16+

Көрәшче Илшат Купкенов: «Юллама миңа чыгасын алдан сиздем»

21 февраля 2025, 20:00
8465
0
14
Уку өчен 3 минут

«Гомрә хаҗына бару - зур хыялым, Аллаһы Тәгаләдән бик сораган идем, мең рәхмәт, насыйп итте», ди Илшат.

Көрәшче Илшат Купкенов: «Юллама миңа чыгасын алдан сиздем»

«Гомрә хаҗына бару - зур хыялым, Аллаһы Тәгаләдән бик сораган идем, мең рәхмәт, насыйп итте», ди Илшат.

Чувашия республикасының Батыр районы Шыгырдан авылы егете, 17 яшьлек көрәшче Илшат Купкенов өчен 2025 елгы көрәш сезоны аеруча истә калыр, мөгаен. 15-17 гыйнвар көннәрендә Чаллыда булып узган "Татарстан яшьләре" газетасы призларына 17-18 яшьлек егетләр арасында булып узган Татарстан беренчелегеннән Илшат бераз күңеле сүрелеп кайтты. Аның каравы, алда аны шундый матур җиңү, зур бүләк көтеп торган. 19 февральдә Казанның "Ракета" спортзалында булып узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турнирында төп призны - Гомрә хаҗына юлламаны җирәбә юлы белән нәкъ менә ул отты!

Илшат көрәшчеләр гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Бабасы, әтисе, абыйлары... - барысы да көрәшчеләр. Расих, Фәнис, Марат Купкеновларны көрәш дөньясында күпләр яхшы белә. Илшатны да балачактан келәмгә алып килә алар. Башта ирекле көрәш белән шөгыльләнә, VII сыйныфтан татарча көрәш түгәрәгенә күчә. Беренче тренеры - Әлфис Әсхәт улы Мтиев. Авылда IX сыйныфны тәмамлагач, Казанга укырга китә егет. Бүген ул Россия дәүләт гадел хөкем университетының көллиятендә II курста белем ала. 
- Тренер Николай Васильевич Крылов турында бик күп ишеткән идем. Безнең авылдан да егетләр аның кул астында шөгыльләнә иде. Укучылары электән зур уңышларга ирешеп килә, - дип сөйли Илшат. - Шуңа үзем дә Николай Васильевичка барырга уйладым. Аның укучылары белән бергә, мин дә Казанның Авиатөзелеш-Яңа Савин командасы өчен көрәшәм. 

- Чаллыда булып узган Татарстан беренчелеге күңелеңә ничек кереп калды, Илшат? Үзең өчен нинди нәтиҗәләр ясап кайттың?
- Икенче әйләнеш вакытында Чаллы егете белән көрәштем. Соңгы секундларга исәп 3:3 иде. Мин алым ясаганда, ул миңа "зацеп" куйды. Аны санамадылар. Кубик аткач та исәпкә алмадылар. Аннары апелляция яздык. Анысын да карамадылар. "Зацеп" икәне видеода ачык күренә иде. Күңелем бик сүрелде, "обидно" булды. Әмма рухи яктан үземне тиз кулга алдым. "Тагын да катырак шөгыльләнергә кирәк. Икенче юлы мондый хәл килеп чыкмасын, бер претензиясез җиңәрлек булсын!" - дидем үземә. 

- Гомрә хаҗына юллама отар алдыннан ниндидер сиземләүләр булмадымы соң?
- Диния нәзарәте оештырган көрәш турниры вакытында, чынлап әйтәм, сиземләү бар иде. 55 кг авырлык категориясендә көрәштем. "I урын алсам, юллама миңа чыгар", - дигән ышаныч, өметем булды. Егетләр бик көчле иде. Аллага шөкер, җиңү насыйп булды. Көрәштән соң җирәбә башланды. Түбәтәйдән кәгазьне алып ачып укыганчы ук: "Миңа эләгә, Алла боерса", - дип куйдым эчтән генә. Ачсам, хаҗ, дип язылган! Шундый шатландым. Гомрә хаҗына бару - зур хыялым, Аллаһы Тәгаләдән бик сораган идем, мең рәхмәт, насыйп итте. 

- Изге сәфәргә кайчан җыенасың?
- Сертификат бер ел гамәлдә булачак. Җәйгә гаиләбез белән барырга ниятләп торабыз, Алла боерса.

- Хәерле сәфәрләр булсын, Илшат! Алда да зур, матур җиңүләр көтеп торсын!

Лилия ЙОСЫПОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading