тикшерү комитеты ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү һәм ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу факты буенча җинаять эше кузгаткан.

- Кичәгә барлыгы 15 яшүсмер килгән. Әмма төн кунып чыгарга якынча 10ысы калган. Туган көнен үткәргән кызны һәм тагын дүрт егетне аларның әти - әниләре фаҗигагә өч сәгать кала машиналарда алып киткәннәр,- дип сөйләгән шаһитләрнең берсе. - Бәхеткә каршы, туганнарым котылып кала алды. Төнлә, барысы да йокларга яткач, үтерүдә шикләнелгән егет, янәсе, бер кызга бәйләнә башлаган. Аның сүзләренә караганда, ул олыларны чакырырга йөгергән. Икенчесе, бу мөхшәр башлангач, котылып кала алган. Ул тәрәзәдән сикереп төшкән.

Әлегә бу версияләрнең берсе генә. Чынлыкта фаҗига урынында нәрсә булганын хокук саклаучыларга, вакыйгалар хронологиясен торгызып, ачыкларга кирәк булачак. Һөҗүм итүче сигез егетне ничек юк итә алган? Йоклаган вакытта һөҗүм иткәнме? Социаль челтәрләрдә алар төрле йортларга йокларга киткән, һәм ул анда чиратлап кергән дигән версия дә йөри. Әлегә бу фаразларга рәсми раслау юк, мәгълүмат ачыклана.

КП-Иркутск басмасы шулай ук һәлак булган 14 яшьлек егетнең сеңлесе белән сөйләшә алган. Кыз сөйләгәнчә, дусларына һөҗүм иткән 17 яшьлек яшүсмер аңа тыныч холыклы гади егет булып тоелган.

Бу йортта балалар әти-әниләренең рөхсәте белән туган көннәрен билгеләп үткәннәр.
- Алар барысы да бер мәктәптә, ләкин төрле сыйныфларда укыдылар. Аларның барысына да якынча 13 яшьтән алып 17 яшькә кадәр, - дип сөйләгән кыз.
Фаҗиганең сәбәпләрен хокук саклаучыларга ачыкларга кирәк булачак.

Үсмерләр үз иркенә куелган
Хәтерлисездер, Казанда Салават Күпере микрорайонында бер төркем үсмерләр үзләре белән бәхәстә булган яшьтәшләрен "сөйләшү"гә чакырган. Тик күрәсең, егет үзен ни өчен чакыруларын аңлагандыр. Шуңа бу хакта әтисенә хәбәр иткән. Бу сөйләшүнең ахыры-үсмерләрнең үз әтиләре белән бер яшьтә булган ир-егетне вәхшиләрчә кыйнавы белән тәмамланган. Әлеге җинаятьне тикшерү эшен Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин шәхсән үз контроленә алган. Гадәттә, аеруча рәхимсезлек белән кылган җинаятьләрне анализлауны сорап белгечләргә мөрәҗәгать иткәндә, алар бер авыздан: "Әти-әниләрнең балаларына игьтибары һәм вакыты җитми. Үсмерләр үз иркенә куелган", дип әйтергә ярата. Юкса, без үскән вакытта (90нчы, 2000нче еллар башы) безнең дә әти-әниләребез иртә таңнан төнгә чаклы эштә булды. Ә без җәй җитте исә, мәктәп яны лагерында, яки бәрәңге, чөгендер басуында чүп утап үстек. Тик, шөкер, вәхшилекнең эзе дә булмады. Әнинең бер күз карашыннан куркып тора идек. Әле дә шулай ул. Гәрчә инде, үзебез әти-әни булсак та.

Чаң кагарлык вакыйгалар бит!

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Резедә Вахитова белән булган әңгәмәбез дә әнә шул темага кагыла.

– Резедә Вахитовна, җан өшеткеч вакыйгалар бит, килешәсездер. Әле бу киң җәмәгатьчелеккә чыкканнары гына. Ә саннар теле белән әйтсәк, вазгыять нинди?
– 2025 елның беренче дүрт аенда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 48,8 процентка арткан — 258 дән 384 очракка кадәр. Җинаятьләр шактый күп теркәлгән территорияләр булып-Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Арча һәм Кукмара районнары санала. Быелның 4 аен алсак җинаятьләр кылуда 248 балигъ булмаган бала катнашкан. Шуларның 87есе-14-15 яшьлекләр, 161е - 16-17 яшьлекләр.  

