16+

Айгөл Бариева: “Бер төркем ир-атлар миңа каршы баш күтәрерләр”

17 июня 2025, 14:35
6046
3
4
Уку өчен 3 минут

Җырчы Айгөл Бариева хәзерге заман ир белән хатын-кызлар арасында булган мөнәсәбәтләр турында уйланган. Бу язма белән ул социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәсендә уртаклашкан.

Айгөл Бариева: “Бер төркем ир-атлар миңа каршы баш күтәрерләр”

Җырчы Айгөл Бариева хәзерге заман ир белән хатын-кызлар арасында булган мөнәсәбәтләр турында уйланган. Бу язма белән ул социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәсендә уртаклашкан.

Җырчының ялкынлы сүзләре белән килешүчеләр дә бихисап.

– Бу сүзләрдән соң, мөгаен, бер төркем ир-атлар миңа каршы баш күтәрерләр. Ләкин дәшми кала да алмыйм, чөнки бу безнең заманның бәласе...

Берничә ай элек мине интернет аша бер ир-ат белән таныштырдылар. Шул вакыт эчендә ул миңа социаль челтәрләрнең берсендә хат язып торды, һәм менә өч айдан соң, ниһаять: "Бер чынаяк кофе эчеп булмасмы икән?" – дип язды һәм бетте! Шуның белән тагын юкка чыкты. Әлбәттә, мин өч көн эчендә кияүгә чыккан кеше буларак ирнең мондый гамәлләренә бераз сәеррәк карыйм. Ләкин сүз бу хакта түгел. Соңгы вакытта мондый күренешне бик еш күрәм: шулкадәр матур, тәрбияле, үз-үзен тәэмин итә алырлык, лаеклы ялгыз кызлар күп, әмма тәвәккәл егетләр аз.

Җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булмаган ир-атлар элементар рәвештә бернинди игътибар билгеләре күрсәтергә дә, итәргә әзер түгел! Тыныч тормыштан баш тартасылары килмиме? Хатын-кызны яулап алу дигән төшенчә юк! Шушы көннәрдә "Миңа хәзер үк өйлән" тапшыруына тап булдым, анда кызлар үзләре егетләргә тәкъдим ясыйлар. Сез моны 40, 30, 20 ел элек күз алдына китерә алыр идегезме? Бу вакытта һәрвакыт үземнең Линарны искә төшерәм.

Килде,күрде, яулап алды һәм бүтән беркемгә дә бирмәде! Ау-у, сез кайда? Андый ирләр калдымы әле? Минем күңелем үзем өчен түгел, башка хатын-кызлар, яшьләр өчен әрни.  Әлһәмдуллилаһ минем тормышта әкияти мәхәббәт булды инде. Әйе, мин дә улымның әнисе! Һәм ул бу сүзләремне укыр дип өметләнәм, шул исәптән аңа да шуны әйтәсем килә:

Кадерле ирләр! Үзегезгә ошаган хатын-кызны очраткансыз икән, игътибар күрсәтегез, хәрәкәт итегез! Кыюрак булыгыз, ахыр чиктә инде җаваплылык алырга әзер ир-ат булыгыз һәм чын күңелдән яратсагыз, моны сүзләр белән түгел, ә эшләр белән исбат итегез, – дип язган җырчы.

Җырчының фикерләрен башка хатын-кызлар да хуплап алган: “Бик дөрес! Күпләрнең башындагы уйлар инде бу! Ирләр бик вакланды” “Ни кызганыч, андый ир-атларны хатын-кызлар үзләре тәрбияли шул”

“Бу сүзләрегез “Нигә кияүгә чыкмыйсың?” соравына җавап та”,– дип язган язылучылар.

Илгизә Галиуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

3

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бывает

    • аватар Без имени

      2

      1

      Ире үлгәнгә бик аз вакыт үткән бит, нинди танышу инде ул.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хатын-кызлар үзләре барып асылынгач нигә ирләр аларны яулап азаплансын инде?!Кызлар үз урынында тора белсә егетләр дә үзләрен ироәрчә тотар иде.

        Мөһим

        loading