16+

Башка халыклар мәдәниятенең, тарихының кадерен белү безне көчле итә

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә танылган төрекмән шагыйре Мәхтүмколый Фирагыйның тууына 300 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды.

Башка халыклар мәдәниятенең, тарихының кадерен белү безне көчле итә

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә танылган төрекмән шагыйре Мәхтүмколый Фирагыйның тууына 300 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды.

Казанга бу уңайдан шактый гына зур Төркмәнстан делегациясе килгән иде. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин чарага җыелган кунакларны сәламләп, һәр халык үзенең бөек уллары белән горурлануын ассызыклады. Төрекмән халкы өчен шундый олуг зат – XVIII гасыр мәгърифәтчесе һәм фикер иясе Мәхтүмколый Фирагый. 

-    Мәхтүмколый Фирагый үзенең кабатланмас иҗаты белән төрекмән халкы күңелендә иреккә омтылыш утын кабыза, туган якның матурлыгын күрергә өйрәтә. Ул батырлык, әхлак, эш сөючәнлек кебек кыйммәтләрнең бөеклеген аңларга ярдәм итә, киләчәккә ышаныч уята. Аның тирән фикерләре, фәлсәфи карашлары халык арасында киң таралыш ала, телдән телгә йөри, - дип билгеләде Ким Миңнуллин.

Мәхтүмколый Фирагыйның иҗаты 400гә якын әсәрдән тора. Алар арасында мәхәббәт лирикасы да, фәлсәфи зарисовкалар да, үз чорының социаль мәсьәләләренә бәйле әсәрләр дә бар. Дин бердәмлеге, тел якынлыгы булганга аның иҗаты башка төрки халыкларда да зур популярлык казана. Бүгенге укучылар арасында да аның әсәрләре зур кызыксыну уята, төрле телләргә тәрҗемә ителә, фәнни-гамәли конференцияләр уздырыла.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләп узганча, башка халыклар мәдәниятенең, тарихының кадерен белү безне көчле итә. Аның сүзләренчә, татар һәм төрекмән халкын күпгасырлык икътисади элемтәләр бәйли, динебез бер, телләребез охшаш, XVI-XVIII гасырларда  күп кенә татарлар Урта Азия мәдрәсәләрендә, шул исәптән бүгенге Төркмәнстан территориясендә урнашкан уку йортларында белем алган.

-    2023 елда Татарстан һәм Төркмәнстан арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Бүгенге чара әлеге юнәлештә беренче адым булып тора. Киләсе адым Татарстан галимнәренең июнь аенда Ашхабад шәһәрендә узачак конференциядә катнашу булачак, - диде Рифкать Миңнеханов. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading