16+

Асылъяр: “Сәгатьләр буе кармак тотып, балык күзләп утырган кешеләргә шаккатам...”

27 июня 2025, 15:17
5775
0
2
Уку өчен 4 минут

Күптәннән балык тотарга барырга җыенып, табигатькә чыгып ял итәргә хыяллангансыз икән, бу дата сезнең өчен, җәмәгать! 27 июнь – балык тоту көне.

Асылъяр: “Сәгатьләр буе кармак тотып, балык күзләп утырган кешеләргә шаккатам...”

Күптәннән балык тотарга барырга җыенып, табигатькә чыгып ял итәргә хыяллангансыз икән, бу дата сезнең өчен, җәмәгать! 27 июнь – балык тоту көне.

Балыкчылык белән кызыксынган кешеләрне тәбриклибез һәм бу темага җырчылар белән сүз куертып алырга ашыгабыз. Татар эстрадасы йолдызлары балык тотарга яратамы һәм балык ризыкларына ничек карый? Барысын да белештек, хәзер сезгә дә сөйлибез!

Рәзил Камалов, җырчы, баянчы:

- Балыкны бала чакта гына тотканым бар, хәзер кызыксынмыйм. Кармаклар алып, елга буена төшеп утырганым юк. Аңа карамастан, балык ризыкларын үлеп яратабыз, бигрәк тә Рәфинә. Балыкны еш сатып алабыз, төрлечә пешерергә тырышабыз. Урманга ял итәргә чыккач та еш кына балык ризыклары әзерлибез. Балыкны берничек тә бозып булмый, миңа калса, ул һәрвакыт тәмле килеп чыга!

Миндияр Шәймарданов, җырчы, алып баручы:
- Балыкка ике ел элек барган идем. Кечкенә вакытта берәр ботакны сындырып, аңа бау тагып, кармак ясап елга ярына йөри идек. Күлмәкне салып күрше егетләр белән ташбаш, кызылканат сөзгән вакытлар да аз булмады. Хәзер кызыгын тапмыйм, балык тотуга исем китми. Кыйммәтле кармаклар, төрле җайланмалар сатып алып, акча туздырып, вакыт әрәм итеп көн саен балык тотарга йөргән кешеләрне, гомумән, аңламыйм. Стресстан арыну өчен генә елга ярына барып кайтырга мөмкинмен. Диңгез ризыкларын, елга балыкларын яратам үзе. Кипкән балык фанаты мин.

Асылъяр, җырчы:

- Балыкка балалар барса гына ияреп баргалыйм, хәзер кайчан соңгы тапкыр балык тотканымны да хәтерләмим. Бик күп сәгатьләр буе кармак тотып, балык күзләп утырган кешеләргә шаккатам, аларны аңлап та бетермимдер дә бәлки. Миңа калса, бу вакыт әрәм итү сыман. Профессиональ рәвештә күпләп балык тоту белән шөгыльләнгән кешеләрне аңлыйм, алар акча эшли (көлә). Балык ризыкларына килсәк, аларны ашарга бик яратам: елганыкын да, диңгезнекен дә. Тәмле һәм организм өчен файдалы дип саныйм.

Ризат Рамазанов, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган  артисты:

- “Нинди кызыксынуыгыз бар?” дип сорасалар, ике дә уйламыйча “балык тотарга һәм мотоциклда йөрергә яратам” дип җавап кайтарачакмын. Шомыртлар чәчәк аткан вакытта авылга кайткач, Мишә елгасына еш төшәм. Кармак салып, бер ярты көн кыш буе җыелган бетне басып кайтам. Зиниралар ягына кайткач та, бабай белән лодкага утырып балыкка барабыз. Ухалар пешерәбез, тоткан чуртаннарны матур итеп тутырып шәһәргә дә алып китәбез. Сүз уңаеннан, иткә караганда балык ризыкларын күбрәк яратабыз без.

Лилиана Газизова, җырчы:

- Балык һәм диңгез продуктларын бик яратам! Балыкка еш кына балачакта әтием белән бара идек, һәм бу онытылмаслык мизгел булып истә калган. Иртән иртүк суалчаннар казып алып, елга буена китүләр ни тора. Миңа исә һәрвакыт бәхет елмайды – балыкны иң күбе мин тота идем. Узган елны чит илдә ял иткәндә махсус читлек белән краблар тотып карадым. Мавыктыргыч, әмма, бераз куркыныч иде, әлеге җан ияләре келәшчәләре белән эләктерерләр дип шүрләдем. Тотылган барлык крабларны кире океанга җибәрдек, мондый кануннар – табигатьне һәм хайваннарны сакларга ярдәм итә, дип саныйм.

Динара Шәйдуллина, җырчы:

- Балыкка йөрергә яратам, әмма көтеп утырырга түземлегем җитми. “Бәлки балык чиртә башлар”, дип бер урыннан икенче урынга йөрештереп торам. Балыкның керми калганы юк үзе. Соңгы тапкыр ике ел элек булдым. Балык ризыгы ашарга яратам, әмма аны әзерләргә яратмыйм. Пешкән вакытта бүлмәгә таралган исен өнәп бетермим.

Рафил Җәләлиев, җырчы, алып баручы:

- Балык тотарга кайчан барганымны хәзер хәтерләмим дә, ун еллап тәгаен бардыр. Берничә ел авылда булгандыр бу хәл, мөгаен, көтүгә чыккан вакыттадыр. Ял итү чарасы буларак балыкка йөргән дуслар бар, әмма мин андый хирыс кеше түгел. Балык ризыкларын исә бик яратам, атнага бер булса да балык ашарга тырышам. Эльмирага килгәндә, ул балык белән бөтенләй дус түгел, бик сирәк кенә аерым бер төрләрен ашап куярга мөмкин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading