16+

Лагерьда балалар агуланган

Кичә кич Стәрлетамакның йогышлы авырулар үзәгенә берьюлы 25 пациент китерелгән.

Кичә кич Стәрлетамакның йогышлы авырулар үзәгенә берьюлы 25 пациент китерелгән.

Башкортстанның Стәрлебаш районындагы «Патриот» балалар лагеренда массакүләм агулану булган. 12-17 яшьлек 22 яшүсмер һәм 3 өлкән кеше зыян күргән. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

- Кичә кич Стәрлетамакның йогышлы авырулар үзәгенә берьюлы 25 пациент китерелде. Болар – Стәрлебаш районы балалар лагерьларының берсендә ял итүчеләр һәм әйдаманнар. Аларның 22се – бала һәм 3се – өлкән кеше, - дип язган ул. 

Рәхмәтуллин шулай ук ачыклык керткәнчә, тикшерүдән һәм ярдәм күрсәтүдән соң 9 кешене өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Тагын 16сы хастаханәдә калган. Аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә,  яхшыруга таба бара. Агулану сәбәпләре төгәл билгеле түгел. Агулану факты буенча тикшерү башланган. Учреждениедә азык-төлек продукциясе, эчә торган су, җиһазлар өслекләреннән үрнәкләр алынган. Санитария нормаларының үтәлеше һәм кирәкле документларның булуы тикшерелә. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading