16+

Яу кырыннан кайткан хәрбиләр җылы сүзгә мохтаҗ

Татарстан Рәисе теләктәшлегендә үзенчәлекле проект башланды

Татарстан Рәисе теләктәшлегендә үзенчәлекле проект башланды

“Первый Патриот” төбәкара җәмәгать оешмасы махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр һәм аларның гаиләләре өчен бушлай социаль туристлык сәфәрләре оештыра.

Бу яңалык “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә җиткерелде.

– Россиядә Татарстан беренче булып махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр һәм аларның гаиләләре өчен түләүсез социаль туристлык сәфәрләре оештырырга кереште. Проектны гамәләгә ашырырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэриясе һәм башка шәһәрләр хакимиятләре ярдәм күрсәтә. Тәүге “Тур для СВОих” сәфәрен Владимир, Ярославль шәһәрләре аша Мәскәүгә булды. Икенче турны 30 август – Республика көненә багышлап 29 августтан 1 сентябрьгә кадәр Татарстанда үткәрәбез. Анда Ульяновск, Башкортстан, Мәскәү өлкәсе ветераннары да катнаша. Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә, Иске Татар бистәсендә, шулай ук Яшел Үзәндә һәм Лаешта булачакбыз. Салютны кич белән Иделдә теплоходтан күзәтәчәкбез. Мондый туристлык сәфәрләре киләчәктә дә оештырылачак. Телеграмм социаль челтәрендәге адресыбыз яки шәһәр һәм район хакимиятләре аша мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде “Первый Патриот” төбәкара җәмәгать оешмасының республика бүлекчәсе рәисе Ирина Самолдина.

Татарстан Премьер-министрының ярдәмчесе Владимир Майстренко махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләргә кагылышлы һәр проектның социаль әһәмияткә ия булуын искәртте. 

– Казан мэры Илсур Метшин махсус хәрби операциядә катнашучыларга яки катнашкан кешеләргә һәм аларның гаиләләренә игътибарлы мөнәсәбәттә тора. Казаннан даими рәвештә Рубежное һәм Лесичанск шәһәрләренә гуманитар ярдәм озатыла. “Тур для СВОих” проектына да теләктәшлек күрсәтелә, – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе Ирина Смирнова.

Махсус хәрби операция ветераны Әнвәр Мөхәммәтҗанов “Тур для СВОих” проекты өчен рәхмәт әйтте.

– Хакимият игътибар күрсәтә. Иң мөһиме – җәмәгатьчелек  махсус хәрби операциядә катнашучыларны яклый, ярдәмнәр җибәрә. Моның өчен олы рәхмәт! Хәрби хәрәкәтләрдән кайткан кешеләр гади бер сөйләшүгә, ихлас мөнәсәбәткә мохтаҗ. Туристлык сәфәрләре элекке хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә аралашу-күрешү мөмкинлеге бирә, – диде Әнвәр Мөхәммәтҗанов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading