16+
#Язмалар 28 июня 2025, 15:13 Уку өчен 6 минут
2732
0
2

«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»

28 июня 2025, 15:13
2732
0
2
Уку өчен 6 минут

Дизайнер, кул эшләре остасы Лилия Гәрәева үзен “төн кызы” дип атый.

«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»

Дизайнер, кул эшләре остасы Лилия Гәрәева үзен “төн кызы” дип атый.

Чөнки ул гаиләсендә барсы да йокыга киткәч, үз дөньясына чума, кул эшләре белән шөгыльләнә башлый, иҗат итә. Иң кызыклы идеяләр төшкә дә керә ди ул.

 – Лилия, синең кул эшләнмәләрендә бик төгәл бизәкләр. Алар оста рәссам кулы аша узганы сизелә. 
– Мин бит үзем рәссам. Әнием”: Син инде 2-3 яшьтә үк бик оста рәсем ясый башладың. Һәр нәрсәне дә үз төсе белән буяп, тулы бер картина тудыра идең,”-дип искә ала. Инде үсә төшкәч тә гел кул эшләренә тартылдым. Тумышым белән мин Чаллы шәһәреннән. Мәктәпне тәмамлагач төзелеш училищесына укырга кердем. Анда картиналарны реставрацияләргә өйрәнеп чыктым. Чаллыда яңа уку йорты ачылып, анда дизайнер һөнәренә өйрәтә башладылар. Мин кызыксынып кием дизайнеры бүлегенә укырга кердем. Югары белем алдым. Безгә бик көчле укытучылар белем бирде. Алар үзләре дә дизайнер иде. Этник костюмнарны тегәргә өйрәндек. Менә шул чорда халкыбызның милли сәнгате, тарихы белән кызыксыну минем күңелемә кереп калгандыр, мөгаен. Без музейларда да бик күп йөрдек. Төрле халыкларның борынгы этник киемнәрен өйрәнеп тектек. Бизәнү әйберләрен белән дә кызыксындык, аларны ясау алымнарын өйрәндек. Аннары мин бит әби-бабай белән үстем. Әнием ягыннан мишәрләр, әтием ягыннан башкортлар. Һәрберсенең үз традициясе бар иде. Йортны бизәүләре, милли ризыклары – һәрберсе миндә кызыксыну уятты, минем дә алар кебек эшләп карыйсым килде. 

– Укып чыгу бер нәрсә, үз эшеңне башлап җибәрү, бигрәк тә кул эшләнмәләре белән җиңел булмагандыр?
– Әлбәттә, җиңел булмады. Мин укып бетергәндә бары тик дизайнер булып кына эшләячәкмен дигән карар кылган идем инде. Казанга күченеп килдем. Киемнәр тегүче шәхси фирмада эшләдем. Аннары җитештерү оешмаларында этикеткалар дизайнын булдыру белән дә шөгыльләндем. Парфюмерия, косметика, көнкүреш химиясе – кыскасы, нинди генә тармакта эшләмәдем инде. 16 елдан соң мин кемгәдер түгел, үземә һәм үземчә эшләргә теләвемне аңладым. Чөнки заказ бирүчегә эшләгәндә син аның таләпләрен үтисең. Ул синең күзаллавыңны кабул итмәскә дә мөмкин. Минем иҗади күңелемә иркенлек, иҗат җитми иде. Һәм мин өйдә әкренләп үзем теләгән кул эшләрен ясый башладым. Аларны интернет челтәрләренә куйдым. Минем эшләрем белән кызыксына башладылар. Башта бизәнү әйберләрен чигеп ясый идем. Ләкин бу вакытны бик күп ала. Заказларны өлгертеп булмый. Балалар да кечкенә иде. Шуннан мин алкалар эшләүнең яңа юлларын эзләдем. Һәм аларны балчыктан ясауны үзләштердем.

– Алка, изүләрнең үрнәкләрен кайдан аласың?
– Аларны мин күн мозайка бизәкләренә охшатып ясыйм. Читек-кәвешләрдәге бизәкләрне өйрәнәм. Минем кайбер алкалар чиләк-көянтә күтәргән кыз формасында да ясалган. Һәр эшемнең үз мәгънәсе бар. Һәм мин бизәнү әйберләремне милли, ләкин заманча, бүгенге көн стиленә туры китереп ясыйм.

 – Син тәкъдим иткән яулык һәм сумкаларда да милли бизәк кенә түгел, ә бик кызыклы иллюстрацияләр бирелгән. Аларга сорау бармы соң?
– Әйе, аларны бик яратып сатып алалар. Иллюстрацияләрне ясар алдыннан башта мин әкият уйлап чыгарам, шигырьләр дә язам. Мин бит язар өчен теманы төшемдә күрәм. Бервакыт төшемдә бүре күрдем дә, шул турыда уянуга шигырь яздым. Аннары ул сюжет буларак рәсемгә, соңрак яулыкларга, футболкаларга сурәт булып  күчте. Башымда төрле уйлар кайный. Кайчагында йоклый да алмыйм. Болар барсы да минем иҗатым белән бәйле. Башыма килгән уйларымны вакытында тотып калырга тырышам. Иҗат миңа шулай ук Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров башкаруындагы элекккеге җырларны тыңлаганда килә. Минем күз алдында кызыклы картина туа һәм мин ясый башлыйм.  Халык әкиятләрен укыгач та шулай. Аның дәвамын уйлап чыгарам, рәсем итеп ясыйм да картиналарга, яулыкларга күчерәм. Яулыкларның яңа коллекциясен дә булдырдым әле. Милли музейга барып, анда саклана торган борынгы милли алкаларыбыз, беләзекләребез, изүләрне башта фотога төшердем. Аннары аларның төгәл күчермәсен яулыкларда сурәтләдем. Инде менә хәзер киемнәр дә тегә башладым. Тукымаларга шулай ук борынгы бизәнү әйберләрен төшердем.

– Син берьюлы күп төрле эш белән шөгыльләнәсең. Алкалар да, киемнәр дә, картиналар да. Бизнеста берьюлы төрле юнәлештә эшләү  бик куркыныч нәрсә бит ул.
– Мин холкым белән шундый кеше. Бер генә юнәлештә шөгыльләнә алмыйм. Кемдер еллар дәвамында  алкалар гына ясый, кемдер яулыклар белән шөгыльләнә. Минем өчен иң авыры бертөрлелек. Мин бер үк вакытта алкалар ясарга да, рәсем ясарга, әкиятләр язарга да телим. Үз иллюстрацияләрем белән коллекциямне дә булдырасым килә. Мин әле үз хуш буйларым коллекциясен дә чыгарырга уйлыйм. Бу  эшне дә башладым инде. Без бит бу дөньяда бер тапкыр гына яшибез. Минем максатым -дөньяны кешеләргә үз күзләрем аша күрсәтү. Башымдагы шушы уй-теләкләремне тормышка ашырмасам, үземне ниндидер бер газап эчендә кебек тоячакмын. Мин үземнең бу җирдә юкка гына яшәмәвемне тоям һәм үземнән соң балаларыма, оныкларыма ниндидер эз калдырырга телим. Кешеләрдә мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбиялисе, тамырларыбызны, шушы милли матурлыкны торгызасы килә. Кешеләр аңласыннар иде. Матур бизәнү әйберләрен, милли киемнәребезне онытмасыннар, яратып кисеннәр иде дип тырышам. 

– Мондый хыялларны тормышка ашыру ул бит матди чыгымнарны да күп таләп итә. 
– Мин әлегә үземнең кул эшләнмәләрем белән зур акчалар эшли алмыйм. Финанс мәсьәлә бүгенге көндә иң авыры. Ләкин хәлемнән килгәнчә тырышам, бик күп көч түгәргә туры килә. Сыйфатлы тукымалар табу да җиңел түгел, сурәтләрне бастыру да бик кыйммәткә чыга. Минем финанс яктан ярдәм итүчеләрем юк. Барсын да үземә тартырга туры килә һәм шул матурлыкны тудыручы кулларыма таянырга. Миңа коллекцияләремне эшләүдә ярдәмчеләр, эшче көчләр дә кирәк. Инде күптән үзем кебек иҗади күңелле булышчыларны эзлим. Тик таба алмыйм әле. Бер дус кызым гына миңа булыша. Киемнәрне ул тегә. 

– Сату эше ничек бара?
Авыррак. Иске татар бистәсендә йөрүче туристлар керә. Социаль челтәрләр аша белүчеләр килә, күргәзмәләрдә катнашам. Анда бик күпләр белән танышам. Чит илләрдә яшәүче татарлар әниләре аша йортларын бизәү өчен картиналарымны, мендәрләрне сатып алалар. Күрәсең, шушы кул эшләнмәләре аша алар бер җылылык ала, сагынуын баса.

– Лилия, син үзеңнең кул эшләрен “Урманай” бренды астында чыгарасың. Моның сере нидә?
– Урманай – борынгы хатын-кыз исеме. Шулай ук андый исемдәге авыллар да бар. Ләкин минем очракта берсе белән дә бәйле түгел. Минем бренд ике сүзне берләштерә. Урман һәм ай. Табигать ул -  мин көч ала торган, хисләнеп ял итә торган урын. Мин урманны бик яратам. Ә ай - ул минем динем белән бәйле. Ай төн җитүен дә ишарәли бит. Ә миңа илһам, иҗади идеяләр күбесенчә төнлә килә. Шуңа да минем өчен “Урманай” исеме бик кадерле һәм тирән мәгънәгә ия.

 – Киләчәккә нинди планнар белән яшисең?
– Минем тормышка ашырасы планнарым бик күп. Тик барысына да өлгерешә генә алмыйм. Иң зур планнарымның берсе - үз кибетемне булдыру. Хәзергә минем остаханәм дә, кибетем дә бер үк офиста. Киләчәктә кеше күп йөргән, туристлар килә торган урында кибет ачасым килә. Анда аерым сатучы да  булыр иде. Мин иҗат итү, коллекцияләремне булдыру белән  генә шөгыльләнер идем. Гаиләмә дә күбрәк вакыт калыр иде.

– Гаиләң белән дә таныштыр әле. 
– Без ирем Илназ белән ике бала үстерәбез. Улыбыз Рамазан, аңа 7 яшь , кызыбыз Раянага 3 яшь. Балаларның исемнәрен дә аңлап сайларга тырыштык. Рамазан - җәннәткә күпер, ә Раяна - җәннәткә керү капкасы дигәнне аңлата.

 – Үзегез язган әкиятне балаларыгызга укыйсызмы соң?
Мин язган әкият балалар өчен түгел. Ул хатын-кыз фаҗигасе, аның йөрәк ярасы турында. Әлбәттә, мин анда нәрсә әйтергә теләгәнне барсы да аңлап та бетермәскә мөмкин.  Ул һич кенә дә минем тормышыма бәйле түгел.  Хәзер  ул әкияткә иллюстрацияләр ясый башладым. Китап итеп чыгарасым килә. Ике еллап яздым, ә инде төгәлләгәч рәхәтләнеп утырып еладым. Минем ул язмамны бәлки бастыру өчен кабул да итмәсләр. Ләкин мин ничек тә бастырасым килә. Бу хыялымны тормышка ашырасым килә. 

Энҗе Шәйхетдинова.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading