16+
#Язмалар 27 июня 2025, 15:32 Уку өчен 4 минут
3312
0
1

Йорт иясе дигәнгә сез дә ышанасызмы ул!?

27 июня 2025, 15:32
3312
0
1
Уку өчен 4 минут

Җеннәр юк дип кире кага алмыйм.

Җеннәр юк дип кире кага алмыйм.

Минем аны үземнең күргәнем юк, ләкин этлекләрен эшләп торганын сизәм.

Ә менә авылга кунакка кайта торган туганым йорт иясен берничә тапкыр күргән. Ул: «Безнең монда җен бар, мин аны күрдем», – дигәч, башта көлдем. Аннары «җеннең» ниндирәк булуын белештем. Кечкенә генә буйлы, йонлач, күзләре зур, түм-түгәрәк һәм бик нык җемелди, ди. «Әй, күрше Сәлмән абый булгандыр ул. Ул да артык зур гәүдәле кеше түгел. Аның да шулай кайчак кырынмыйча йөри торган гадәте бар», – дип кул селтәмәкче идем, «Нишләп Сәлмән абый булсын?! Ул түгел! Бу бик кечкенә, бүкән кадәр генә», – дип каршы төште туганым. «Алайса, мәче булган инде ул!» – дидем, һаман да ышанасым килмичә. Ышанмадым, билгеле. Кайдан килеп җен булсын монда?!

2019 елда без авылдагы шушы йортыбызда төзелеш башладык. Үзебез югында әле бер бригада, әле икенче бригада килеп, төзелеш эшләре башкардылар. Менә шул вакытта йорт иясенең чит ир-атларны яратмавын һәм аларга төрлечә зыян салырга тырышуы ачыкланды. Берничә кеше булып, тышкы якта гына эшләсәләр, ул очракта зыян юк, ә бер генә кеше булып, безнең өйдә йокларга калсамы?..

Булачак кодабыз Булат яңа төзелгән якны бүлмәләргә бүлгән вакытта егылып төшеп, аягын сындырды. Әле өйдә үзе генә дә түгел, безнең дә ялларга кайткан чагыбыз иде. Без моңа башта очраклылык дип кенә карадык. Нишлисең инде, булгалый, дидек.

Ванна һәм бәдрәф бүлмәләсенә плитка ябыштырырга дип тагын бер останы чакырдык. Ул без Казанда булганда, атна уртасында өебездә яшәп эшләр дип килештек. Атна ахыры җитеп, авылга кайтса-а-ак... Плитка ябыштырган остабыз караватка сыгылып төшкән (эчә торган кеше түгел, уйламагыз!)... Кан басымы 70 кә 40, пульсы сүлпән. Хәлем юк, башым әйләнә, ди. Ул инде без кайтканчы ук хатынына шалтыраткан, ул да Казаннан кайтырга чыккан. Ярый әле анысы медсестра булып эшли. Тиз генә кайтып җитеп, уколлар кадап, остабызны аякка бастырды.

Инде бүлмәләргә ишекләр куйдырырга кирәк. Аңа да оста чакырмыйча булмый. Үзем генә килеп, бер көндә куеп китәм дигән иде, дүрт ишекне кую эше атнага сузылды. Йә бер инструменты янып чыга, йә икенчесе ватыла, йә нәрсәнедер югалта, йә нәрсәнедер дөрес кисми...

Йортны төзеп бетереп, яңа мунчага тотындык. Йорт иясенең өйгә чит ир-ат кергәнен яратмавын инде ирем Данис тә аңлады. Мунчаның стеналарын күтәргәндә ташчылар өйдә яшәп эшләрбез, дигәч, Даниснең коты очты. «Теге нәрсә зыян гына сала күрмәсен инде», – дип борчылды. Әле бит ул хакта осталарга да әйтеп булмый, куркып, борылып китеп барырлар тагын! Кайдан табарсың останы? Шулай да ялгызы гына түгел, икәү булгач, алай зыян салмады үзе.
Түбә ябучылар килгәч тә, берәрсен егып төшереп имгәтә күрмәсен дип борчылдык. Аллага шөкер, ул чагында да андый күңелсезлекләр булмады.
Безнең үзебезне ярата йорт иясе. Алай тавышланып куркытканы да, күзгә күренеп борчыганы да юк. Авылга кайтып, капкадан атлап кергәндә үк мин аңа кычкырып сәлам бирәм. Киткәндә, исән генә тор, өйне сакла, дип саубуллашам.

Ә менә Казан фатирыбыздагы йорт иясе мине яратмый. Даниснең берәр командировкага яки авылга кайтып киткәнен көтеп кенә тора. Аның артыннан ишек ябылу белән, йә кран ага башлый, йә берәр розетка эшләми. Кухняда ут бетеп, Данис кайтканчы утсыз яшәгән вакытларым да булды. Йә газ колонкасы кабынмый, йә ишекнең йозагы бикләнми, тәрәзә ябылмый, өйгә җылы килми, канализация суы китми... «Ник мин югында гына ватыла соң алар?» – дип ачулана Данис, минем: «Йорт иясе вата», – дигән сүземә ышанмыйча (хәзер ышана инде).

Инде бу фатирга күчкәнебезгә дә 19 ел була быел. Соңгы елларда, әйтмәгәнем булсын, йорт иясенең алай шаярганы юк. Хәер, хәзер Даниснең дә ерак командировкаларга йөргәне юк, көн саен өйдә. Бәлки, шуңадыр. Кайчагында өйдә берәр нәрсә югалып, озак кына таба алмасак, «Сора әле, табып бирсен. Сине ярата ул», – дим Данискә. «Башымны катырма әле үзеңнең җеннәрең белән, – дип пыр туздырып ташлый анысы. – Әйбереңне җыеп йөр, җен тимәс аннары!»
Йорт иясе дигәнгә сез дә ышанасызмы ул! Ул шул җенме икән, әллә башка берәр затмы?

Лилия Гәрәева

Фото: https://ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading