16+

«Гаиләбезгә килгән кайгының авырлыгын әйтеп тә аңлатырлык түгел»: юл һәлакәтендә ике бала үлгән

Узган көннең киче тетрәндергеч кайгы алып килде: Казан – Ульяновск юлында, төгәлрәге Апас районының Шонгаты авылы янындагы өлешендә, кичке сәгать тугыз тулып ун минутлар киткәч, коточкыч юл һәлакәтендә ике сабыйның гомерен өзелә.

«Гаиләбезгә килгән кайгының авырлыгын әйтеп тә аңлатырлык түгел»: юл һәлакәтендә ике бала үлгән

Узган көннең киче тетрәндергеч кайгы алып килде: Казан – Ульяновск юлында, төгәлрәге Апас районының Шонгаты авылы янындагы өлешендә, кичке сәгать тугыз тулып ун минутлар киткәч, коточкыч юл һәлакәтендә ике сабыйның гомерен өзелә.

42 яшьлек Hyundai Solaris машинасы алдында барган Renaut Arkana машинасын узып китү теләге белән уң якка, ягъни обочинага чыга. Җилдереп кенә уза ул аны, үз юлына чыгып басканда, кызганыч, йөртүчесе машина белән идарәне югалта. Каршы якка ук ыргылган машинаны “йөгәнли” алмыйча, Honda Civic машинасына килеп бәрелә. Каты бәрелеш Honda Civic машинасын борып куя һәм аңа артыннан ук килүче унынчы модель “Лада” килеп менә. Иң аянычлысы – Honda Civic машинасының ике пассажиры – 10 һәм 11 яшьлек балалар – шунда ук үлгән. Аның 33 яшьлек йөртүче һәм 38 яшьлек пассажиры авыр тән җәрәхәтләре ала. Шулай ук Hyundai Solaris йөртүчесе дә күп санлы имгәнүләргә дучар була. 

Олы юлларда сак булсак иде, ялгышулар өчен язмыш кыйммәт – гомер белән түли. Ә гомер бер генә, өзелсә – аны ялгап та, мәрхүмнәрне кире кайтарып булмый. Бу һәлакәттә ике баланың гомере өзелә. Бүген аларны соңгы юлларына озатырга әзерлиләр. Ибраһимовлар гаиләсенең дуслары, туганнары, якыннары морг төбендә, балаларны көтәләр... Әниләре Алиянең хәлен әйтеп тә аңлатырлык түгел. 

Без исә табибә булып эшләүче Алиянең сеңлесе Гүзәлия Хадиатова белән сөйләштек. 
– Алиянең ире Тәтеш районының Бакырчы авылыннан. Арчада яшиләр. Балалар Арчаның 6 нчы мәктәбендә укыйлар иде. Бик кызганыч хәл, гаиләбезгә килгән кайгының авырлыгын әйтеп тә аңлатырлык түгел. Балалар Бакырчы авылындагы әбиләрендә бер ай кунакта булдылар. Әтисе үзенең бертуган энесе белән балаларны кайтып алды. Алия алар белән кайтмаган иде. Менә юлда җайлап кына кайтып барганда килеп чыккан хәл бу. Рульдә әтиләре Раилнең бертугане энесе булган. Ул да, Раил дә бик авыр хәлдә, икесе дә реанимациядә, үлем белән көрәшәләр. Бүген аларны башкала хастаханәсенә күчерәчәкләр. Алар гаепле дә түгел бит, ике машина арасында калганнар. Һәммәсе дә саклык каешларын эләктергәннәр. Уллары шунда ук җан биргән, ә менә кызлары “Ашыгыч ярдәм” машинасы хастаханәгә алып барганда юлда өзелгән. Кызга 11 көннән 12 яшь туласы иде. 22 августта аның туган көне. Малайга 10 яшь. Ул хоккейчы, көчле рухлы, бик сәләтле бала иде. Кызлары бик талантлы, биюгә йөрде, бик матур итеп рәсемнәр ясый иде. Бик авыр югалту, – ди Гүзәлия.

Каты бәрелештән соң рульдә булган ир, ягъни Раилнең бертуган энесе хәле бик авыр булса да, үз аңында чакта әти-әнисенә шалтыратырга өлгерә, үзләренең юл һәлакәтенә тарыганлыкларын хәбәр итә. Алар исә Гүзәлиянең бертуган энесенә, ул Гүзәлиягә җиткерә. Бергәләп Алиягә бу хәбәрне бик саклык белән әйтәләр. 

Балаларны бүген җитешсәләр, Арча зиратына җирләячәкләр. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.  

Ибраһимовлар гаиләсенә  ярдәм итәргә теләүчеләр Сбербанк картасына ялганган 89276758726 телефоны буенча акча күчерә ала (Ибрагимова А.Ф.)
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

28

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Ни кызганыч, күп очракта гаепсезләр китә дөньядан.

    Мөһим

    loading