16+

Гөлназ Сираева: «Тагын ЭКО ясатырга батырлыгым җитми әле»

Җырчы Гөлназ Сираева белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкьдим итәбез.

Гөлназ Сираева: «Тагын ЭКО ясатырга батырлыгым җитми әле»

Җырчы Гөлназ Сираева белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкьдим итәбез.

– Әни белән мөнәсәбәтләрегез яхшы идеме?
– Әни бераз кырысрак кеше иде. Ачуланса да, әтигә барып сыена идем. Мин – әти кызы инде. Кызлар – әтигә, малайлар – әнигә тартыла дигән сүзләр, безнең гаиләгә туры килә иде. Әни бик тапкыр, үҗәт кеше булды. Аның белән бәйле хатирәләр әле дә яңарып тора. Урыны оҗмахта булсын!

– Әниегездән соң, бертуган энегезне дә соңгы юлга озатырга туры килгән. Үкенечләрегез калмадымы?
– Әни вафатын энем күтәрә алмады. Начар компания белән бәйләнеп, дөрес юлдан тайпылды. Мәктәптә дә бик шук малай иде. Мәктәптәге җыелыштан соң, әни дә: “Гөлназны укытучылар мактый, рәхмәт хатлары тапшыралар. Рамилнекенә керәм дә, и-ии сүгәләр инде”, – дигәне истә. Рамил 27 яшендә бакыйлыкка күчте. Хәзерге мөмкинлекләрем булса, бәлки, энемне саклап та калыр идем. Әмма ул вакытта ярдәм итәр чарам булмады. Мин дә көчсез идем бит.

– Әтиегез икенче тапкыр өйләнмәгән, дип беләм. Сез аны үгетләп карамадыгызмы?
– Ир-атка хатын-кызсыз яшәү бигрәк авыр. Янәдән гаилә корырга мин дә, туганнар да үгетләп карады. Әмма ул өйләнмәде, әнигә тугры булып калды. Әтине үзем белән яшәргә дә чакырам. Олы яшьтә булгач, гомер буе яшәгән урынын калдырып китәргә теләми. Һәр елны күченеп килергә кыстыйм. “Ярар, икенче елга”, – дип җавап бирә, шуңа күрә авылга да мөмкинлек булганда ешрак кайтырга тырышам, чөнки хатын-кыз эшләрен эшләүче юк. Әти чиста-пөхтә кеше, әмма ир-ат яшәгән өй – ир-ат яшәгән өй инде. Хатын-кыз кулы җитми. Кайткач, өйләрне җыештырып, ашарга әзерләп китәм.

– Әниегез вафат булган елны гаилә корасыз. Моны алдан планлаштырдыгызмы? 
– Әни үлгәнче үк, көз көне никах укытырга сөйләшкән идек. Беренче ирем – беренче мәхәббәтем. Безнең мөнәсәбәтләрдә дә төрле чаклар булды, икебез дә вакыт белән сыналдык. Ул чакта да укудан өзелмәдем. Ирем белән беренче тренингларны бергә үттек. 

– Ирегез акчаны укуга тотуга каршы килмәдеме?
– “Юкка акча әрәм итәсең”, – дигән сүзләр булды инде. Әмма ул миңа беркайчан аяк чалмады, шуңа рәхмәтлемен. 

– Аерылышканда дуслар булып кала алдыгызмы?
– Мин дус сүзенә тирән мәгънә салам, шуңа күрә беренче иремә карата бернинди үпкәм дә, начар хисләрем дә юк дип әйтә алам.

– Хәзерге мөнәсәбәтләрегезне дә тасвирлагыз әле.
– Идеаль мөнәсәбәтләр юк. Идеалны табар өчен үзеңә идеал булырга кирәк. Җитди мөнәсәбәтләрдә уртак фикергә килү мөһим. Хәзерге белемнәрем булса, бәлки, беренче мөнәсәбәтләрне дә саклап кала алыр идем. Тәҗрибә җитмәгәннән, минем тарафтан да хаталар күп ясалды.

– Хәзерге мөнәсәбәтләрегезне социаль челтәрләрдә дә күрсәтмисез. Кем соң ул, берәр бизнесменмы?
– Гел сер дип әйтә алмыйм. Бәлки, вакыты җиткәч ачылып сөйләрмен әле. Бернинди бизнесмен, спонсор да түгел, гади кеше. Икебез дә бер тирә. 

– Финанс яктан үзегезне тәэмин итәсезме?
–  Акча – ул нәтиҗә. Әгәр башкаларга файда китерә торган эш белән шөгыльләнәсең икән, аның өчен түләү, һичшиксез, булачак. Күп кенә хатын-кызлар кияүгә чыккач, спа-салоннарга йөреп кенә яшәргә хыяллана. Ир-ат тәэмин итсен дигән позициягә күчә. Алай яшәүне кулай күрмим, без бит дөньяга нәрсә дә булса бирергә дә тиеш. Хатын-кыз үзен тәэмин итәрлек акча эшләргә бурычлы дип уйлыйм. Ир-ат акчасы гына булса, хатын-кыз бәйле булачак, әлбәттә. Дөнья хәлен белеп булмый.

– Тагын бер тапкыр ЭКО ясату турында уйланмыйсызмы?
– Бер тапкыр тырышып карадым бит. Тагын ЭКО ясатырга батырлыгым җитми әле. Могҗизага ышанасым килә, өметем өзелмәде әле. Бала таба алмагач, нәселебезне өйрәнә башладым. Һәр нәселдә бик күп сәләтләр белән беррәттән, бер капчык проблемалар алган кешеләр була.

– Нәсел каргышымы бу?
– Нәселдә негатив энергия җыелса, бер кешегә агачның авыр башы төшәргә мөмкин. Бу өлеш ир-атка эләксә, аның эш, финанслар белән проблемалары була. Ә хатын-кыз булса инде, мөнәсәбәтләр, бала табу буенча кыенлыклар булырга мөмкин. Иң мөһиме кыенлыкларны әкренләп чишәргә, барысы да тиз генә җайланмый. Мин кешеләрнең тормышын үзгәртә алмыйм, бу – Аллаһ Тәгалә кулында. Кыен мизгелдә юл күрсәтеп кенә ярдәм итәм. Үзеңннән торганны эшлисең, ә калганын Ходай хәл итә.

–  Гөлназ Сираева нинди кеше ул?
– Мин кызу холыклы кеше. Тизлек, төгәллекне яратам. Ашыга торган кешеләргә озак көтәргә туры килә, диләр. Бу сүзләр миңа тулысынча туры килә. Әле дә көтәм.

– Нәрсә көтәсез?
– Тулы гаилә булуын телим. Ирем, балам, әтием белән бер йортта яшәү идеалга тиң. Бу сурәтне күз алдына китерәм дә, ничек чынга ашырырга икән дип уйланам. Әтинең дә яше бара бит, оныгын күреп калсын иде. Тулы гаилә бәхете телим. Кемнәрдер өчен бу гадәти күренештер, ә миндә ул  юк. Бер нәселдән 4 иң якын хатын-кыз туганнар төшкән сурәткә карагач, күзләр яшьләнә. Миңа кадәр булганнар да, миннән соң яшәр кешем дә юк бит. Аллаһка шөкер әтием исән, туганнарым да күп. Бер карасаң, хыялым шундый гади бит. Тормышка ашсын иде...

Язмага реакция белдерегез

26

0

3

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    9

    1

    Иншалла уйлаган уйларыгыз тормышка ашсын. Сабыр тобе Сары алтын.

    • аватар Без имени

      4

      1

      Хыялыгыз тормышка ашсын,амин

      Мөһим

      loading