– Гадәттә, нинди җинаятьләр өчен хокук сакчылар кулына килеп эләгәләр?
– Яшүсмерләр кылган җинаятьләрнең күпчелеге-урлау, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге җинаятьләр, автотранспорт урлау, талау, янап куркыту.
Җинаятьләргә катнашы булган балигъ булмаганнарның күпчелеге имин гаиләләрдә яши һәм тәрбияләнә. Кырын юлга басуларының сәбәбе еш кына «җиңел акча» эшләү теләге, мәсәлән, наркотик чаралар салу юлы белән, ягъни закладкалар урнаштыру. Шул ук вакытта яшүсмерләр үзләре тыелган матдәләрне кулланмый, җинаять кылуның максаты - нәкъ менә акча эшләү.
Бүгенге көндә Идел буе федераль округында барлык төбәкләрдә диярлек яшүсмерләр арасында җинаятьчелек үсеше теркәлә, шул исәптән наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә кылынган җинаятьләр исәбенә кагыла (һәр закладка аерым җинаять очрагы дип санала).
Хокук сакчылары тарафыннан җәһәт кенә кесә тулы акча эшләргә тәкъдим итүче интернет-сайтларны ачыклау һәм блоклау буенча зур эш башкарыла. Ел саен 9 меңгә якын шундый бергәлек ачыкланыла, барысы да диярлек Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте тарафыннан блоклана.
Тагын бер куркыныч күренеш-яшүсмерләрне террорчылык һәм диверсия эшчәнлегенә җәлеп итү. 2024 елда балигъ булмаган үсмер җаваплылыкка тартылды, ул акча түләү бәрабәренә биш яшүсмерне (шул исәптән 13 яшьлек малайны да) автомобильләргә, элемтә вышкаларына һәм тимер юл җиһазларына ут төртүгә этәргән. Гаепле үсмер17 ел колония гә хөкем ителде, аның ике иптәшенә-5әр ел гомерен рәшәткә артында үткәрәчәк.
2025 елда яшүсмерләр гаебе белән булган иң ачык очраклар Түбән Камадагы база станциясенә ут төртү һәм Казандагы дары заводына ут төртү булган.
Киберҗинаять кылу очраклары шулай ук көчәя бара: яшүсмерләрне диверсион хәбәрләр тарату өчен файдаланалар. Аларның социаль челтәрләрдәге аккаунтларын сатып алалар. Балаларның кибербуллинг (челтәрдә эзәрлекләү) һәм онлайн-груминг (сексуаль шантаж) корбаннарына әверелү очраклары да шактый. Җинаятьчеләр яшүсмерләрдән (ә бит алар арасында 7-8 яшьлек кызчыклар да бар) интим фотоларын таләп итеп, аларны җинаятьчел схемаларга җәлеп итеп алар белән идарә итәргә тырышалар.

– Җәйге каникуллар - югары куркыныч вакыттыр, мөгаен, чөнки балалар күп очракта караучысыз, игътибарсыз кала.
– Ял итүне оештыру-профилактиканың төп ысулы. Җәй көне 172 мең бала (138 стационар, 46 палаткалы, 830 көндезге) лагерьларга юл тотачак. Казанның җәйге мәктәп яны лагерьларында 19 мең бала көтә.
Әмма мондый шартларда да куркыныч шаярулар була: бу айда тимер юлларга чит әйберләр куюның ике очрагы теркәлгән. Мәңгелек утны сүндерү очраклары да булды. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, гаилә иминлеге- проблемаларның тамыры. 2025 елда балаларга каршы 713 җинаять теркәлгән, шуларның 47 проценты — алимент түләмәү.
Җенси көчләү (107 очрак);
рәхимсез мөгамәлә (20 факт);
авыр нәтиҗәләре булган юл-транспорт һәлакәте (24 эш).
3500дән артык гаилә профилактик исәптә тора, ә 2074 ата-ана бурычларын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган.
Татарстанда 337 хезмәткәр күзәтүчесезлекне кисәтү, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен торгызу һәм хокукый агарту белән шөгыльләнә. Әмма җәмгыять игътибарыннан һәм ата — аналарның җаваплылыгыннан башка проблеманы хәл итеп булмый — яшүсмерләр җинаятьчелеге комплекслы якын килүне таләп итә,
Җәйге ялларда малайлар һәм кызларга карата контрольне арттырырга, аларның кемнәр белән аралашуы, нәрсә белән шөгыльләнүе хакында белеп торырга киңәш итәр идем. Чөнки балаларның тормыш тәҗрибәсе юк, шунлыктан алар теге я бу саксыз гамәлләрнең бәла-казага китерергә мөмкинлеген алдан фаразлый алмыйлар бит.
Балигъ булмаганнарның җәй кичләрендә олыларсыз гына урамда йөрү вакытлары 23.00 сәгать белән чикләнә. Әгәр шуннан соң ялгыз гына йөрүче балаларны хокук сакчылары тоткарласа, аларның әти-әниләрен административ җаваплылыкка тартачаклар (беренче тапкыр аларны кисәтү белән чикләнергә мөмкиннәр, мондый хәл кабатланган очракта 2 мең сумга кадәр штраф салына).

Психиатрлар сүзе

Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларның психологик сәбәпләрен ачыкларга тырыштык.
Яшүсмерләр җинаятьчелеге берничә фактор белән бәйле булырга мөмкин. Аларның барысын да ике төркемгә бүлеп була. Берсенә психологик сәбәпләр, ә икенчесенә – социаль характердагы сәбәпләр керә. Беренчеләре:
-әхлакый һәм хокукый ориентация деформациясе,
-тормыш кыйммәтләрен бер мизгеллек ләззәт кебек фикерләү;
-оят хисенең булмавы, шулай ук башка кешеләрнең кичерешләренә битараф мөнәсәбәт;
-кагыйдә буларак, тәрбия һәм тормыштагы кыенлыклар аркасында нерв-психик яктан тайпылышлар барлыкка килү.
-ялгыш адымга басу ихтималы көчле булу;
-түбән үзбәя.
Кече яшьтәге җинаятьчеләрдә еш кына нерв-психик яктан тайпылышлар була. Нигездә (80-85 процент очракта) алар тиешле тәрбия булмау һәм начар тормыш шартлары аркасында алынган.
Җинаятьче яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм психофизик үсеш ягыннан җитешсезлекләрен белгечләр берничә төргә бүлә:
-психофизик үсештә була торган төрле тайпылышлар. Алар яралгының ана карынындагы үсеш чорында, шулай ук бала тугач та кечкенә чагында килеп чыккан булырга мөмкин;
-спиртлы эчемлекләр белән мавыгу;
-физик яктан сүлпәнлек һәм тиз аручанлык, эшкә сәләтлелекнең түбән булуы һ.б. формада чагыла, шулай ук организмның физик үсештә артта калуы, шул исәптән тышкы кыяфәтнең кимчелекләре дә.

Психиатрлар һәм психологлар мәгълүматлары буенча, еш кына балигъ булмаганнарның җинаятьчелеген профилактикалау буенча чаралар күрү кызларга түгел, ә малайларга карата таләп ителә. Һәм моңа психологик һәм биологик характердагы аңлатмалар бар. Эш шунда ки, малайларның нерв системасы йомшаграк. Нәкъ менә шуңа күрә алар барыннан да ешрак гаилә эчендәге низаг, тавыш-гаугалар, яшьтәшләре белән аралашу булмау аркасында интегә. Малайлар өчен аеруча куркыныч момент – әтиләре аларны тәрбияләүдә катнашмый. Әгәр үсмер егет энергияле һәм көчле холыклы әнисенә бәйле икән, ул тормыштан курыккан, икеләнүчән һәм ярдәмсез булып үсә. Кызлар исә, киресенчә, агрессив һәм сугыш чукмарлары булып үсәләр. Алар лидерлыкка һәм башка балалар белән җитәкчелек итүгә омтыла башлый. Бу аларда традицион ир-ат сыйфатларын үстерүгә күрсәтә. Кайвакыт аларда хәтта сүгенү һәм тәмәке тартуга да тартылу хисе туа. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне профилактикалау буенча, шуны истә тотарга кирәк: юаш малайларны да, артык актив кызларны да мыскыл итәргә һәм тәнкыйтьләргә ярамый. Өлкәннәр балаларның психологик җенесен формалаштыру процессына җитди карарга тиеш. Моңа үсеп килүче кешенең алга таба да мораль сәламәтлеге белән бәйле булачак.

Россия күләмендәге вазгыять
2025 елның беренче дүрт аенда Россиядә балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны 1,5 тапкырга арткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрне тикшерүгә багышланган оператив киңәшмәдә Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин яшүсмерләр җинаятьчелегенең үсүен ассызыклады.

Яшьләрнең хокук бозу белән бәйле проблемалары еш кына криминаль тәҗрибәсе булган өлкәннәрнең тискәре йогынтысы аркасында килеп чыккан, дип аңлата хокук сакчылары. Моннан тыш, соңгы вакытта балаларга интернетта зарарлы мәгълүматның йогынтысы һәм аларны мессенджерлар аша законсыз эшчәнлеккә җәлеп итү аркасында килеп чыккан җинаятьләр ешайган. 

Балигъ булмаган мигрантлар арасында җинаятьчелекнең үсүе аеруча зур борчу тудыра. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, аларның криминаль активлыгы 2024 елда 8 процентка арткан, ә 2025 елның беренче айларында — инде 13 процентка. Мигрант яшүсмерләр тарафыннан кылынган аеруча авыр җинаятьләр саны узган елда 82 процентка арткан.

2025 елда Тикшерү комитеты балигъ булмаган гаепләнүчеләргә карата ачылган 2865 җинаять эшен судка юллаган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк. Анализ күрсәткәнчә, җинаятьләрнең күпчелеген ир-ат җенесендәге яшүсмерләр кылган.

- Балигъ булмаганнар тарафыннан авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны бер ярым тапкырга арткан, шул исәптән үсмерләр кулыннан 41 кешенең гомере кыелган, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салып, ахыр чиктә кешенең үлеменә китерүнең 22 очрагы ачыкланган, җенси характердагы җинаять кылуның 178 очрагы теркәлгән, — дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитеты.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading