Россиядә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башланды.
Укырга керү өчен гаризаны «Госуслуги» порталында «Вузга онлайн кер» суперсервисы ярдәмендә тапшырырга мөмкин.
Суперсервис абитуриентларга югары уку йортларына документлар җибәрергә, укырга керү сроклары турында белергә һәм үз гаризаларының статусын күзәтергә ярдәм итә. Сервиска 1700дән артык югары уку йорты интеграцияләнгән, 2024 елда аннан 700 меңгә якын кеше файдаланган.
Быел яңа функцияләр ярдәмендә кулланучылар саны тагын да артуы көтелә. Шуларның берсе – «Югары уку йортын сайлау» сервисы. Ул БДИ нәтиҗәләрен һәм укырга керүченең шәхси мәнфәгатьләрен анализлый, оптималь уку йортын һәм белгечлекне сайларга ярдәм итә. Моннан тыш, хәзер сервис аша бакалавриатка һәм специалитетка гына түгел, ә магистратурага, шулай ук аспирантурага да гариза бирергә мөмкин.
Шулай ук электрон студент билеты системасы кертелүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Ул югары уку йортына уңышлы кергәннән соң автомат рәвештә барлыкка киләчәк.
Сервис күп кенә башка файдалы функцияләр дә тәкъдим итә. Мәсәлән, биш югары уку йортына гариза бирергә һәм аларның һәркайсында әзерлекнең биш юнәлешен сайларга мөмкин. Магистратура һәм аспирантура өчен югары уку йортлары һәм юнәлешләр саны чикләнмәгән.
Шулай ук «Дәүләт хезмәтләре»ндәге шәхси кабинетка документларның тулы пакетын: аттестат, БДИ нәтиҗәләре, шәхси казанышлар һәм укырга кергәндә аерым хокукларны раслаучы документларне теркәргә мөмкин. Алар оригинал дип таныла һәм раслауны таләп итми.
Моннан тыш, сервис югары уку йортлары үткәргән өстәмә яки эчке сынауларны узуга онлайн-язылу мөмкинлеген тәэмин итә. Максатчан укытуга кагылышлы функция аерым игътибарга лаек. Ул эш бирүче табарга, максатчан уку килешүе төзергә ярдәм итә һәм югары уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашуны гарантияли. Өстәвенә, порталда бер үк вузга керүче абитуриентлар өчен аралашу чатлары бар.
2025 елда бакалавриат, специалитет һәм база югары белем бирү программаларына керүче абитуриентлар бюджет урыннарына документларны 25 июльгә кадәр тапшырырга тиеш. Түләүле бүлекләргә кабул итү сроклары һәр югары уку йорты тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.
Магистратурага килгәндә, монда югары уку йортлары документлар кабул итү чорын шулай ук мөстәкыйль билгеләргә хокуклы. Әмма ул 20 августтан да соңга калмыйча тәмамланырга тиеш. Аспирантурага керүчеләр өчен документлар тапшыруның вакыт кысалары югары уку йорты тарафыннан бернинди чикләүләрсез билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар