16+

Рөстәм Миңнеханов Олы Яке авылында булган

Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итә.

Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итә.

«Бүген безнең Рәисебез Рөстәм Нургалиевич белән Олы Яки авылында көн башладык. Илдар Ситдиковның "Ягодная Долина" хуҗалыгын карадык, шулай ук район активы вәкилләре белән очрашу узды. 

Хуҗалык 2012 елдан бирле эшли. Биредә биш төрле җиләк: кара һәм кызыл карлыган, кура җиләге, җир җиләге, Альп җиләге үстерәләр. Объектның 800 тонна җиләккә исәпләнгән мультимемпературалы комплексы, продукция сату өчен махсуслаштырылган кибете бар.

Узган елда хуҗалык территориясендә глэмпинг ачылды. Монда биш йорты бар, гомуми сыйдырышлылыгы - 30 кеше», дип язган үзенең телеграм-каналында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading