16+

Безнең бабай, әби өстеннән өйләнеп кайтмакчы булган, яки ата каз хикмәтләре

11 июня 2025, 09:41
4592
0
5
Уку өчен 3 минут

Ашыга-ашыга юл аша ата каз чыгып бара. Даа, мәйтәм, мишәрчәрәк сузып, капкадан чыккач, бу да егет. Күр әле, муенын сузган, гаярь үзе. Ана каз бәбкәләрен чыгара торгандыр, хәер, инде чыгаргандыр да.

Безнең бабай, әби өстеннән өйләнеп кайтмакчы булган, яки ата каз хикмәтләре

Ашыга-ашыга юл аша ата каз чыгып бара. Даа, мәйтәм, мишәрчәрәк сузып, капкадан чыккач, бу да егет. Күр әле, муенын сузган, гаярь үзе. Ана каз бәбкәләрен чыгара торгандыр, хәер, инде чыгаргандыр да.

Бәлки әле канатыннан йолкып алынган бер каурые да борынына тыгып куелгандыр, бәбкәләрен таламасын, "ыруы"на тизрәк ияләшсен өчен, ата казны мин бит инде бер ай тирәсе элек очраткан идем. Кызык, кая барды икән ул? Ана каз басканда гадәттә ата казны урамга чыгарсаң да капка төбендә генә таптана. Безнекенең ана казга тавыш биреп куюларына кадәр истә, өйдәме син, тәртипме янәсе.

Каурыена ут капкандай итеп юл аша икенче урамга элдергән казны күргәч, әнинең сөйләгәннәре хәтердә яңарды. Безнең бабай, мәрхүмкәемнең урыны оҗмахта булсын, әби өстеннән өйләнеп кайтмакчы булган. Әбинең дә сынаулы чоры -- биш елдан артык яшәп, бала таба алмаган. Бабай йомыш белән шәһәргә баргалаган җиреннән бер марҗага ияләшкән. Өйләнәм дип ышандырган. Телефоннар  юк заман булса да, бу хәбәр авылга бик тиз кайтып җиткән. Өйдә сукыр әнисе, мич башында ыңгырашып яткан карт әтисе, безне авылда рисвай итә икән, Маһикамал син дә каты тор, ул җилбәзәкне өйгә кертмибез, дигәннәр. Бабай җитәкләп кайтып кергән бит өйгә теге марҗасын. Әтисе белән әнисе бер генә өргәннәр, җилләр искән тегеләрдән, бабай кикриге шиңеп, илтеп куйган кәләшен шәһәргә. Әби болай гына бала таба алмас иде, күршедә генә им-томчы әби яшәгән, бөтен авыл халкы шүрләп торган, диләр аннан. Әбине үзенә алып кереп киткән дә ипләп кенә чүлмәк салган.  Бер чүлмәккә ике бала туа, кара аны, беренчесеннән икенчесенә дә бик тиз узарсың, төшертәм дип, җан җиреңә орчык киерттерсәң, мәңге дә риза булмам үзеңнән, дигән. Минем әни чүлмәк баласы... Ул үзе дә чүлмәк салырга өйрәтте, күрше әбисе аңа өйрәтеп калдырган иде, Шәрип әби 100 яшенә тиклем яшәде! Әнинең чүлмәк салуы турында киләсе язмаларымда язармын яме
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading