16+

Россиянең кече шәһәрләре язмышы Казанда хәл ителә

Татарстан башкаласында 20-21 августларда “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү” Бөтенроссия форумы эшли башлады.

Россиянең кече шәһәрләре язмышы Казанда хәл ителә

Татарстан башкаласында 20-21 августларда “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү” Бөтенроссия форумы эшли башлады.

Казанга федераль һәм төбәк хакимиятләре җитәкчеләре, архитекторлар, төзүчеләр, актив яшьләр җыелышты. Пленар утырышта кече шәһәрләрне үстерү темасы алга куелды. Тарихи урыннарны торак җирлекнең “магниты” сыйфатында куллану һәм саклау зарурлыгы чыгыш ясаучылар авызыннан еш яңгырады.

Уңайлы шәһәр мохите буенча иң яхшы проектлар конкурсы җиңүчеләре 21 августта бүләкләнәчәк. Татарстан Россиякүләм конкурска 16 проект тәкъдим иткән иде. Беррәттән яшьләр форумы да бара, шулай ук парклар һәм ишегаллары проектлары күргәзмәсе дә оештырылган.

Форум үткәрү мәйданы итеп Казанның сайлап алынуы юкка гына түгел. Татарстан җәмәгатьчелек мохитләрен төзекләндерү эшчәнлегендә Россиянең алдынгы төбәкләреннән берсе. Республикада 10 елда 450 парк һәм сквер төзелде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә 5,8 мең ишегалды комплекслы төзекләндерелде. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading