Дөньякүләм тавыклар, пеләш керпеләр, чәй эчү, үбешү-кочаклашу, карбыз, йомырка, уйлап чыгарылган сүзләр көне...
Сезне дә әлеге тузга язмаган бәйрәмнәр туйдырдымы? Алайса бу дата сезнеке! 4 июль – бәйрәмнәрдән ял итү көне! Татар эстрадасы йолдызлары исә кайсы бәйрәмне бик ярата, көтеп ала һәм зурлап уздыра? Ә кайсы даталарны бик үк яратып, өнәп бетерми?
Гөлүс Хәбибрахманов, җырчы: – Бөтен бәйрәмне дә яхшы кабул итәм һәм яратам, бигрәк тә яңа елны һәм сабан туен. Нәкъ менә шушы даталарда ял итәсең, дус-туганнарың белән күрешәсең, тәмле ашыйсың! Уйлана торгач, бик үк яратып бетермәгән дата искә төште – беренче сентябрь. Балачактан бирле күңелдә калган эздер инде бу, чөнки көзнең шушы беренче көнендә матур җәйге яллардан соң тамчы да мәктәпкә барасы килми иде. Хәзерге көндә дә беренче сентябрьне авыр кабул итәм, бәйрәмнәр рәтенә кертәсе дә килми (көлә).
Гөлназ Яхина, җырчы: – Мин, гомумән, барлык бәйрәмнәрне дә яратам, бигрәк тә бүләкләр бирү һәм кабул итеп алу ошый! Сигезенче март исә иң яраткан бәйрәмем, чөнки ул минем туган көнем. Шулай ук яңа елны һәм кызымның туган көнен яратам. Әлеге даталарны матур итеп, зурлап кунаклар чакырып бәйрәм итәргә яратабыз. Иң мөһиме – исән-сау булыйк, илләребез тыныч булып, көн саен бәйрәм сыман узсын!
Рәзил Камалов, җырчы, баянчы: – Иң яраткан мизгел – яна елны каршы алу! Әлеге бәйрәмне гаилә белән көтеп алабыз, бергәләп табын әзерлибез, салатлар ясыйбыз, традиция буенча мичтә томалап каз пешерәбез. Яратмаган даталар юк, иң гади көнне дә бәйрәм, безгә бирелгән бүләк итеп кабул итә белергә кирәк. Шул вакытта гына, мисал өчен, авылга кунакка кайткач, катык белән яңа пешеп чыккан икмәктән дә тәмлерәк ризык юк икән дисең, булганына шатланасың.
Ризат Рамазанов, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты: – Минем дә, Зинираның да иң яраткан бәйрәме – яңа ел! Бәйрәмнең үзен дә түгел, ә нәкъ менә гастрольләрдән соң гаилә белән ял итүне көтеп алабыз без: кунакларга йөрешү, тәмле табыннар, пилмән, мандарин... Шулай ук балаларның туган көннәрен яратабыз, безнең истәлекле көннәребез, әти-әни булган даталарыбыз бу. Өнәп бетермәгән бәйрәмнәребез юк. Ничек инде аларны яратмыйсың?! Бәйрәм бит ул ял итү дигән сүз (көлә).
Рафил Җәләлиев, җырчы, алып баручы: – Бәйрәмнәрдән ял итү көне дә бармени әле ул?! Дөресен генә әйткәндә, без шундый һөнәр ияләре – кешеләр ял иткәндә – эшлибез, кеше эшләгәндә – ял итәбез. Шуңа күрә көтеп алган даталарым юк. Мөмкинлек булса, барлык бәйрәмнәрне уздырырга тырышабыз. Бигрәк тә Корбан һәм Ураза гаетен, туган көн, яңа елны.
Асылъяр, җырчы: – Балаларым туганчы иң яраткан бәйрәмем яңа ел иде, хәзер исә балаларымның туган көннәре. Алай өнәп бетермәгән бәйрәмнәрем юк та бугай. Гадәттә, без, артистлар өчен бәйрәмнәр эш көннәре булып санала бит инде, ә мин эшләргә бик яратам.
Миндияр Шәймарданов, җырчы, алып баручы: – Дүртенче июльне мин аеруча көтеп алам, чөнки бу датада туган көнем! Быел әлеге көнне сеңлемнең туган көне дә үтәчәк, икеләтә бәйрәм дигән сүз. Яратмаган дата бәйрәмнәр белән бәйле түгел минем, ул һәр ай саен килә дә җитә – ипотека һәм кредит түләү көне (көлә).
Динара Шәйдуллина, җырчы: – Яратмаган даталарым икәү: тугызынчы май – Бөек Ватан сугышында җиңү көне һәм өченче сентябрь – искә алу көне. Күз алдына килә дә, күңелгә авыр була. Калган бәйрәмнәрне барысын да яратам һәм көтеп алам.
Аиша, җырчы: – Иң яраткан бәйрәмем – яңа ел. Зурлап уздырам, әзерләнәм дип әйтә алмыйм, әмма минем бер хыялым бар – дуслар-туганнар белән табигатьтәге өйдә җыелып, шәһәр шау-шуыннан качып ял итү, кар атышып уйнау, мунча керү... Кайчан да булса бу бәйрәмне шундый җылы мохиттә рәхәт компания белән уздырырмын дип уйлыйм.
ФОТО: https://www.freepik.com/
Комментарийлар