Бик беләсегез килсә, Россиялеләр көненә якынча 7 сәгать 50 минут вакытларын Интернетта уздыра. Зур саннар, әйеме?
Тормышыбызга Интернетның болай кереп китүе, аннан башка яши алмавыбыз исә психоэмоциональ халәтебезгә, киләчәгебезгә ничек тәэсир итә? Балалар һәм яшьләрнең үсешенә, җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышына Интернет ничек йогынты ясый? Бу сорауларга әлеге язмада җавап табарга тырыштык, сораштыру уздырдык һәм беренче эш итеп психолог белән элемтәгә кердек.
Резеда Абдулина, психолог:
– Интернет файдалы ресурс һәм шул ук вакытта стресс чыганагы да булырга мөмкин. Ул – баш миебез һәрвакытта да “кайнатып бетерергә” өлгерми торган, бик зур мәгълүмат агымы. Мәгълүматның күп булуы баш миенең артык йөкләнүенә китерә, бу үз чиратында борчылуны арттыра. Күп кенә кешеләр, белгечләргә мөрәҗәгать итәсе урынга, кызыксындырган сорауларына Интернеттан җавап эзли. Әйе, биредә мәгълүмат күп, әмма ул белгеч консультациясен алыштырмый, бу бигрәк тә сәламәтлек мәсьәләсенә кагыла. Өстәвенә, әгәр проблемалар турында даими укысаң, дөнья җимерелә кебек тоела, ә син берни үзгәртә алмыйсың. Бу исә ярдәмгә мохтаҗлык тойгысын уята.
Интернеттан зарарга караганда күбрәк файда алу өчен, яңалыкларны “иләк аша уздырыгыз” – мәсәлән, 10 минут иртән һәм кич хәбәрләр белән танышыгыз, позитив ресурсларга язылыгыз, игътибарны читкә юнәлтмәс өчен, артык хәбәрнамәләрне (уведомления) сүндерегез.
Искәртеп узарга кирәк, хәзер актуаль проблема – клип фикерләве (клиповое мышление), кыска видеолар аркасында баш мие кечкенә күләмдәге мәгълүматка ияләшә. Аннары исә бер минуттан озынрак булган контентка игътибар итәргә кыенрак була башлый. Шулай ук даими рәвештә телефоннарыбызга килеп торучы хәбәрнамәләр, төрле җирдән калкып чыга торган рекламалар фокусны югалуга китерә. Янәдән эшкә керешү өчен баш миенә өч-биш минут вакыт кирәк. Без бер үк вакытта сериал карый, социаль чилтәр актара һәм хәбәрләргә җавап бирә алабыз дип уйлыйбыз. Чынлыкта баш мие берничә эшне берьюлы эшләсә тиз арый, һәм без ярсучанлык тоябыз.
Тагын бер мөһим момент – Интернет, социаль челтәрләр чынбарлыкны ялгыш күрсәтә. Еш кына кулланучылар бирегә бары тик яхшы мизгелләрне генә урнаштыра: камил фотосурәт, искиткеч сәяхәт, зур уңыш, күп акча... Яшүсмерләр, редакцияләнгән фото һәм блогерларның “уңышлы” тормышын күреп, еш кына “самозванец синдромын”а дучар була. Өлкәннәр шулай ук искәрмә түгел, алар чит уңышларны күргәндә борчу кичерә. Үз-үзеңә ничек булышырга соң? Исегездә тотыгыз: социаль челтәрләр – ул әле чынбарлык түгел. Матур фото артында еш кына сездә булган проблемалар торырга мөмкин. Социаль чиртәгезне чистартырга онытмагыз – әгәр аккаунт көнчелек яки сагыш уятса, анны күзәтеп барудан туктагыз!
Шәкүр, рэпер, әти кеше:
– Кызыма биш яшендә үземнең телефонымны бирдем, аңа видеоблоглар төшерү ошый. Интернет/гаджетларның вакыты исә көненә бер-ике сәгать белән чикләнгән. Шартлар шундый: йә берьюлы бу вакытны кулланып була, йә бер сәгатен көндез, икенче сәгатен кичен. Телефонны кире кайтарганда көйсезләнми, чөнки белә, әгәр гаджет аркасында тискәре реакция булса, ике-өч көнгә бөтенләй аннан колак кагарга мөмкин. Моны үзенчәлекле детокс дип әйтик. Шулай ук, әлбәттә, Интернетта нинди контент караганын күзәтәбез.
Минемчә, аралашу өчен Интернет шактый мөмкинлекләр ачты, тик тискәре ягы “тиз контент” та, “вакыт үтергеч” видеоларда. Файдалы мәгълүматны чүп арасыннан эзләп табу, балалар нәрсә караганын контрольдә тоту шактый авыр.
Чулпан Шафрановская, “Татар радиосы”ның трафик-менеджеры, әни кеше:
– Улыбызның телефонында 2,5 сәгатъ лимит тора, ләкин күбрәк утырган вакытлары да булгалый. Телефонны алып куйганда башта көйсезләнә, 5 минуттан соң үзенә шөгыль табып, тынычлана. Андый чакта берничек тә юатмыйм, “Телефонда озак утырырга ярамый, күзең бозыла”, дип кенә кисәтәм.
Әгәр бала файдалы контент карый икән, Интернетны зарарлы дип әйтмәс идем. Кайбер видеолардан улыбыз инглиз алфавитын, төрле сүзләрне һәм саннарны өйрәнде, хәтта мин белмәгәннәрне дә белә. Үзенә кирәкле мәгълүматны тиз генә Интернет аша таба. Сүз уңаеннан, видео караганда начаррак сүзләр ишетелсә, тыям. Телефонында 6+ контентка рөхсәт тора.
Илсөяр Галиева, “Сабантуй” журналының баш мөхәррир урынбасары:
– Кызганыч, бүген кешеләр арасында җанлы, ихлас аралашу бетте. Хәзер хәтта хәл белешү, бер-береңә елмаеп карау да бары тик смайликлар аша гына башкарыла. Интернетсыз тормышка, кирегә берничек тә юл юк. Уңай ягы шунда: барысы да кул астында, төрле сорауга тиз генә җавап алып булла, әмма ихлас күңелдән сөйләшүне, бары тик күрешеп утыруларны бик тә кайтарасы килә!
Сүз уңаеннан, еш кына Интернеттагы яңалыклар ярсучанлыкны уята. Тел төбем махсус рәвештә кешедә киеренкелек һәм курку хисен арттыру өчен уйлап чыгарылган “сары” хәбәрләр турында. Шулай ук социаль челтәрләрдәге “успешный успех” мисаллары бераз үзбәягә “тия”. Барыбер күпмедер вакыттан соң моның виртуаль дөнья гына икәнен аңлыйсың да, тынычланасың. Интернет күпләрнең эмоциональ халәтенә зур йогынты ясый. Бигрәк тә күңелләренә якын ала торган кешеләргә. Интернеттагы чүп оясыннан иммунитет булдырырга кирәк. Шулай ук Интернет детокска да бик уңай карыйм. Социаль челтәрләрдән ял ясаганым бар. Бик файдалы һәм уңышлы эксперимент булды ул. Чынбарлыкка башкача карыйсың, әйләнә-тирәнең матурлыгына, кешеләргә яңа караш ташлыйсың.
Алмаз Нигъмәтҗанов, “Татар радиосы” диджее, студент:
– Интернет – ул чиксез мөмкинлекләр урыны, бары тик аны дөрес куллана белергә генә кирәк. Кызганыч, күпчелек моның шулай икәнен аңлап бетерми. Шуңа ялган булган мәгълүматны укып, аларны дөрес кулланмыйча, гел үзен хаклы дип уйлый. Хәзерге заман кешеләрен тик томалга "СДВГшник"лар дип атамыйлардыр. Үземне дә алар исемлегенә кертәм. Эш башкарганда да, тик утырганда да игътибарны бер җиргә генә юнәлтү авыр, күп алданасың, кыскача әйтсәк – расфокус. Эмоциональ халәттә дә шулай, элеккеге кешеләрнекенә караганда, күпкә тизрәк үзгәрә безнең хисләр.
Шулай ук ассызыклап узасы килә, чынбарлыктан качу урыны ул – социаль челтәрләр. Күп кеше биредәге мәгълүматка ышана да, булган бәхетен югалта. Хәзер хәтта яшь парлар да аерылыша башлады түгелме соң инде, үзләренең Интернет-идеаллары тормышка ашмагач?!.
P.S. Әлеге язма аша виртуаль дөньяга карата карашыгызны үзгәртергә, гаджетларыгызны тәрәзә аша тотып болгарга өндәмибез, юк. Бары тик реаль тормышка игътибарыбызны арттырып, янәшәдәге могҗизаларны күрсәк иде, дигән теләктә калабыз. Бәйрәм белән! Интернетның туган көне белән!
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар